Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • ЮХИДИ штрафын түләгәндә кемгә ташламалар булачак

    Иң яхшыcы - кагыйдә бозмаска! Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе дә, республиканың баш прис­тавы да юлда йөрүчеләргә әнә шундый киңәш бирә. Инде штраф килгән икән, вакытында түләргә кушалар. Җитмәсә, 1 ноябрьдән бу мәсьәләдә үзгәрешләр булачак. Кичә узган матбугат очрашуында түләү кәгазьләренә игътибарлы булырга куштылар. Быелның тугыз аенда республика юлларында 3,6 мең...

    Реклама

    Иң яхшыcы - кагыйдә бозмаска! Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе дә, республиканың баш прис­тавы да юлда йөрүчеләргә әнә шундый киңәш бирә. Инде штраф килгән икән, вакытында түләргә кушалар. Җитмәсә, 1 ноябрьдән бу мәсьәләдә үзгәрешләр булачак. Кичә узган матбугат очрашуында түләү кәгазьләренә игътибарлы булырга куштылар.

    Быелның тугыз аенда республика юлларында 3,6 мең авария теркәлгән. Фа­җигаләр аркасында 349 кеше һәлак булган, 4 мең 421 юлчы җәрәхәт алган. Куркыныч саннар узган елгыдан азрак теркәлгән. Корбаннар, мәсәлән, 106га кимегән. Ә менә кагыйдә бозу очраклары элеккечә кала. Быел Татарстанда 4 миллионнан артык әнә шундый очрак тер­кәлгән. Штрафларның исә 900 меңе вакытында тү­ләнмәгән. Андыйларга нәр­сә янаганы турында кичә Татарстанның ЮХИДИ ида­рәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов һәм Федераль суд приставлары хезмәте­нең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов сөйләде.

    Штрафларын вакытында түләмәгәннәргә карата быел 18 мең административ беркетмә төзелгән. 5 мең кешене кулга алганнар, 10 меңенә штраф салганнар, 400ләбе мәҗбүри эшкә юлланган. Әҗәте буган 64 кешенең машинасын тартып алганнар. Суд приставлары да тик тормый. Алар быел ЮХИДИ штрафлары белән бәйле 700 мең эш тикшергән. "Бу сан буенча без, Мәскәүдән генә калышып, Россиядә икенче урында, - дип сөйләде Радик Илья­сов. - Бурычлы кешене тынычлыкта калдырмыйбыз. Кайда яшәгән­нәрен, эш­ләгәннәрен, кем­нән акча алганнарын белеп торабыз. Бурычларын хез­мәт хакы һәм пенсия­ләреннән тотып калу белән генә чиклән­ми­без. Әҗәт­ләре 30 мең сумнан күбрәк булса, милек­ләрен дә тартып алабыз.

    Әнә шуның аркасында 400 кеше машинасыз калды. Ә 10 меңнән артык кеше бурычын кайтармый торып, чит илгә чыгу хокукыннан мәх­рүм ителде. Гаҗәп сүзләр ишетер­гә туры килә. Ялдан кайту белән штрафны түләргә җыенган идек, янәсе. Ә алай булмый. Башта бурыч, аннары ял!"

    ЮХИДИ идарәсе башлыгы исә 10 ноябрьдән соң гамәлгә керәсе үзгәреш турында җиткерде. Анысы штрафны вакытында түләп тә, акчасы югалганнарга кагыла. Андый очраклар еш очрамый, әмма түрәләр алдан ук кисәтеп куярга булган. Түлә­гәндә хата киткән очракта, махсус мәгълүмати системада штрафның каплануы турында хәбәр пәйда булмас­ка мөмкин. Элек мондый мәсь­әләне халык ЮХИДИ бүлек­ләренә барып хәл итә иде. Кәгаьзне күрсәтәсең дә, инспекторлар кирәкле билгене куя. Хәзер исә түләгән урынга барырга туры киләчәк. "Без дә тикшерә алабыз, әмма бу эш озакка сузылып, штраф вакытында түләнмәгән булып саналырга мөмкин", - ди Рифкат Миңнеханов. Шуңа күрә автоинспекция вәкил­ләре штраф булу-булмауны (ә аннан бүгенге заманда беркем дә хали түгел) даими рәвештә тикшереп торырга, акчаны зур кредит оешмалары аша күчерергә (вак-төяк терминаллар ул кадәр үк ышанычлы түгел), түләгәч тә, аның барып җитү-җитмәвен белешеп торырга киңәш итә.

    Вакытында түләүнең ки­ләсе елдан тагын бер файдалы ягы булачак. 1 гыйнвардан штрафның яртысын гына түләргә рөхсәт итә­чәкләр. Әмма бу эшне 20 көн эчендә башкарып өлгерү шарт. Дөрес, мондый ташлама исерек килеш руль артына утырган, икенче тапкыр рәттән кызыл утка туктамау, каршы як юлга чыгу һәм тизлеген рөхсәт ителгәннән 40 чакрымнан күбрәккә арттыру кебек кагыйдә бозучыларга кагылмый. Ә яңалыкны белгечләр төрлечә бәяли. Шуның аркасында бюджетка акча азрак керәчәк, ә штраф азрак булгач, кагыйдә бозулар артыр дип куркытучылар да бар. Рифкат Миңне­хановның исә үз фикере. "Мин, гомумән, мәсьәләне акчага гына кайтарып калдырмас идем. Без бит иминлек турында сөйләшәбез. Иң мө­һиме - кеше кагыйдә бозган өчен җәза буласын аң­ларга тиеш. 100 сум булсын, әмма түләсен. Әлбәттә, артык куркыныч кыланучылар бар, аларның инде башына сугарга кирәк. Штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеге кагыйдә бозучылар санына ничек йогынты ясармы? Миңа калса, зур үзгәреш булмас. Кагыйдә бозып, штрафын вакытында түләмәүче­ләрне бу гына үзгәртә алмас".

    Ильнар ХӨСНУЛЛИН
    Ватаным Татарстан
    № 164 | 28.10.2015

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: