Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кайбер автобус шоферлары барлык тукталышларда да туктамый

    Автобусларның хәрәкәте, гомумән, автобус шоферларыннан зарланып әйтелгән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бер танышым да малаеның мәктәпкә барганда, кайтканда тукталышларда төшә алмый калуы турында еш әйтә. Мәктәп укучысын шоферлар күрмиләр һәм туктап тормый гына үтеп китәләр икән. Ә менә биш сум акчасын сумкасыннан таба алмый интеккәч, кондуктор бик әйбәтләп кенә...

    Автобусларның хәрәкәте, гомумән, автобус шоферларыннан зарланып әйтелгән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бер танышым да малаеның мәктәпкә барганда, кайтканда тукталышларда төшә алмый калуы турында еш әйтә. Мәктәп укучысын шоферлар күрмиләр һәм туктап тормый гына үтеп китәләр икән. Ә менә биш сум акчасын сумкасыннан таба алмый интеккәч, кондуктор бик әйбәтләп кенә саубуллашкан. Әле беркөнне үзем дә шундый хәлдә калдым. Көннең кичкә авышкан эңгер-меңгер вакыты, җитмәгәненә буран да иде. Әллә кызым белән сөйләшеп кайтканга, тукталышка җиткәнне сизми дә калганбыз, шофер да туктап тормаган узып киткән. Автобуслар такси түгел, һәр тукталышта туктарга тиеш, дип беләм.

    Алия, Кукмара

    фото: http://www.afanasy.biz/news/road_newsn/index.php?ELEMENT_ID=60965

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: