29 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Янил мәктәбендә студентлар очрашуы узды (фотолар)
Янил урта мәктәбендә мәктәпнең 60 еллык юбилее, студентлар көне хөрмәтенә багышланган зур, матур кичә узды. Әлеге бәйрәмдә мәктәп директоры Ришат Шакиров, мәктәп коллективы, укучылар,төрле юнәлештә белем алучы студентлар кичәнең зур кунаклары булдылар. Бәйрәмнең беренче өлеше мәктәпнең 60 еллык тарихы белән башланып китте. Шушы вакыт эчендә әлеге уку бинасы нинди булган,...
-
Ябык ишек
Олы яшькә җиткән акыл иясе гыйлемен, белгәннәрен өйрәтеп калдыру өчен укучылары арасында берсен сайлап алырга уйлаган. Шәкертләр барысы да белемле икән. Сайлый алмыйча аптыраган галим, барлык укучыларын да җыеп болай дигән: - Миңа сезнең ярдәмегез кирәк. Күрәсезме, минем артымда шәһәрдәге иң затлы ишекләрнең берсе. Ул - бик зур, нык чималдан...
-
Участок инспекторы Мәчкәрә мәктәп-интернаты укучылары белән очрашты
Мәчкәрә мәктәп-интернатында балалар хокукларын яклау айлыгына багышланган ачык чара үткәрелде. Балалар белән очрашуга участок инспекторы Хисмәтуллин Марс Марселевич чакырылган иде. Ул балаларның хокуклары, бурычлары хакында чыгыш ясады.Төрле тәртип бозулардан, начар гадәтләрдән ерак торырга кирәклеген искәртте. Балалар аны зур кызыксыну белән тыңладылар. Үз чиратында балалар да бик матур чыгыш әзерләгәннәр иде....
-
Вәсилә Фәттахованың туганы Наилә: «Сыйныф җитәкчесе Вәсиләне гел кыерсыта иде»
Вәсиләнең ике туган сеңлесе Наилә Харасова: - Мин - Вәсиләнең ике туган сеңлесе. Бер сыйныфта укыдык, бер музыка мәктәбенә йөрдек, бергә уйнап үстек. Очындырылып үсмәгән балалар без. Вәсилә яхшы шартларда үсмәсә дә, беркайчан да тормыштан зарланмый иде. Киресенчә, ямен, тәмен тоеп яшәде. Мин аның беркайчан да кешегә кычкырганын күргәнем булмады....
-
Могҗизалы төш
Декабрьнең салкын бер көнендә туган авылым Янилгә кайтырга насыйп булды. Анда Кафил абыемның гаиләсе аш уздырды. Абыем үзе юк инде: бакыйлыкта. Ашка Чишмәбаш авылында яшәүче Марзыя апам да, авылдагы 83 яшен тутырып килүче олы абыем да килгәннәр иде. Фаил абыем, олы абыемның җәмәгате Әкълимә апам да мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә...
-
Хәдисләр нәсыйхәте
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: - Дөрестән дә, Аллаһ һәр эшнең йомшаклык һәм игелек белән башкарылуын ярата. (Бохари, Мөслим) - Йомшаклык кайда гына булса да - һәрнәрсәне бизи, ә аның булмавы һәрнәрсәне ямьсезләтә. (Мөслим) - Башка мәхлукларга мәрхәмәтле булмаган кешегә карата Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле булмас. (Мөслим, Тирмизи) -...
-
Кукмара кызы Гүзәлгә изге күңелле райондашларның ярдәме кирәк
Күп еллар Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәттәшебез Гөлнур Әхмәтшинаның кызы Гүзәл Гобәйдуллина бүгенге көндә райондашларның, изге күңелле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Гүзәл 1987 елгы, ул күппрофильле лицейда белем алган кыз. Аңа табиблар корсак куышыгында метастазалар белән өченче стадия рак диагнозын куйган. Мәскәүдә операция ясату һәм дәвалану өчен...
-
Алдынгылар арасында Кукмара да бар
(Казан, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан кулланучылар җәмгыятенең узган 2016 елда эшчәнлеге 20,5 млрд сум дип бәяләнә. Иң зур үсеш Әлки, Тәтеш район кулланучылар җәмгыятьләрендә күзәтелгән. Югары Ослан, Минзәлә, Саба районнарында исә күрсәткечләр, киресенчә, төшкән. Бу хакта бүген Татарстан кулланучылар берлеге утырышында әлеге ведомство җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов хәбәр итте. Аның сүзләренчә,...
-
02 хәбәр итә
15 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 65 хәбәр һәм гариза теркәлгән, аларның 5се - җинаятьләр турында. -Кукмарада яшәүче 28 яшьлек ир-ат бер оешмада сәүдә вәкиле булып эшләгәндә 2016 ел дәвамында акча урлаган. -18 гыйнвар көнне Киров өлкәсендә яшәүче 50 яшьлек ир-ат машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм...
-
Кәефем юкка кырылмады
Хастаханәгә барсам, һәрчак кәефем кырылып кайтам. Юк, авырганга төшми кәефем (анысы икенче мәсьәлә), ә андагы хезмәткәрләрнең битарафлыгына. Бу юлы теш дәвалау поликлиникасына баргач, андагы тәртипләргә шаккаттым. Иң беренче булып регистратурада (төшке аш вакыты иде) беркем булмавы гаҗәпкә калдырды мине. Ул гынамы, киенү-чишенү бүлмәсендә дә бер кеше юк, киемеңне калдырырга да...
-
Фермерлар игътибарына мөһим яңалык!
31 гыйнварда 13 сәгатьтә Зур Кукмара мәдәният йортында районыбыз фермерларының гомуми җыелышы була. Көн тәртибендә: оештыру эшләре, язгы кыр эшләренә әзерлек һәм субсидияләр белән танышу.
-
Бер күрдем дә, сиңа гашыйк булдым, миңа гына насыйп ярдыр, дип
Үз насыйбыңны, үзеңә тиң ярны табу зур бәхеттер ул. Икең бергә җигелеп тормыш йөген тартканда, шатлыкны да, борчуны да уртак итеп күтәргәндә генә гаилә нигезе нык, аның киләчәге ышанычлы була. Әмма һәркемнең холкы төрле: берәүләр гомере буе тормыш юлдашына карата мәхәббәтен аңлатып яшәргә уңайсызланса, икенчеләре хисләрен көн саен, сәгать саен...