Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үрәсбаш үргә менәрме?

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария белгечләре хуҗалыкларда үткәрелә торган семинарлар барышында терлекчелек тармагы буенча саллы киңәшләрен бирәләр, ничек эшләргә кирәк икәнлеген аңлатып, саннар белән раслап та күрсәтәләр. Бер караганда, шул өлге нигезендә эшләргә генә кирәк, әмма моның өчен җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы һәм, әлбәттә, намуслы хезмәткәрләр булу...

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария белгечләре хуҗалыкларда үткәрелә торган семинарлар барышында терлекчелек тармагы буенча саллы киңәшләрен бирәләр, ничек эшләргә кирәк икәнлеген аңлатып, саннар белән раслап та күрсәтәләр. Бер караганда, шул өлге нигезендә эшләргә генә кирәк, әмма моның өчен җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы һәм, әлбәттә, намуслы хезмәткәрләр булу зарур. "Кукморагрохимсервис" җәмгыятенең "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, җирлек башлыклары катнашында үткәрелгән чираттагы киңәшмә дә терлекчелек тармагына багышланган иде.

"Үткән елны безнең өчен җиңел килде дип әйтеп булмый, шулай да авырлыкларны җиңеп, хуҗалыкта шактый эшләр башкарылды. Аларны семинар барышында үзегез дә бәяли алырсыз", - дип башладылар сүзне "Үрәсбаш"та. Табигать шартлары белән бәйле авырлыклардан, җәй көне бу якларда яңгыр яумаудан зарландылар.

-Әмма кыш буена малларга ашатырга терлек азыгы бар, артыгын сата да алдык, халыкка бирергә дә җитте. Быел бурычларны зуррак куйдык. Мәсәлән, үткән ел бу вакытта сиксән тонна ашлама тупланган булса, быел ике йөз егерме тонна ашлама кайтартылды. Чәчүлек материал да җитәрлек, - диде "Кукморагрохимсервис" оешмасы җитәкчесе Валерий Тимофеев. - Быел терлекчелек өлкәсендә иң зур уңышыбыз малларны группаларга бүлеп урнаштыра алдык. Югыйсә, булмастай эш кебек тоелган иде. Әйтик, хәзер бер абзарга гына да биш төрле азык кертелә, азык рационы сыерларның продуктлылыгына карап төзелә.

Группаларга бүлеп ашатуның икътисадый яктан уңышлы булуы расланган, ди белгечләр. Үрәсбашлылар да малларны мондый төр тукландыруга күчкәч, сөт саву артты, диләр. Малларны бәйләмичә асрауның да уңай якларын күрәләр биредә. Бозауларны бәйсез асраган вакытта мал тизрәк җитлегә, артым күбрәк була, диләр. Моны күздә тотып, Түбән Үрәстә яңа формада бер мал торагы төзегәннәр, әмма быел әлеге бинага терлек кертергә өлгермәгәннәр. Әлеге 150 баш мал сыешлы зур, иркен, якты бина ике миллион ике йөз мең сумга төшкән. Абзар икегә бүленгән: бер ягы яту урыны булса, икенчесендә терлекләргә ризык бирелә. Биредә маллар бәйләмичә асралачак. Эшче көчләр дә аз кирәк булачак, чөнки ашау техника ярдәмендә кертелә, тиресне дә трактор гына эттереп җыештыра торган булачак икән. Саламны экономияләү максатында да бик файдалы, диделәр. Бу үз чиратында хезмәт хакларын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Терлек караучылар - Иске Очадан Валентина Долгова һәм Княгордан Алевтина Саммасоваларның абзарда маллар янында кайнашкан вакытлары иде. Биредә эш сменалы оештырылган, ике кеше ике йөздән артык бозау тәрбияли. Беренче сменада иртәнге сәгать биштә фермага килеп, көндезге уникегә, ә аннан соңгы смена кичке сәгать җидегә кадәр эшлиләр. "Газга-утка түләргә, тормыш көтәр өчен акча кирәк. Кайда да эшлисе, шуңа күрә зарланмыйбыз. Иң мөһиме - хезмәт хаклары вакытында бирелеп барсын", - диделәр алар. Эшкә машина белән алып килеп, кайтарып куялар, шулай ук биредә хезмәткәрләрне ашату да оештырылган. "Үрәсбашлылар белән дә танышып, биредә үз кешегә әйләнеп беттек, монда килгәч, татар теленә дә өйрәндем", - диде Алевтина апа, татарчалатып.

Әлеге хуҗалыкта силос траншеяларын бер урынга урнаштыруны да планлаштыралар. Малларда төрле авыруларны чикләү максатында да эш алып баралар. Иске Оча фермасына лейкозлы сыерларны аерым җыйганнар. "Хуҗалыкның киләчәгенә өметебез зур, чөнки бүген нәрсә кирәк икәнен һәм ничек эшлисен беләбез", - диде Валерий Тимофеев.

Биредә шулай ук терлекчелек тармагы өчен кирәкле техника җитештерүне дә дәвам итәләр. "Сөт таксие", "Угыз банкы" - кечкенә бозауларны тәрбияләгәндә алыштыргысыз ярдәм. Чөнки белгечләр фикеренчә, бозау туганнан соң беренче сәгатьләрдә үк алты литр угыз сөте эчертелергә тиеш. Ә әлеге техника ярдәмендә ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында әзер булып тора.

Семинарда катнашучылар, җитәкчеләр дә, биредә башкарылган эшләргә уңайң бәя биреп, яхшы якка үзгәрешләр бар, әмма эш темпларын тизләтергә һәм башлаган эшне ахырынача дәвам итәргә кирәк, дигән теләкләрне җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев