Тарту көче
Әтиемнең апасы әйтә торган иде: "Читкә кияүгә чыгып бала тапканнан соң, хатын-кыз шул якларга күңеле белән берегә, туган җирен артык юксынмый. Ә ирләр алай түгел..." Әтием Галимҗан да, Кукмараны үз итүенә карамастан, туган авылын һәрчак сагынып яшәде. Ничәмә-ничә мәртәбә күченеп китәргә талпынды, әнием белән икесе, күп тапкырлар барып, шул яклардан...
Әтиемнең апасы әйтә торган иде: "Читкә кияүгә чыгып бала тапканнан соң, хатын-кыз шул якларга күңеле белән берегә, туган җирен артык юксынмый. Ә ирләр алай түгел..."
Әтием Галимҗан да, Кукмараны үз итүенә карамастан, туган авылын һәрчак сагынып яшәде. Ничәмә-ничә мәртәбә күченеп китәргә талпынды, әнием белән икесе, күп тапкырлар барып, шул яклардан йорт эзләделәр. Соңыннан язмышларына буйсындылар бугай. "Шөкер, бик ямьле, тыныч урында яшибез, күршеләр дә әйбәт", - диләр иде. Әмма сагынуы басылмады әтиемнең. Сау-сәламәт чакта ел саен диярлек авылына кайтып, күңелен тынычландырып килә иде, инсульт кичереп, урын өстенә калгач, мондый мөмкинлек бетте.
-Их, нишләп туган авылымдагы өйне сатып, Донбасска чыгып киттек икән? Әниемне дә ул чакта яшәгән җиреннән кузгатасым калмаган. Донбасстан монда кайтып урнашырга туры килде тагын. И-и, яшьлек диген... Җиңелчә уйланылган шул. Әниемнең каберенә туган җир туфрагын алып кайтып салырга да башыма килмәгән, - дип уфтанды. Тора-бара зиһене какшаса да, вафаты алдыннан гына әнисенә, ягъни әбиебезгә багышлап чыгарган шигырен дә сөйләде ул.
Бәгыремә уелып калды аның сүзләре. Ничек булса да нигез туфрагын алып кайтып, әби белән икесенең каберләренә салырга кирәк, дигән уйдан арына алмадым. Әтидән чак кына иртәрәк әнием дә мәңгелеккә күчкәнлектән, хәсрәттән җаным көйгән, дөньям караңгылыкка чумган чаклар иде: юлга чыгарга базмадым. Дөресен әйткәндә, ул авылга минем бер дә барганым булмады. Әтием аны: "Куе урманнар артында урнашкан, Кама елгасы күренеп кенә тора, язын ташып, болыннарны баса, кечкенә күлләргә эре балыклар кереп кала, ә урманнарында чикләвек бик күп",- дип тасвирлаганда әкияти авылны күз алдына китерә идем.
Дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел, диләр. Зур Кукмара авылында туып-үскән, Янсыбыда яшәүче кибетчебез Миләүшә Никитинага күңелемдә йөрткән уйларны ачып салуым да юктан гына булмаган. Язмыш дәфтәрләребезгә язылган, күрәсең, юлларыбызның кисешәчәге. Йә, Раббым, Миләүшә ханымның әтием авылы турында ишеткәне бар һәм тиздән улы белән шул якларга сәфәргә җыена икән. Гаҗәпләнерлек хәл бит бу!
Соңыннан үзе сөйләвенчә, юл уңаеннан әлеге авылга кереп, безнең ата-бабалар нигезенең кайда булуын сорашкан. Үткәннәрне хәтерләүче өлкән буын кешеләре юк диярлек бит хәзер, шулай да Миләүшә ханым хәтта безгә туган тиешле кешене таба алган. Гозеремне үтәгәне өчен үзенә дә, улына да ихтирамым бик зур. Саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим аларга.
Һәм менә алдымда бер чиләк туфрак. Гап-гади үзе, безнең бакчадагы балчыктан күпкә катырак та әле. Шуны учларымда уып, серен белергә теләдем: нидә икән аның сихри тарту көче, мин әйтәм. Әмма берни аңлый алмадым. Ә әбием белән әтием төшемә керделәр: өйгә кайтканнар, имеш. Йөзләре нурлы, шатланганнардыр инде. Әйтергә кирәк, кырык елга якын элек гүр иясе булган әбием төшкә бик сирәк керә: тормышыбызда аеруча мөһим хәлләр булганда гына. Ә монысы, күрәсең, бик мөһим.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
фото: http://surfingbird.ru/surf/podborka-foto-derevnya--j5lgd9371
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев