Тормыш өлгесе
Ни өчендер өемдә кадерләп саклана торган язма истәлекләргә күзем төште. Арада миңа дип адресланган хатның эчтәлеген яттан диярлек белсәм дә, тагын бер тапкыр зур игътибар белән укып чыктым. Олуг шәхес, киң күңелле кеше, фидакарь солдат Наумир абый Сәмигуллин хаты ул. Мәчкәрә мәктәбе дип телгә алынуга, минем күз алдыма Наумир абыйның...
Ни өчендер өемдә кадерләп саклана торган язма истәлекләргә күзем төште. Арада миңа дип адресланган хатның эчтәлеген яттан диярлек белсәм дә, тагын бер тапкыр зур игътибар белән укып чыктым. Олуг шәхес, киң күңелле кеше, фидакарь солдат Наумир абый Сәмигуллин хаты ул. Мәчкәрә мәктәбе дип телгә алынуга, минем күз алдыма Наумир абыйның тарих дәресләре килеп баса. Олпат, салмак, ихлас, ышанычлы, ирләргә хас басынкы хислелек хас иде аңа. Күп еллар узып, үземнең дә 30 еллап укытучылык стажым булгач, мин Наумир абыйның дәресләренә вакыт призмасы аша бәя бирергә батырчылык итәм. Ул белем генә түгел, искиткеч үтемле тәрбия сабагы да биргән, ул бит безне яраткан, күңелебезгә яхшылык, изгелек орлыклары салган икән.
Район газетасы битләрендә авылдашым, Мәмәшир авылында туып-үскән Наумир абыйның балачак хатирәләре, сугыш истәлекләре турында язмалар шактый дөнья күрде. Миңа язган хатында да мондый юллар бар: "Сугыш - ул героика түгел, аның фаҗига икәнен үземнең язмаларым аша яшь буынга җиткерәсем килә..." Тәнендә 30лап тимер ярчыгы йөрткән олы йөрәкле карт солдатның бөтен гаме, игътибары, бөтен уе киләчәк буын язмышында булган. Унҗиде яшьтән солдат гимнастеркасы киеп, илне саклаган һәм авыр яраланган
Наумир абый бүген арабызда юк инде. Ләкин мондый шәхесләр вакыт тузанына күмелеп кала алмыйлар. Мәчкәрә урта мәктәбенә аның исемен бирү дә моның бер матур үрнәге булып тора. Наумир абый төзеткән бит аны - яшь буынга, киләчәк өчен дип! Күпме йокысыз төннәр, чакрымнар үтелгән, күпме дарулар эчелгән... Мәктәп төзүнең авырлыгын үзе генә белгәндер. Ләкин аның зарланганын бервакытта да ишеткән кеше булмады. Сугышның ни икәнен белгән ил агасы тыныч тормышның һәр мизгеленең кадерен белеп яшәгән.
Минем алдымда бервакытта да: "Ир-ат нинди булырга тиеш?" - дигән сорау тормады. Нәкъ Наумир абый кебек зарланмыйча эшләп торган, сүзнең бәһасен белеп сөйләшүчән, кешенең яшенә, картына, таныш, туган булу- булмавына карамыйча тигез күрүче, эчкерсез холыклы булырга тиеш дип уйлыйм. Бүген, вафатына бер ел тулган көннәрдә дә, Наумир абый минем тормышымда бер өлге булып тора. Сүземне аның турында язылган бер шигырем белән төгәллисем килә:
Батырларны эзләмәгез күктән,
Батырлар бит безнең арада.
Сугыш уты сүрелсә дә күптән,
Әле ярчык һаман ярада...
Мәүлит ШАКИРОВ, Мәмәшир авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев