Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янил мәктәбендә студентлар очрашуы узды (фотолар)

Янил урта мәктәбендә мәктәпнең 60 еллык юбилее, студентлар көне хөрмәтенә багышланган зур, матур кичә узды. Әлеге бәйрәмдә мәктәп директоры Ришат Шакиров, мәктәп коллективы, укучылар,төрле юнәлештә белем алучы студентлар кичәнең зур кунаклары булдылар. Бәйрәмнең беренче өлеше мәктәпнең 60 еллык тарихы белән башланып китте. Шушы вакыт эчендә әлеге уку бинасы нинди булган,...

Янил урта мәктәбендә мәктәпнең 60 еллык юбилее, студентлар көне хөрмәтенә багышланган зур, матур кичә узды. Әлеге бәйрәмдә мәктәп директоры Ришат Шакиров, мәктәп коллективы, укучылар,төрле юнәлештә белем алучы студентлар кичәнең зур кунаклары булдылар. Бәйрәмнең беренче өлеше мәктәпнең 60 еллык тарихы белән башланып китте. Шушы вакыт эчендә әлеге уку бинасы нинди булган, кемнәр белем алган,нинди вакыйгалар,мәгълүматлар булганлыгы турында сөйләнелде. Фото-видеолар, истәлекләр белән әлеге вакыйгаларны күрергә насыйп булды.

Ә бәйрәмнең икенче өлешендә исә студентлар арасында "КВН" узды. Алар арасында 4 команда - "Янил мәктәбе командасы", "КФУ командасы", "Мәдәният институты командасы" һәм "Кукмара аграр көллияте команда"лары көч сынашты. Әлеге ярышта алар осталыкларын күрсәтеп, җырлап-биеп, кызыклар уеннар уйнап, тамашачыларны шаккаттырып, матур чыгыш ясадылар. Жюри әгъзалары һәм мәктәп коллективы аларга көчле уеннары өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйрәмдә КФУ, Казан дәүләт мәдәният институты, Кукмара аграр көллияте, КХТИ, КАИ, КГЭУ студентлары мәктәп укучыларына үзләренең уку йортлары турында таныштырып үтте, студент тормышы, ничек укырга, ничек укырга керергә, Бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшырырга икәнен сөйләделәр, укучыларга уңышлар теләп, уку йортларына чакырдылар.

Барлык студентлар исеменнән Янил урта мәктәбе коллективына матур, истә калырлык, күңелле бәйрәм оештырганнары, чакырганнары өчен кайнар,з ур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Авыр хезмәтегездә зур уңышлар, матур тормыш, күтәренке кәеф телибез!

Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният институты студенты. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев