Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмарага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде

Министр Җиңү парадында катнашты һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Кукмарага килде. Ул иң элек Җиңү парадында катнашып, кукмаралыларны бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан соң башкала кунагы "Урал" хуҗалыгының Олыяз авылы янындагы басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. 

- Бүгенге көндә районыбыз басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. Хәзерге вакытка бөртеклеләрнең - 80, азык культураларының 60  проценты чәчелде. Бөртеклеләр бөтен чәчүлек җирләренең 30 процентын диярлек кенә алып тора, чөнки соңгы елларда мәйданнарның төп өлеше азык культураларына бирелде. Һава торышы уңай торса,  6-7, 10 көндә чәчү кампаниясен төгәлләрбез дип уйлыйм. Әмма яңгыры да кирәк. Күпьеллык үләннәргә дым булды, Сабантуй алдыннан сенаж салыр вакыт җитәчәк. Моның өчен бөтен техникалар да әзер, ягулык-майлау материаллары белән авырлыклар юк, - дип, кыр эшләренең барышы белән таныштырды район башлыгы Сергей Димитриев. 

Шулай ук район башлыгы терлекчелек күрсәткечләренә дә тукталды. 2026 елның ахырларына республика җитәкчелеге куйган бурыч - тәүлеклек савымны 700 тоннага җиткерә алырбыз дип ышанам, диде ул. 

Марат Җаббаров республика буенча чәчү кампаниясенең күрсәткечләренә тукталды, исән-сау чәчеп, яхшы уңыш җыеп алырга язсын дип билгеләп үтте ул. 

Очрашу барышында җитәкчеләр министрга дәүләт ярдәме буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. 

Шулай ук хезмәт алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев