Кәефем юкка кырылмады
Хастаханәгә барсам, һәрчак кәефем кырылып кайтам. Юк, авырганга төшми кәефем (анысы икенче мәсьәлә), ә андагы хезмәткәрләрнең битарафлыгына. Бу юлы теш дәвалау поликлиникасына баргач, андагы тәртипләргә шаккаттым. Иң беренче булып регистратурада (төшке аш вакыты иде) беркем булмавы гаҗәпкә калдырды мине. Ул гынамы, киенү-чишенү бүлмәсендә дә бер кеше юк, киемеңне калдырырга да...
Хастаханәгә барсам, һәрчак кәефем кырылып кайтам. Юк, авырганга төшми кәефем (анысы икенче мәсьәлә), ә андагы хезмәткәрләрнең битарафлыгына. Бу юлы теш дәвалау поликлиникасына баргач, андагы тәртипләргә шаккаттым. Иң беренче булып регистратурада (төшке аш вакыты иде) беркем булмавы гаҗәпкә калдырды мине. Ул гынамы, киенү-чишенү бүлмәсендә дә бер кеше юк, киемеңне калдырырга да куркыныч. Аптырагач, идән юучыга мөрәҗәгать иттем, ул ишетмәгәнгә салышты. Бер шәфкать туташы чыккач, аннан карточканы сораган идем, "Кемгә килгән булсагыз, шуның шәфкать туташы алып бирсен", - диде. (Авырмыни шуны алып бирү?!) Әле ярый, анысы эш урынында иде, югыйсә, карточкаңны эзләп, дәвалау вакыты да үтеп китәргә мөмкин бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев