Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмараның «Урал» җәмгыяте пай хуҗаларына һәм үзенең эшчеләренә печән өләште

«Ел саен пайчыларыбызны печән белән тәэмин итүне гадәткә керттек. Авыл халкы безгә ышанып пай җирләрен тапшырган икән, аларның ихтыяҗларын кайгырту — безнең бурыч», — диде «Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов.

Авыл тормышы терлексез күз алдына да килми. Ә терлек асрау — ул зур җаваплылык, күп тырышлык һәм, әлбәттә, мал азыгын вакытында хәзерләүне таләп итә торган зур эш. «Урал» җәмгыяте пай хуҗаларына һәм үзенең эшчеләренә печән өләште.

Без барган көнне хуҗалыкның Янсыбы авылы халкын сөендергән вакыты иде. Шатланырсың да, күпьеллык үләнне төргәкләп, хуҗаларның капка төбенә кадәр кайтарып бирәләр бит.

Мондый хезмәтне оештыру мактауга лаек. Чөнки кешегә печәнне җыю, пресслау, алып кайту турында кайгырасы, техника эзләп мәшәкатьләнәсе юк. Бу эшне оештыруда җәмгыятьнең механизаторлары, шоферлары, җитәкчелек зур тырышлык куя. 

«Ел саен пайчыларыбызны печән белән тәэмин итүне гадәткә керттек. Авыл халкы безгә ышанып пай җирләрен тапшырган икән, аларның ихтыяҗларын кайгырту — безнең бурыч. Печәнне мөмкин кадәр тизрәк һәм уңайлы итеп таратырга тырыштык. Бу эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт», — диде «Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов.

«Урал» җәмгыятенең барлыгы 6 меңнән артык сөрүлек мәйданнары бар. Шуның 3500 гектары тимерьюлның бу ягында, ягъни Зур Кукмара, Байлангар җирлекләре янында урнашкан. Байлангар авылыннан Расим Шакиров «Урал» җәмгыятенең шушы ягында бригадир булып тора. 

«Әлеге мәйданнарның 700 гектарында күпьеллык үләннәр үсә. Халыкка печәнне люцернаның икенче катыннан таратабыз. Чөнки беренчесе өлгергән вакытта яңгырлар яуды, шуңа күрә аны сенажга салып куйдык. Печәне бик әйбәт. 2 мең төргәк — пай хуҗаларына, 1300 төргәкне эшчеләргә бирдек. Өч трактор төргәкли, берсе җыя, җидесе ташып тора. Бер пайга бер төргәк печән, ике төргәк салам, өч центнер ашлык каралган. Ашлыкны да инде хуҗаларына тапшырып куйдык, салам таратасы калып бара», — диде Расим Маннан улы. 

Шул ук вакытта хуҗалыкта башка эшләр дә эзлекле рәвештә бара. Уракка төшкәннәр, быелгы уңыш бик яхшы дип сөйләде бригадир. Көзге бодай бер гектардан уртача 55 центнер уңыш биргән. Шул ук вакытта көзге чәчүгә җир әзерләү эшләре дә бара. Хәзерге вакытта басу-кырларда утызлап техника җәлеп ителгән.

Байлангардан Расил Минемуллин хуҗалыкта механизатор булып эшли. Армиядән кайткач, ул Киров өлкәсенең Савалидагы авыл хуҗалыгы техникумында агроном һөнәрен үзләштергән. Әмма хезмәт юлын «Маяк» колхозында машина йөртүче буларак башлап җибәргән, ГАЗ-51дә йөргән. Аннары 35 ел буе бер «Беларус» тракторында хезмәт куйган. 

«Үзем төзәтеп, карап тордым. Әле дә эшли ул, хәзерге вакытта аны бер яшь егеткә бирделәр. Менә монысы — икенче тимер атым. Өр-яңа, быел язын гына тапшырдылар. Яңа техника яңа инде, сүз дә юк», — диде ул, тракторын мактап.

Расил абый иртә яздан кыр эшләрендә катнашса, кыш көне аңа ферма тирәсендә эш бетми: малларга азык кертә.

«Тормыш иптәшем Фирая белән шәхси хуҗалыкта маллар асрап торабыз. Хуҗалык эшләгән өчен терлек азыгы бирә. Печәнен дә күпме кирәк алырга була. Эшемнән канәгать, хезмәт хакларын вакытында бирәләр. Иң мөһиме шул, көн саен акча кирәк бит. Шуңа күрә исән-сау эшләргә язсын», — диде ул. 

Венера Фәйзрахманова:

Тормыш иптәшем белән икебезнең дә пай җирләре «Урал» җәмгыятендә. Җитәкчеләргә Аллаһның рәхмәте булсын, пай җирләре өчен печән, салам, ашлыгын вакытында бирәләр. Печән вакытын көтеп алабыз. Авыл җирлегендә эшләүче Рита алдан хәбәр итә. Бу көнне өйдә торабыз. Аны капка төбенә кадәр китерәләр, хәтта печәнлеккә дә урнаштыралар. Тагын шунысын да әйтергә телим: Халыкара өлкәннәр, Инвалидлар көнендә дә җитәкчеләребез игътибарсыз калдырмый, һәрвакыт зурлап бүләген, күчтәнәчен алып киләләр. Безне шулай сөендергәннәре өчен хөрмәтебез бик зур. 

Галимҗан Хәсәнов:

Печәне бик яхшы, коры. Безнең өч пай җире бар. Шуңа өч төргәк печән тия. Аны капка төбенә кадәр китереп, өеп бирәләр. Аллага шөкер, хуҗалык җитәкчесенә рәхмәттән башка сүз юк. Быел ашлык та өләштеләр инде. Салам аласы калды, анысы бер пайга ике төргәк туры килә. Терлек асрап гомер итәбез. Бер сыер, симертү үгезебез бар. Малларны үзебез өчен генә асрыйбыз, хуҗалык биргән азык белән кыш чыгабыз. Әгәр җитми икән, үзебезнең хуҗалык җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов янына барсак, ул кире бормый. 

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев