Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Күпне өмет итсәң, аздан коры каласың

    Берәүнең карлыган куагы корган. Исемен әйтмим, үпкәләве бар. -Бераз ашлама сипкән идем төбенә, ярамагандыр, күрәсең,- ди. -Күпме сипкән идең соң?- дип сорадым. -Күп түгел инде, ярты чиләк чамасы,- ди бу. Моны ишеткәч, сызгырып җибәрдем. Чама дигәнне оныткан бит бу кеше, дим. Үзем дә сизмәстән шушындый хәлгә тарыдым. Тәрәзә төбендә кыяр...

    Берәүнең карлыган куагы корган. Исемен әйтмим, үпкәләве бар.

    -Бераз ашлама сипкән идем төбенә, ярамагандыр, күрәсең,- ди.

    -Күпме сипкән идең соң?- дип сорадым.

    -Күп түгел инде, ярты чиләк чамасы,- ди бу. Моны ишеткәч, сызгырып җибәрдем. Чама дигәнне оныткан бит бу кеше, дим.

    Үзем дә сизмәстән шушындый хәлгә тарыдым. Тәрәзә төбендә кыяр үстерә башлаган идем. Ике-өч бөртек кенә катлаулы ашлама сипкәлим. Үсентеләр күзгә күренеп күтәрелә һәм тиздән кетердәп торган сусыл кыярлар бирә башладылар. Уңышы тагын да күбрәк булсын дип, ашламаны тагын да күбрәк салган идем... корыды бит үсентеләр! Шуңа күрә үсемлекләрне тиешеннән артык тукландырмагыз, дип киңәш бирүем.

    Булат, Кукмара поселогы

    фото: http://sites.google.com/site/podege2013/sovety-vypusknikam

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: