Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында язгы кыр эшләренә әзерлекнең соңгы этабы бара

Хәзерге вакытта техникалар агрегатлаштырыла һәм график нигезендә еллык техник күзәтү оештырыла.

Яз әкрен генә шәһәр, авыл урамнарына, болын-кырларга кереп бара. Мәңге эреп бетмәс кебек тоелган кар көртләре күз алдында юкка чыга. Тик башка еллардан аермалы буларак, быел яз ашыкмый, үзенең кадерен белсеннәр дипме, ялындырып кына «атлый». Әмма авыл хуҗалыгы белгечләренең сүзләренә караганда, борчылыр урын юк: яз әллә ни соңга калмый, ә бераз тоткарлана гына.  

«Ел саен диярлек күпьеллык үләннәрне тукландыруга 18-20 апрельдә керешә идек. Быел да әлеге сроктан соңга калмабыз, 20-25 апрельләрдә кырга чыгарбыз, дип уйлыйм. Хәзерге вакытта хуҗалыклар орлык чистарту эшенә әзерләнә. Ындыр табагы территорияләре җыештырылды, тәртипкә китерелде», - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасов.

Район буенча чәчүлек материал белән авырлыклар юк, аның тупланышы планга карата 120 процент, дип белдерде агроном. Аларның 43 проценты элита һәм оригинал орлыклар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә быел тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга 70 килограммнан минераль ашлама туплау бурычы куелган иде. Хәзерге вакытта район буенча  бу сан уртача 55,57 килограммны тәшкил итә. Хуҗалык җитәкчеләре чәчүгә чыкканчы тиешле килограммнарны куып җитәргә ышандыра.

«Россельхозцентр» идарәсең Кукмара бүлеге җитәкчесе Айдар Шакиров белән дә элемтәгә кереп, уҗымнарның сакланышы турында сөйләштек. Аларның яңа гына кырдан кайтып кергән чагы иде.

«Хәзерге вакытка уҗымнарның торышы начар түгел. Тик кистереп нәтиҗә ясарга да иртәрәк әле. Чөнки басуларның 10-15 проценты гына кардан арчылган. Урыны белән 50-60 сантиметр кар яткан җирләр дә бар. Быел кар катламы калын булды, шуңа күрә 35 градуслы салкыннар да игеннәргә зыян сала алмады. Хәзерге вакытта уҗымнарның тармаклану үзәгендә температура 0 градус. Бу начар түгел. Температура плюска күтәрелгәндә, кар катламы ачылган булыр, дип ышанабыз», - диде ул.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районның машина-трактор паркларында язгы кыр эшләренә әзерлекнең соңгы этабы бара: техникалар агрегатлаштырыла һәм график нигезендә еллык техник күзәтү оештырыла. Чәчүгә кадәр бу эшләр төгәлләнәчәк. Алдагы көннәрдә районга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан комиссия килүе көтелә. Алар хуҗалыкларда орлыкларның, ашламаларның, ягулык материалларының тупланышын тикшерәчәк, шулай ук техник куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше дә игътибарга алыначак.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk