Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмараның «Уңыш» җәмгыятендә язгы кыр эшләренә әзерләнәләр

Хуҗалыкның 6 мең гектарга якын сөрүлек җирләре бар. Шуның 4 мең 500 гектарында язгы чәчү эшләре башкарылачак.

Һава торышы, әйтерсең, игенчеләргә тиздән яз киләсен искәртергә тели. Ә хуҗалыкларда бар куәткә әзерлек эшләре бара. Әнә «Уңыш» җәмгыятенең Кәркәүч авылындагы ремонт цехында да чүкеч тавышлары ишетелә. 

Хуҗалыкның 6 мең гектарга якын сөрүлек җирләре бар. Шуның 4 мең 500 гектарында язгы чәчү эшләре башкарылачак дип сөйләде хуҗалыкның баш инженеры Рамил Сабитов. Аның төп өлешен азык культуралары алып торачак. 

«Хуҗалыкта 22 трактор, сигез КамАЗ һәм икешәр бөртек суктыру, азык җитештерү комбайннары исәпләнә. Чәчү комплекслары өчәү, ә К-700 тракторыбыз дүртәү, шуның икесе культиватор тага. Шуңа күрә тагын бер куәтле трактор булса комачау итмәс иде. Хуҗалыкка иң беренче К-700 тракторын 2019 елда сатып алдык, ул вакытта аның бәясе 8 миллион 100 мең сумга төште, ә хәзер ул 17 миллион сум тирәсе тора. „Ягуар“ азык комбайннарының хакы бөтенләй 50 миллион сумга якын йөри. Бүгенге көндә барлык техникалар да механизатор, шоферлар белән комплектланган, алар барысы да — тәҗрибәле, тырыш егетләр», — дип сөйләде баш инженер.

Базар бәяләренең чамасыз артуына карамастан, хуҗалыклар машина-трактор паркын һәрвакыт баетып, яңартып торырга тырыша. Чөнки хәзерге заманда иске техникалар белән генә хуҗалыкны тотрыклы алып барып булмый. Уңышлылар да үткән ел ике культиватор, «Быстрица» чәчкече сатып алганнар. Быел тагын бер культиватор һәм шундый ук чәчкеч алырга булганнар, инде февраль ахырларына кайтып җитәргә тиеш, диделәр. Планнарында исә тагын бер бөртек суктыру комбайны алу да бар.

«Ремонт эшләренә октябрь башында керешкән идек, бүгенге көндә ул оешкан төстә бара, тырмаларны төзәтеп урнаштырып куйдык, чәчкечләрне дә төгәлләп киләбез, унысыннан берәү калып бара. Тагын ике культиваторны карап куясыбыз бар. Өч чәчү комплексын төзекләндерү өчен 2 миллион сумлык запас частька заявка бирелде, аларны, көннәр җылыткач, март айларында ремонтлый башлыйбыз. Чишеп булмастай авырлыклар, проблемалар юк. 2025 елда, запас частьларга дип, 18 миллион сум акча каралды, шуның 12 миллион сумнан артыгы язгы кыр эшләренә билгеләнде. Хәзерге вакытка 3 миллион сумнан артыклык кирәк-яраклар кайтты инде. 1 марттан азык җитештерү комбайннарын ремонтларга керешәчәкбез», — диде Рамил Сабитов. 

«Уңыш» җәмгыятендә бер ремонт бригадасы оешкан, анда эретеп ябыштыручы белән дүрт кеше. Ә тракторларын механизаторлар үзләре карый. Кәркәүч авылыннан Ринат Бәдретдинов мәктәпне тәмамлаганнан соң, хуҗалыкка эшкә килгән, 23 сезон комбайн иярләгән, аннары бәхетен читтә эзләп карарга булган. Инде яңадан бирегә кайтканына да биш ел булган.

«Хәзерге вакытта гади СЗ чәчкечләрен ремонтлыйбыз. Билгеле, эш барышында вак-төяк мәшәкатьләр очрамыйча калмый. Чөнки болар күптәнге, 1986 елгы агрегатлар бит инде, әмма төзәтмичә дә булмый, иске яңаны саклый, диләр бит. Инженердан кирәкле запас частьларны сорыйбыз, алып кайтып бирәләр. Эш урыннары җылы, утын ягабыз, суыкта техниканы сүтеп-җыеп булмас иде. Аллага шөкер, хезмәт хакларын вакытында бирәләр. Заманасында берничә ай акчасыз утырган чаклар да бар иде. Инде хуҗалык эшләсен, чөнки авыл аннан башка яши алмый. Ашлык, печән, саламын бирә, иң мөһиме шул бит әле. Авыл халкы мал тота, ә аны ашатырга кирәк», — диде ул.

Ремонт бригадасы кыш көне эшкә иртәнге сәгать җидедә килә һәм кич белән сәгать дүрттә кайтып китә. Слесарьларга хезмәт хакы эш сәгатенә карап түләнә, бер сәгате 218 сумга чыга, диделәр.

Хуҗалыкның икенче гаражында тракторлар ремонты бара. Каенсар авылыннан Василий абый Хәйруллин үзенең тимер аты — МТЗ-82 тракторы янында кайнаша. 

«Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Кукмарага эшкә чыгып киттем. Аннары әни авырый башлагач, төп йортка кайтырга туры килде. Шуннан авылда калдым, хуҗалыкта техникада эшләдем. Ә 2005 елда колхозлар тарала башлагач, бәхет эзләп, тагын читкә чыгып киттем. Йөрмәгән җир калмады: Усинск, Мәскәү... Кабат хуҗалыкка 2019 елда килдем. Башта „Туман“ белән агу сиптем, аннары йөк төягечкә утырдым, хәзер исә МТЗ-82 белән ферма тирәсендә эшлим. Трактор яңа түгел инде, ватыла, гел карап торырга кирәк. Әмма ремонтламыйча булмый, шушы ашата бит безне. Яшь барган саен, авылдан беркая да китәсе килми», — диде механизатор. 

Ремонт бригадасында эшләүчеләр (сулдан уңга): Кәркәүчтән Илдар Муллин, Илфат Төхвәтов, Ринат Бәдретдиновлар. 

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев