Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Җәмгыять

Гәрәй Рәхим: “Аерылышкач, хатынымны кияүгә бирдем”

Гәрәй Рәхим үз гомерендә дүрт йорт сала: Казанның Вознесение бистәсендә, Лаеш районы Саралан авылында, Аккош күлендә һәм Идел буенда - 774 чакрымда. - Гәрәй абый, беренче хатыныгыздан ник аерылдыгыз? - 25 яшемдә өйләндем. Дәртем котырган чак, әмма безнең арада мәхәббәт булмады. Рухи яктан якынлык та юк иде. - Ничә ел...

Гәрәй Рәхим үз гомерендә дүрт йорт сала: Казанның Вознесение бистәсендә, Лаеш районы Саралан авылында, Аккош күлендә һәм Идел буенда - 774 чакрымда.

- Гәрәй абый, беренче хатыныгыздан ник аерылдыгыз?

- 25 яшемдә өйләндем. Дәртем котырган чак, әмма безнең арада мәхәббәт булмады. Рухи яктан якынлык та юк иде.
- Ничә ел яшәдегез?
- 20. "Мин китәм", - дидем дә калак та алмыйча чыгып киттем.
- Балагыз бар идеме?
- Кызыбыз туды. Ул хәзер Мәскәүдә, шактый бай тормышта яши. Киявем бик зур бизнеста эшли: йортлар, кунакханәләр төзи. Миңа да ярдәм итеп торалар. Мәскәүгә барсам, тулысынча киендерәләр, акча да бирәләр. Машина алганда да ярдәм иттеләр.
- Аерылышкач, гаиләгезгә ярдәм иттегезме соң?
- Бик нык! Мәскәүгә эшкә киткәндә Казандагы фатирымны кияү белән кызыма калдырдым. Алар аны сатып Мәскәүдә бәләкәй генә фатир алдылар. Беренче машинамны да аларга бирдем.
Аерылышкач, кызым белән бергәләп хатынымны кияүгә бирдек. Ул ялгыз яши, ә мин хатын-кызлар белән йөрим, мине каһәрләмәсен, рәхәт яшәсен дип уңышлы гына кияүгә бирдек үзен.
- Кемгә?
- Аның сеңлесе бар иде, авариягә эләгеп һәлак булды. Сеңлесенең ире белән кавыштылар. Хәзер Лениногорскида бик матур яшиләр. Очрашып торабыз.
- Икенче хатынга өйләнү ничек булды?
- Миңа 50 яшь иде. Беренче хатын белән аерылганнан соң бик озак хатынсыз яшәдем. Авыр булды, әлбәттә. Әмма үзем бик әйбәт кулинар, китаптан карамыйча гына өр-яңа ризык әзерли алам, әйбәт итеп кофе пешерә беләм. Берәр хатын-кыз ошаса: "Миңа кереп кофе эчеп чыкмыйсызмы?" - дип әйтә идем, кайберәүләре керә, кофе эчәргә кергән җирдән кунып та киткәләделәр...
Ул вакытта "Шәһри Казан" газетасында эшлим, тираж кирәк. Тиражны арттыру өчен плакат ясаганнар. Плакатта бер кыз борынгы болгар киемнәре киеп төшкән. Карадым да: "Моннан да матуррак кыз тапмадыгызмыни?" - дидем. Бу плакатны газетага да бирдек, шуннан егетләрдән хатлар килә башлады: "Бу нинди чибәр кыз, адресын бирегез, таныштырыгыз әле", - дип. Аптырадым. "Бу кызны редакциягә чакырыгыз әле", - дидем. Килде, шулхәтле чибәр, ә минем өйләнәсе килеп йөргән көннәр, эчем кайный башлады. Башкортстаннан Диләрә икән. "Өем монда гына, кофе эчәргә кермисезме?" - дидем. Кофелар эчтек, караңгы төште. "Сеңлем, кайтып йөрмә, миндә кун", - дидем.
- Урынны бергә җәйдегезме соң?
- Юк. "Син түрдәге бүлмәгә ят", - дидем.
- Әй, аерым яттыгызмыни?
- Аерым яттык. Икенче көнне: "Телефон кертергә киләләр, кал инде, мин эшкә барам", - дидем. Шуннан соң ул миннән китмәде, калды.
- Аның торыр җире юк идеме әллә?
- Бар. Апасы, җизнәсе монда. Үзе татар теле укыта иде. Архивта эшләде. Хәзер өйдә утыра инде.
- Сезгә 50ле, аңа ул вакытта ничә яшь иде?
- 28.
- Сез Лаеш районы Саралан авылында да яшәдегез, аннан ник киттегез?
- Бик матур, борынгы авыл, әмма Казанга көн дә барып-кайту кыен, ерак. Ләкин шәһәр фатирында яши алмыйм. Борынгы Казан ханына азык-төлек әзерли торган урында, Нокса елгасының теге ягында Вознесение бистәсендә йорт төзеттем. Казанга бик якын, машина белән 12 минутта үзәккә килеп җитәсең. 11 сутый җире бар. Ул йортны төзегәндә Казанда фатирым бар иде, аны саттым. Ике улым бар, хәзер алты кеше бер өйдә яшибез. Өлкән улым Давыт татар кызына өйләнде.
- Килен, каенана, каената ничек яшисез, проблемалар чыкмыймы?
- Юк. Аларга ике бүлмә. Урамга чыга торган ишекләре аерым. Кечкенәсе Кубрат 11не бетерде, университетның фәлсәфә бүлегенә укырга керде. Давыт - юрист. Хәзер юристлар күп, эш табу кыен. Төзелеш министрлыгында эшли.
- Акчасы әйбәтме соң?
- Юк. Хатыны банкта бәләкәй бер бүлекнең җитәкчесе. Икесенең дә акчалары 20шәр мең, бөтенләй күп түгел. Икесенең дә машиналары бар, аңа да китә. Мин аларга ярдәм итәм. 75 яшькә җиттем, эшләмичә торган көнем юк, кешеләргә, оешмаларга китап чыгарам. Бай кешеләрнең юбилейларына китап эшлим. Илһам Шакиров турында китап эшләдем, аннан 60 мең гонорар алдым.
- Кода-кодагыйларга тукталсак...
- Татарлар, бик әйбәт кешеләр. Столбище бистәсендә үз йортлары белән яшиләр.
- Сез бит Лениногорск районы (элеккеге Шөгер) Федотовка авылыннан. Йортыгыз исәнме?
- Исән, йортны саттык. Дүрт бала идек, таралыштык. Сеңлем Вера Әлмәттә яши.
- Авылдашыгыз, Пермь өлкәсенең баш прокуроры Вадим Антипов Федотовкада керәшен чиркәве салдырды, халык йөриме?
- Вадим Иванович бик булдыклы кеше ул. Дөресен әйткәндә, ул кадәр зур, затлы чиркәү салу артыграк дип саныйм. Үлем-китем, дини бәйрәмнәрдә чиркәү кирәктер анысы... Чиркәүне Президент ачты, күп прокурорлар җыелды. Әмма чиркәүдә эшләргә керәшен побы юк. Чит авылдан китерттерәләр, татарча белми, ә авыл кешеләре русча аңламый. Вәгазь уку, дини эшләрне алып бару шактый катлаулы. Халык күп йөрми, бәйрәмнәрдә генә киләләр. Авылыбыз бик диндар түгел, бездә православие диненә караганда тәңречелек зуррак урын алып тора. Тәңречелек төркиләрнең дине булган. Авыл халкының телендә, горефендә, бәйрәмнәрдә борынгы төркилек чагыла.
- Авылыгызда чиркәү дә бар һәм шул ук вакытта Федотовка коммунистлары авылда беренчеләрдән булып Россия коммунистларының филиалын ачтылар.
- Гомерем буе дини тәрбия алган кеше түгелмен. Сталин вакытында, коммунистлар чорында безгә динне бөтенләй якын китермәделәр. Әмма диннең халык тормышында тәрбияви ягы бар икәненә һәм Аллага ышанам. Ә коммунистлар партиясе бетте һәм ул кире кайтмаячак.
- Авылыгызда оешты бит?
- Ул нәрсәләр вакытлыча гына.
- Дәүләт Советында 25 ел эшләдегез, гади язучылар сездәйләрне бик яратып бетерми...
- Әлбәттә, хакимияттә эшләү¬челәрне яратмаучылар шактый, әмма аларның күбесе үзләре зур эшләрне булдыра алмый, шуңа күрә безне хурлыйлар.
- Сез бит әле Мәскәүдә әдәбият институтында да укыгансыз.
- Аннары РФ Язучылар союзы идарәсендә төрки әдәбиятлар буенча консультант булып эшли башладым. Мине Сергей Михалков эшкә алды. Бик ярата, "татарин" дип кенә йөртә иде. Соңыннан Казанга хат язып миңа фатир бирдертте.
- Сез Мәскәүдә эшләгәндә иң күп шикаять Татарстаннан килгән, Сергей Михалков: "Безграмотно язалар, Татарстандагы язучыларга "жалоба секциясе" оештырырга кирәкмиме?" - дигән, имеш.
- Сергей Михалковка күбрәк "Фатирым юк, миңа ярдәм итегез", - дигән хатлар килә иде. Күп язучыларга фатирлар бирдерттем, китапларын чыгарттырдым. Михалков имзасы белән Обкомга хат яза идем.
- Колхоз рәисе малае булгач, сез балда-майда гына йөзгәнсездер?
- Безнең әти үтә кызыл коммунист иде. "Колхоз рәисе авылдашларыннан начаррак, ярлырак яшәргә тиеш. Рәис бөтен байлыкны үзенә җыя дип әйтмәсеннәр", - диде. Без авылда иң ярлы гаилә булып яшәдек. Әни колхозчы иде. Мин 4нче класстан ат җигеп колхозда эшли башладым, 10нчыны чабата белән бетердем.
- Сезнең бер үпкәгезне кисеп алганнар икән?
- Әйе, үпкә белән авыргач, Ялтада яртысын кисеп ташладылар. Операциядән кайтуыма Рөстәм Мингалим, Илдар Юзеевлар бәләкәй генә мәҗлес оештырды. Йөз грамм эчтек, сүз бармый, тагын иллене эчтек тә: "Әй, егетләр, болай утырмыйк әле, Гәрәй бик шаян кеше бит, хәзер нәрсә әйтсәң дә үпкәли алмый, чөнки аның үпкәсе юк", - ди Илдар Юзеев. Шуннан уен-көлке китте.
- Шигырьләр язасызмы?
- Хәзер шигырь беркемгә кирәкми, күп вакыт үзем өчен генә язам. Үземә ошый икән, мин бәхетле.
- Сөйләшүебезнең ахырында хатыныгызга мәхәббәт сүзләре әйтеп китегез инде.
- Диләрәне бик яратам. Аның яратмаслык бер җире дә юк. Кыяфәте матур, акыллы, эшчән. Аны һәрвакыт сагынып яшим. Саф мәхәббәтебезне саклап яшәргә язсын иде.
ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ --- | 17.12.2015
Реклама

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев