Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Язылганнарга кире кайтып: “Татар авылына дуңгыз кирәкме?”

    Район газетасының ике санында "Татар авылына дуңгыз кирәкме?" дигән баш астында мәкалә чыкты. Минемчә, бу турыда бик уйлап язарга кирәк. Чөнки татар милләте әле ул мөселманнар гына түгел, шунда ук керәшеннәр дә керә. Шулай ук катнаш гаиләләр дә бар. Шуңа "мөселманнарга дуңгыз кирәкме?" дип язарга кирәк булгандыр. Күп халыкларның кухнясында...

    Район газетасының ике санында "Татар авылына дуңгыз кирәкме?" дигән баш астында мәкалә чыкты. Минемчә, бу турыда бик уйлап язарга кирәк. Чөнки татар милләте әле ул мөселманнар гына түгел, шунда ук керәшеннәр дә керә. Шулай ук катнаш гаиләләр дә бар. Шуңа "мөселманнарга дуңгыз кирәкме?" дип язарга кирәк булгандыр.

    Күп халыкларның кухнясында ит ризыклары әзерләгәндә дуңгыз ите кулланалар. Мисал өчен, кайбер мәгълүматларга караганда, Кытайда 50-70 процент, Италиядә, Европа илләрендә һәм Россиядә 50-60 процент ризык дуңгыз итеннән әзерләнә.

    Медицина өлкәсенә килсәк, Кытай, Италия кебек илләрдә начар авырулар мөселман илләренә караганда бермә-бер ким. Дуңгыз мае бездә дә халык медицинасында тын юлларын дәвалау өчен киң кулланыла. Шуны әйтәсем килә: һәр диннең үз канунннары, үзенең тыелган ризыклары бар. Бер-беребезне аңлап, динебезне хөрмәт итеп, дус-тату яшик.

    Анатолий АГЕЕВ, Кече Чура авылы

    фото: http://dota.joyreactor.cc/post/796997

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: