Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Төркәш Сабан туенда якташлар очрашты

    Апам Вәсиләнең "Иртәгә авылда Сабан туе!" дигән хәбәре минем өчен караңгы төндә балкып кояш чыккан кебек булды. Бәйрәмнән бигрәк, авылыма кайтасым, авылымның газиз кешеләрен күреп сөйләшәсем килә иде минем. Әти-әни үлеп, авылдан киткәннән бирле, кайтсак та, зиратка гына кайтып, 1-2 туган-тумачаны күреп кенә килгәнлектән, авылым кешеләре бик сагындырган икән. Кайтам,...

    Апам Вәсиләнең "Иртәгә авылда Сабан туе!" дигән хәбәре минем өчен караңгы төндә балкып кояш чыккан кебек булды. Бәйрәмнән бигрәк, авылыма кайтасым, авылымның газиз кешеләрен күреп сөйләшәсем килә иде минем. Әти-әни үлеп, авылдан киткәннән бирле, кайтсак та, зиратка гына кайтып, 1-2 туган-тумачаны күреп кенә килгәнлектән, авылым кешеләре бик сагындырган икән. Кайтам, гүзәл табигатьле, тәмле сулы чишмәләргә бай булган авылыма, балачакның, яшьлек елларының иң бәхетле мизгелләре сакланып калган сукмакларга кайтам. Әйе, сабый чаклардагы бер кайгысыз көннәр, еллар үтеп, чәчләргә чал кергәндә аеруча сагындыра, еш искә төшә икән лә. Караңгы төшкәнче таудан, көлешә-көлешә, чана-чаңгы шуулар, волейбол, футбол, лапталы уйнаулар, инештән балык сөзүләр, су коенулар, авылымның яшел чирәмнәрендә усал ата казлар белән сугышып каз бибие саклаулар... тагын, тагын балачакның әллә нинди маҗаралы уеннары күңелләрдә якты хатирә булып балкый.

    Авылым башындагы ак каеннар әллә каян кул болгап каршы алдылар. Битемә искән йомшак җилдән әти-әниемнең кул җылысын тойгандай булам. Авылга килеп керүгә авылдашыбыз, җор телле Рәхиләнең Сабан туйны гөрләтеп алып баруы ишетелде. Сабан туй үткәрү өчен мәйданны да сайлый белгән авылдашларым. Елга буендагы хәтфә чирәм белән капланган иңкүлек. Якында гына, эчсәң, телеңне йотарлык саф һәм мул сулы чишмә челтерәп ага. Мәйдан читендә гөрләп самавыр кайнап утыра. Тәм-томнар алып, рәхәтләнеп чәй эч! Югары осталыкка ия булган Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Сәләхов җырлары астында шаян уеннар белән үрелеп барган ярышларны карап, агачлар ышыгында җәйге кояшның җылысын тоеп, халык бәйрәм ахырына кадәр мәйданнан читкә китә алмады. Мөлаем йөзле, гади, эчкерсез авылдашларымның һәрберсе үзенә тартып тора. Һәрберсен кочаклап алып, "Саулармы сез, авылдашлар!" диясе килә. Кемнәр генә кайтмаган! Галләмовлар, Гыйниятовлар, Вәлиевлар, Нуриевлар, Галимуллинар, Миннекәевлар, Сәлимовлар, Булатовлар һәм башкалар бөтен нәселләре белән җыелышып кайтканнар. Күзләрдә шатлык катыш сагыш, горурлык. Шушы кечкенә генә Төркәш авылыннан кемнәр генә, нинди генә данлыклы кешеләр чыкмаган!

    Ә күңелле иң тетрәндергән, иң нечкә хисләрне кузгатканы - мөхтәрәм укытучым, мөлаем йөзле Нурзия апаның, горурланып, коляскада Сабан туйны каравы. Горурланырлык та! Бу бәйрәмне оештыручылар да аның кызлары бит! Фәнзиләсе артистларны җыеп кайтса, Рәхиләсе һәр кешегә ягымлы, үзен җәлләмичә, урыны белән юмор кулланып, ярышучыларга көч биреп, гөрләтеп бәйрәмне алып бара. Кызлары Рузилә, Розалия, Фәнзилә, Рәхилә, Диләрә, балаларын җил-давылдан саклаган бөркет кебек, әниләрен әйләндереп алганнар. Ә улы Әлфир - әнисен, коляска белән сак кына җайлап, бәйрәмгә алып төшүче һәм алып кайтучы. Әбиләре янында бөтерелгән оныкларны күреп, күңел бер сөенсә, укытучылары белән кочаклашып күрешкән укучыларны күреп, ирексездән уйлап куям: "Менә ул кадерле әни! Менә ул кадерле әби! Менә ул мөхтәрәм укытучы!" Бәхетле, бик бәхетле иде бу минутларда Нурзия апа! Әйтерсең, ул тугызынчы дистәсен вакламый, әйтерсең лә, ул коляскада да утырмый, мәйдан уртасында рәхәтләнеп бии, сөйгәне Хәким белән вальс әйләнә, авылдашлар белән бер туйганчы сөйләшә.

    Реклама

    Төркәш Сабан туена кайткан бер кеше дә үкенмәгәндер дип уйлыйм. Дөньялар тыныч торганда, авыл халкы өчен җан атып йөрүче Радик Сафин, Хәлил Гиниятов, авыл советы җирлеге башлыгы Рафыйк Заһидуллин, оештыручылар Нәфыйк Зиннәтов, Рамил Сәетгәрәев, Римма Ибрагимова, Раушания Шәмсиева, спонсорлар Радик Сафин, Хәлил Гиниятов, Мияссәр Галләмов, Гафур Нуриев, Нияз, Фәрхать Гыйниятовлар һәм башкалар булганда авылыбыз әле тагын Сабан туйларны уздырыр. Ә еракта яшәүчеләр, туган авылларын сагынып, икенче елга тагын да күбрәк булып кайтырлар. Кайтырлар! Озын юлларны бер күрешү өчен үтсәң дә ярый! Күңелләр якын булганда, арадагы чакрымнар киртә түгел ул!

    Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА

    фото: http://www.tatar-inform.ru/news/religion/page/1280224664/?font=normal

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: