Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Миләштән сок, кесәл, кайтнатма ясау рецептлары

    Сок 1 кг миләш, 0,5 кг шикәр комы, 1 л су. Миләшне юарга. Бераз су салып, йомшарганчы пешерергә. Иләк аша чыгарырга. Шикәр комы, су өстәп кайнатырга. Салкын урында сакларга. Кесәл 1 стакан миләш согы, 2 аш кашыгы шикәр комы, 3 стакан су, 2 аш кашыгы крахмал. Миләш согына шикәр комы,...

    Сок

    1 кг миләш, 0,5 кг шикәр комы, 1 л су.

    Миләшне юарга. Бераз су салып, йомшарганчы пешерергә. Иләк аша чыгарырга. Шикәр комы, су өстәп кайнатырга. Салкын урында сакларга.

    Кесәл

    1 стакан миләш согы, 2 аш кашыгы шикәр комы, 3 стакан су, 2 аш кашыгы крахмал.

    Миләш согына шикәр комы, су салып кайнатып чыгарырга. Салкын су белән кушылган крахмал өстәргә. Кайнап чыккач сүндерергә. Суынгач банкаларга тутырырга да салкын урында сакларга.

    Кайнатма

    1 кг миләш, 1,5 кг шикәр комы, 2 стакан шикәр комы.

    Миләшләрне чистартып, салкын суда юарга. Бер тәүлек шикәр ширбәендә тотарга. Ширбәтен сөеп алып, кайнатырга. Шуңа җимешләрен салырга. Әзер булганчы кайнатырга.

    фото: http://mung.pp.ua/kak-narisovat-ryabinu-polnostyu/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: