Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Үз һөнәренә тугрылыклы

    Электр энергиясеннән башка хәзер тормышыбызны күз алдына да китерүе кыен. Ул безгә су, кояш, һава кебек кирәк. Берничә минутка гына линиядә өзеклекләр килеп чыгып, ут сүнеп торса - электр энергиясе, безнең өйләребезне якты, тормышыбызны уңайлы итүче энергетикларның кадере тагын да арта. Кышкы кыска, салкын көннәрдә электр утының никадәр кирәкле, әһәмиятле...

    Реклама

    Чишмәбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә район электр челтәренең хисап төркемендә контролер булып эшләүче Рафис абый Хәкимов та - энергетика тармагында зур тәҗрибә туплаган кадрларның берсе. Хезмәт юлын армиядән кайткач, Купка подстанциясендә башлап җибәрә ул. Казандагы берничә айлык курсларда әлеге һөнәрне үзләштергәннән соң, 24 ел дәвамында электромонтер булып эшли.
    -Яшьлегем белән нинди һөнәр сайлавымны иң элек аңлап та бетермәгәнмендер, әмма хезмәтебезнең никадәр авыр һәм җаваплы икәненә эшли-эшли төшендем,- ди ул . -Хәзер инде мәрхүм булган Рәшит абый Гайфиев мине хезмәтебез нечкәлекләренә өйрәтте, аның белән бергә 12 ел дәвамында бер бригадада эшләдек. Ул заманнарда районда электр линияләре бик тузган иде. Табигать бәла-казалары, авария нәтиҗәләрендә килеп чыккан төзексезлекләрне тиз арада төзәтү, халыкны, өзеклекләрсез һәм сыйфатлы итеп, электр энергиясе белән тәэмин итү - төп бурычларның берсе иде. Эссесе, салкыны, кары-яңгыры белән хисаплашмыйча, ачык һавада эшләргә туры килде. Өзелгән чыбыкларны буранлы көннәрдә дә, төннәрдә дә ялгаган, басуларда билдән кар ерып йөреп, өйгә лычма су булып кайткан чаклар бик күп булды инде.
    Бу сүзләрнең берсен дә зарланып, сыкранып әйтми Рафис абый. Эшләгән елларын, ул чорның авырлыкларын гына хәтерендә барлый. Инде контролер вазыйфасына күчкәненә дә алты елдан артып киткән. Хезмәтенең кайбер нечкәлекләрен, ут "урлаучы"ларны фаш иткән фактлар турында сорашсак та, "сер"ләрне чишәргә теләмәде ул. "Айга бер-ике "урлаучы"ны эләктерәбез, андыйлар елдан-ел кими бара", - дип сүзне кыска тотты.
    -Безгә кеше белән аралашасы, эшлисе. Кайвакытта психолог та, киңәшче дә, ярдәмче дә булырга туры килә. Берүзләре генә яшәүче өлкән апаларның вак-төяк йомышларын үтәгән чаклар да була. Нишлисең, тормыш булгач, ярдәм итмичә дә булмый. Районыбызның һәр почмагын, кайсы хуҗалыкта электр хисаплагычының кайда урнашканына кадәр беләбез инде хәзер. Коллективыбыз нык, тату, үзара ярдәмләшеп эшләгәндә авырлыклар сизелми дә, - диде ул кыска гына булган әңгәмәбез барышында.
    Гаиләсе дә матур Рафис абыйның. Тормыш иптәше белән ике кыз үстергәннәр алар. Кызлары бүгенге көндә студент - Казан дәүләт энергетика институтында укыйлар. "Маллар асрыйбыз, балаларны да укытырга кирәк, ничек булса да яшәргә тырышабыз, тормышыбыз, шөкер, әйбәт", - диде ул саубуллашканда.
    Күңел итсәң, тормышта барысына да җитешәсең - хезмәтеңне дә җиренә җиткереп башкарасың, гаиләңә дә тиешенчә игътибар бирәсең. Рафис абый Хәкимов та әнә шундыйлар кавеменнән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: