Соңгы очрашу (хикәя)
Авыл өенең дермантин белән тышланган авыр ишеген ачып, Зәйнәп кыяр-кыймас кына эчкә үтте. Аның керүенә игътибар итүче булмады, ахры: алгы бүлмәдә беркем дә күренмәде. Биредәге сәер тынлык хатынның күңеленә шул арада шом салып өлгерде. Стенадагы зур сәгатьнең берни булмагандай текелдәве дә тынычландырмады аны. Шулай берара ишек катында таптанып торганнан соң:...
Авыл өенең дермантин белән тышланган авыр ишеген ачып, Зәйнәп кыяр-кыймас кына эчкә үтте. Аның керүенә игътибар итүче булмады, ахры: алгы бүлмәдә беркем дә күренмәде. Биредәге сәер тынлык хатынның күңеленә шул арада шом салып өлгерде. Стенадагы зур сәгатьнең берни булмагандай текелдәве дә тынычландырмады аны.
Шулай берара ишек катында таптанып торганнан соң:
-Хуҗалар өйдәме? - дип эндәште.
Аның тавышына яндагы аш бүлмәсеннән урта яшьләрдәге йончыган кыяфәтле ир чыкты.
-Ә-ә, Зәйнәп, син икәнсең, - диде ул, ярымпышылдап. - Утыр, әйдә!
-Фагыйләнең хәлен белергә килгән идем. Ничек соң саулыгы?
-Саулыгы, дип... Әллә ни үзгәреш юк инде. Йоклап киткән җиреннән әле уянды бичара...
Зәйнәп, сак кына басып, түр бүлмәгә узды. Хаста хатын стена буендагы ап- ак урын өстендә ята иде. Авылдашын күрүгә, аның батып калган моңсу, зур кара күзләренә җылы нур йөгерде. Каян көч тапкан диген, өстендәге калын юрганын ачып ташлады да, җәһәт кенә торып утырды. Бөрчекле бизәк төшкән кыска эчке күлмәген төзәткәләгәндәй булды. Аның шушы ярымшәрә кыяфәтенә күз төшерүгә, Зәйнәп имәнеп китте: әле күптән түгел генә җиргә нык басып, эре-эре адымнар белән атлап йөргән таза, килешле гәүдәле хатын бөтенләй юкарып, кечерәеп калган иде. Сулган, ябык йөзенә һәм тәненә коелган сарылыктан күзләр чагылырлык. Иртәнге кыраудан куырылып килгән чәчәк диярсең.
Зәйнәп, каушавын һәм бер мизгел эчендә җанын камап алган авыр кичерешләрне җиңәргә тырышып, авыру янына килде. Мөселманча ике куллап күрештеләр. Моңарчы бер дә алай итеп исәнлек белешкәннәре юк иде. Шуңа, ахры, икесенең дә күңелләре тулып китте. Тамак төпләренә утырган төер үткәнен көтеп, берара эндәшми тордылар. Зәйнәпнең гаҗәпләнгән, кызганулы карашын Фагыйлә сизде, әлбәттә. Хатынның урындык алып янына утыруын көтте дә, үзен гаепле тойгандай, хәлсез тавыш белән сүз башлады...
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев