Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Сельхозтехника”ның элеккеге җитәкчесе Мәлик Миргалиевны халык хөрмәт белән телгә ала

    Кукмараның "Сельхозтехника" предриятиесе эшчәнлеген ун еллап элек туктатса да, даны сүнми яши әле. Заманында өч йөздән артык эшче-хезмәткәрне берләштергән, күмәк хуҗалыкларның барлык техникасын төзекләндереп-ремонтлап торган оешма район тарихында, чыннан да, зур эз калдырган. Аны ике дистә елдан артык җитәкләгән Мәлик Миргалиевны да халык хөрмәт белән, зурлап телгә ала. Моннан меңнәрчә...

    Кукмараның "Сельхозтехника" предриятиесе эшчәнлеген ун еллап элек туктатса да, даны сүнми яши әле. Заманында өч йөздән артык эшче-хезмәткәрне берләштергән, күмәк хуҗалыкларның барлык техникасын төзекләндереп-ремонтлап торган оешма район тарихында, чыннан да, зур эз калдырган. Аны ике дистә елдан артык җитәкләгән Мәлик Миргалиевны да халык хөрмәт белән, зурлап телгә ала.

    Моннан меңнәрчә чакрым ераклыкта, Омск өлкәсенең Азово авылында туып-үскән бу татар ир-егете гомерен шушы төбәк белән бәйләрмен дип уена да китермәгәндер. Язмыш кайларда гына йөртми шул адәм баласын! Тормыш юлында кискен борылыш ясавына Флида апасы сәбәпче була. Аны, югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечне, юллама белән Кукмара сөт-май комбинатына эшкә җибәрәләр(ул биредә озак еллар баш инженер булып эшли). Флида ханым артыннан Миргалиевларның бөтен гаиләсе күченеп килә.

    Үткән гасырның алтмышынчы еллары бу. Югары белемле белгечләргә ихтыяҗ зур чаклар. Авыл хуҗалыгы институты дипломына ия булган Мәлик Миргалиевны да Кукмара "Сельхозтехника" оешмасына "биш куллап" алалар. Бер ел да үтми, сәләтле, эшлекле егет Балтач районының шушындый ук оешмасына баш инженер итеп билгеләнә, аннан кабат Кукмарага, инде "Сельхозтехника" җитәкчесе урынбасары булып кайта. Берничә ел буе баш инженер вазыйфасын да башкара. 1979 елдан җитәкчелек эшен инде үзенә ышанып тапшыралар. Киң колачлы эшләр башкарыла ул чорда. Комбайннарны ремонтлау депосы, гаражлар, авыл хуҗалыгы техникасын юу цехы, газ белән эшләүче котельный һәм башка объектлар төзелә, ремонт эшләре өчен заманча мөмкинлекләр булдырыла. Игелекле җитәкче биредә хезмәт куючыларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту турында да кайгырта: алар өчен урам-урам йортлар салалар, берничә урамга газ үткәрәләр."Сельхозтехника" территориясендә профилакторий, сауна, ашханә, клуб, теплица, спорт мәйданчыгы булдырыла. Кайбер түрәләр кебек мактанып сөйли белми шул Мәлик әфәнде. Әңгәмәбез барышында тыйнак, эчкерсез елмаеп, сорауларыма да җавапларны кыска итеп бирде. Коллективка, шоферы Зиннурга рәхмәтле булуын белдерде. Бераз кыенсына да кебек тоелды ул миңа. Гадилектә шул бөеклек!

    Әйе, эшчеләрен кызыксындыра алган, хезмәтенә барлык күңеле белән бирелгән җитәкче генә уңышларга ирешә ала. Ел әйләнә кызу эш бара монда: күмәк хуҗалыклардан китерелгән трактор-комбайннар, аерым агрегатлар юып-яңартылып, яңадан сафка баса. Ә бит запчастьларның дефицит чагы. Аларны юнәтү өчен заводларга барып, кирәкле кешеләрне күреп-сөйләшеп, җайлап-майлап дигәндәй кайтарталар. Язгы кыр эшләре, урак вакытында өзеклекләр булмасын, чыгымлаган техника тиз арада төзек хәлгә килсен өчен ял-йокы турында онытырга туры килә. Тормыш иптәше Илгизәр ханым бу турыда бер җөмлә белән генә әйтеп бирде. Юк, ачуланып түгел, иренә яратулы, җылы карашын төбәгән көе:

    -Иртәнге сәгать дүрттә өйдән чыгып китә, төнге унберләрдә генә кайтып керә иде.

    Фидакарь хезмәте өчен Мәлик Миргалиев Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы", "Россия Федерациясенең атказанган инженеры" дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 1995 елда республикабызның беренче чакырылыш Дәүләт Советына биш елга депутат булып сайлана ул. Программасында иң беренче итеп халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүне бурыч итеп куя. Һәм сүзен үтәү өчен мөмкин булганның барысын эшләргә тырыша. Сез төзеп биргән өйләрдә яшәп ятабыз дип, әле дә килеп рәхмәт әйтүчеләр бар икән.

    -Гаиләбездә дә аңлашып яшәдек, шөкер, бер-беребезгә авыр сүз әйткәнебез булмады. Уңдым мин Илгизәрдән. Балтачта эшләгәндә танышкан идек. Зыялы гаиләдән ул, әтисе колхоз рәисе булган, -дип дәвам итә Мәлик әфәнде, тормыш иптәшенең күзләренә багып.

    -Иң якын кешесе мин аның хәзер,- дип иренең сүзләрен куәтли Илгизәр ханым.- Барча туганнары вафат. Барысы да укымышлы затлар иде.

    Ике бала үстереп, аларга яхшы тәрбия биргәннәр Миргалиевлар.Уллары Сәет, төзелеш институтын тәмамлап, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Кызлары Диләрә күппрофильле лицейда инглиз теле укыта. Биш оныкның берсе инде югары уку йортын Кызыл дипломга тәмамлап өлгергән.

    Җитмеш биш яшен тутырса да, Мәлик әфәнде авыру-чирләргә бирешмәскә тырыша.

    -Заманында хоккей, футбол белән мавыктым, көчем бар әле. Әтием Сәетнең каны ага тамырларымда: ул 1914 елгы Герман сугышында әсирлеккә эләгеп, шуннан кача алган һәм Башкортостанга кадәр җәяүләп, аннан инде ат белән кайтып җиткән кеше. Улыма аның исемен куштык. Исән-сау булуым белән хатыныма да бурычлы: даруларны әйбәт белә, кырык ел аптекада эшләде. Табибәм ул минем, -ди, бераз шаяртып. Юмор хисен югалтмагач, димәк, бәхетле.

    Яшь буынга теләгем шул: безнең эшләрне дәвам итсеннәр, авыл хуҗалыгы югарырак үсеш алсын.

    Гөлҗофар Миннеханова. Лилия Нургалиева фотосы

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: