Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Эшлим дисәң, субсидия ал

    Күп авылларда сыер, сарык көтүләре елдан-ел кими бара. Чыгымнарның артуын, ә сөт сату бәяләренең язгы-җәйге айларда нык кимүен сәбәп итеп, абзарындагы соңгы сыерын, үгезен бетерүчеләр дә бар. Терлегең юк икән - мәшәкате дә юк, дигән сүз. Әмма мал тотмагач, төпле эш урыны, башка керем чыганагы булмаган авыл кешесе нинди акчага...

    Күп авылларда сыер, сарык көтүләре елдан-ел кими бара. Чыгымнарның артуын, ә сөт сату бәяләренең язгы-җәйге айларда нык кимүен сәбәп итеп, абзарындагы соңгы сыерын, үгезен бетерүчеләр дә бар. Терлегең юк икән - мәшәкате дә юк, дигән сүз. Әмма мал тотмагач, төпле эш урыны, башка керем чыганагы булмаган авыл кешесе нинди акчага яшәр? Шунысы сөендерә: авыл тормышын терлек, кош-корт асраудан башка күз алдына китерә алмаучылар да бар. Авырлыкларга карамастан, күпләп мал асрыйлар. "Авылда яшәп, әллә кибет сөте эчәргәме?" -дигән иде шундыйларның берсе уены-чыны белән.

    Шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыгын үстерергә теләүчеләргә дәүләт тә төрле формаларда ярдәм күрсәтә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин белән әңгәмәбез шул хакта.

    -Рафак Шамилович, таналар сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидия бирү турында сүз бара. Аның күләме һәм бирелү шартлары белән таныштырып үтик әле.

    -Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәр сатып алынган тана өчен 15 мең сум исәбеннән бер тапкыр субсидия бирү каралган. Ул биш терлеккә кадәр бирелә һәм аның суммасы барлык сатып алынган мал бәясенең 50 процентыннан артырга тиеш түгел. Субсидия алу өчен авыл җирлеге башкарма комитетына мал сатып алу чыгымнарын раслаган документлар һәм субсидия алганнан соң сатып алынган терлекләрне 5 ел дәвамында асрау турында йөкләмә кәгазе тапшырырга кирәк.

    -Мини-фермалар төзү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен бирелә торган дәүләт ярдәме күпме булачак һәм аның шартлары нинди?

    -Әлеге субсидия бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка бер объект өчен бер тапкыр бирелә һәм аның суммасы төзелеш бәясенең 70 процентыннан артмый. Аның максималь күләме - 200 мең сум. Субсидия алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкта агымдагы ел дәвамында кимендә 8 сыер сыешлы мини-ферма төзелгән яки төзелешнең 50 проценты башкарылган һәм 2015 елның 1 гыйнварына хуҗалык кенәгәсендә өч яки күбрәк савым сыер асралуы теркәлгән булырга тиеш. Әлеге субсидияне алу өчен кирәкле документлар белән дә авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    -Техника сатып алу һәм авыл хуҗалыгы производствосын модернизацияләү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен нинди ярдәм күрсәтелә?

    -Оештыру-хокукый формага бәйле булмаган рәвештә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, агросәнәгать комплексы оешмаларына түбәндәге субсидияләр каралган:

    Реклама

    -авыл хуҗалыгы техникасы, махсус һәм йөк автотранспорты, җиһазлар, конструкцияләр сатып алу өчен - техника, аны монтажлау, транспорт хезмәте күрсәтү бәясенең (НДСны исәпләмичә) 40 проценты күләмендә;

    -үзйөрешле машина, трактор, газомотор ягулыгы белән эшләүче махсус һәм йөк автотранспорты сатып алу өчен - 60 процент күләмендә;

    -терлекчелек объектларына югары технологияле инновацион җиһазлар сатып алу өчен - 40 процент күләмендә.

    Терлек, кош-корт сую һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче кече эшмәкәрлек субъектларына да мал чалу өчен махсус җиһазлар сатып алуга киткән чыгымның 40 проценты, продукцияне эшкәртү өчен махсус җиһазлар бәясенең 70 проценты күләмендә субсидия биреләчәк. Моннан тыш, куллану кооперацияләренә сатып алынган махсус техника бәясенең 95 проценты, бәрәңге, яшелчә, җиләк үстерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнүчеләргә теплицалар кору, җиһазлар, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу өчен барлык бәянең 40 проценты, гаилә фермаларына авыл хуҗалыгы һәм җиһазлар сатып алу, монтажлау, транспорт хезмәте күрсәтү өчен киткән чыгымнарның 40 проценты (1 миллион сумнан да артык түгел), махсус оешмалар һәм агрохимик бүлекчәләргә техника сатып алу өчен 40 процент күләмендә субсидия бирү каралган.

    - Сөт саву аппараты сатып алу өчен дә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтеләчәк икән...

    -Әйе, шәхси саву аппараты алу, аны кору, транспорт чыгымнары өчен гомуми бәянең 40 проценты күләмендә субсидия биреләчәк. Моның өчен хуҗалык кенәгәсендә шәхси ярдәмче хуҗалыкның өч һәм аннан күбрәк савым сыеры теркәлгән булырга тиеш. Субсидия 3-8 сыерга бер саву аппараты исәбеннән бирелә. Техника һәм җиһазларга субсидия алу өчен документларны республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, ә саву аппаратына субсидия алу өчен кирәкле документларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырырга кирәк.

    Әңгәмәне Гөлгенә ШӘРИПОВА үткәрде

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=768.K1HuC339f28_-

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: