Салкын Чишмә авылының суы салкын булса да, анда яшәүчеләрнең күңелләре җылы
Районыбыздагы кечкенә авылларны барлавыбызны дәвам итәбез. Бу юлы Урта Комар авыл җирлегенә керүче, тау башындагы урман эченә сыенып утырган Салкын Чишмә авылында булып кайттык.
Киләчәккә өмет бар
Өлкәннәр сүзенә караганда, авыл исеменең килеп чыгышы белән бәйле бер гыйбарә яши. Моннан бик күп еллар элек бирегә Былай дигән авылдан бәхет эзләп чыгып киткән өч бертуган килә. Алар урман эчендә тешләрне сындырырлык салкын, мул сулы чишмәгә тап булалар һәм, авылга әлеге исемне биреп, шунда төпләнеп калалар. Әмма егетләрнең әти-әнисе газиз улларының чит җиргә китеп урнашуларын бер дә яратмый һәм: "Авылыгыз үсмәсен, 30 хуҗалыктан артмасын иде!" - дип каргыйлар. Әллә чыннан да каргыш булгандыр, авылдагы йортлар саны һич кенә дә ишәеп китә алмый. Тормышлары бераз яхшырып, яңа йортлар төзеп яши башлагач та, янгын чыгып, күп кенә хуҗалыклар кара күмергә әйләнә...
76 кеше яшәүче авылда бүгенге көндә удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз бик матур гомер кичерәләр. 4 укучы җәяүләп ике чакрым ераклыктагы Урта Комар мәктәбенә йөреп укый, 5 егет-кыз төрле уку йортларында белем ала, бер егетләре армия сафларында хезмәт итә. Өлкәннәр - унлап. Соңгы елларда өч яшь гаиләнең авылда төпләнеп калуы исә киләчәккә өмет булуына ишарәли.
-Мин тумышым белән Иске Юмья авылыннан. Бирегә килен булып төшкәнемә дә шактый еллар узды инде. Ул һәм кызы үстереп, башлы-күзле иттек. Тәрбиягә алынган кызым да Можга шәһәрендәге медицина көллиятендә белем ала, - ди 20 елга якын клуб мөдире булып эшләүче Роза ханым Матвеева. - Салкын Чишмәнең табигате бик матур: җәй көннәрендә тирә-юне яшеллеккә күмелә, кичке якта кошлар сайравы тынмый. Урман якын булгач, җиләк-гөмбәләрне дә бик күп җыябыз. Мин үзем мәдәният-сәнгатьне яратканлыктан, Урта Комар клубында сәнгать җитәкчесе дә булып эшлим, балалар бакчасында җыр-бию түгәрәге алып барам. "Зәңгәри" фольклор ансамбле белән барлык төр чараларда, конкурс-бәйгеләрдә актив катнашабыз.
Салкын Чишмәдәге күмер ягып җылытыла торган мәдәният учагы инде бик искергән. Әмма шулай да анда Өлкәннәр көне, 8 Март, Яңа ел бәйрәмнәре зурлап үткәрелә икән. Шулай ук атна ахырында туган йортларына кайткан яшьләр өчен дә клуб мөдире ниндидер чара оештырырга тырыша.
"Әби белән бергә уйныйбыз"
Авылдагы иң өлкән кешеләрнең берсе булган Екатерина Яковлеваның картайдым дип зарланып утырырга бер генә дә вакыты юк. Өч яшьлек оныгы Артем белән бергә качышлы да, әбәкле дә уйный, хәтта озынлыкка да сикерә икән.
-Иртәдән кичкә кадәр икебез мәш киләбез. Буыннарны тиз яза бу бала, - ди 86 яшьлек әбекәй.
Гомер буе күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган Екатерина Алексеевна мал тулы фермаларның да гөрләп торган вакытларын яхшы хәтерли.
-Фермада бозаулар, атлар бик күп иде. Авылдашларның бер-бер артлы тезелешеп фермага эшкә киткәннәре бүгенгедәй күз алдымда. Ул вакытларда кул хезмәте бит: суны чишмәдән ташыйсы, терлекләрнең астын чистартасы, көтүгә алып чыгасы. Әмма шулай да беркем зарланмый, ачлы-туклы яшәсә дә, тырыша, булганына шөкер итеп яши иде. Торакларыннан малларны алып китеп, фермалар җимерелә башлагач, күңелгә шулкадәр авыр булды, - ди ул. - Авылда 25 елдан артык кишер һәм азык чөгендере үстердек. Җәй көне өч тапкыр барыбыз бергә басуга чыгып, чүпләрен утый, сирәкли, рәт араларын йомшарта, тиешенчә карап үстерә, ә көзен җыеп колхозга тапшыра идек. Гаиләдә кем бар: олысы-кечесе кырда булды. Хәзер тормышлар бик яхшы, пенсияне вакытында алабыз, өйләр җылы, тамаклар тук. Безнең баштан кичкәннәрне башкаларга күрергә язмасын.
Екатерина апа биш балага гомер биргән. 11 оныгы, 5 оныкчыгы бар аның. Хәзерге вакытта яраткан әни һәм әби булып, улы Вадим, килене Татьяна гаиләсендә тыныч картлык кичерә. Йортлары төзек, нык, барлык уңай шартлар да тудырылган. Хуҗалыкта дистәдән артык умарта тоту, 6-7 баш үгезбозау, сыер асрау да гаиләнең тырыш булуына ишарәли.
Умартачылар нәселе
Өлкәннәрдән урман буенда зур гына умартачылык булу, әлеге хезмәтне Фроловлар нәселенең буыннан-буынга тапшырып алып баруы хакында да белдек. Яков, Алексей Фроловлар инде күптән гүр иясе булганнар. Иң соңгы булып умартачылыкта эшләгән нәсел дәвамчысы Николай әфәнде чирләп киткәнлектән, истәлекләрне аның кызлары Тамара һәм Татьяна ханымнар белән барладык.
-Бабайның әтисе үз хуҗалыгында умарта тоткан. Колхоз оешкач, ул мөлкәте белән бергә хуҗалыкка кергән, умарталарының санын 200гә кадәр җиткергән. Аның эшен бабабыз һәм әти дәвам итә. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр без урмандагы кортлыктан кайтып керми идек, - ди Татьяна апа. - Кортлар еш кына, күчләре белән ояларыннан очып чыгып, чыршы агачын саралар иде. Бабай белән бергә агачка озын баскыч терәтеп, чыршы инәләренә чәнчелә-чәнчелә кортларны тубалга җыюыбыз бүгенгедәй хәтердә. "Дуслар рәхәтләнеп уйнап йөриләр, мин генә кортларга тешләтә-тешләтә кортлыкта синең янда ятам", - дип бабайга бик еш зарлансам да, иң күңелле вакытлар булган ул. Бал аерганда туйганчы кәрәзле бал ашауларны бик сагынам. Хәзер өстәл тулы ризык, әмма ул вакыттагы балның тәме һаман да тел очымда тора. Әтиебез лаеклы ялга чыкканнан соң, кортлыкта бик күп кешеләр алышынды, соңга таба умарталык бөтенләй бетерелде.
Әтисенә каршы йортта гына яшәүче Тамара ханым гаиләсе дә умарталар тота.
-Кортларны бик яратабыз. Алар да үз иткәнне аңлыйлар булса кирәк, беребезне дә чагып тилмертмиләр, - ди ул. - Быел җәй коры һәм эссе килгәнгәдерме, бал булмады. Аларга да бал тупларга табигать уңайлыклары кирәк шул.
Юл да булса...
Салкын Чишмәдә йортларның барысы да зәңгәр ягулыкка тоташтырылган, өйләргә су кергән, телефон, Интернет челтәре, кәрәзле телефон өчен элемтә - һәммәсе дә бар.
-Тормышыбыздан зарланмыйбыз, барысы да яхшы. Кечкенә һәм иске генә булса да, клуб та бар. Кибет булмаганлыктан, атнага бер тапкыр район үзәгеннән "Автолавка" машинасы азык-төлек алып килә. Икмәк-булкаларны исә юл яхшы булганда атнасына өч көн дә китерәләр, - ди авыл халкы. -Республика программасы буенча урам юлына быел вак таш җәелде. Җирлек башлыгы безне бер дә чит итми. Күп еллар халыкка хезмәт иткән коебызны да кечкенә генә "йорт" эченә кертте, салкын сулы чишмәбез дә төзекләндерелде. Үзара салым акчалары хисабына су башнясы буялды, койма белән әйләндереп алынды. Безнең иң зур борчуыбыз Салкын Чишмә һәм Урта Комар авыллары арасында юл булмау белән бәйле. Яңгырлы көннәрдә басу юлыннан транспорт белән йөрү бөтенләй мөмкин түгел.
Урта Комар авыл җирлеге башлыгы Юрий ИСЫНБАЕВ:
-Агымдагы елның август аенда җирлек халкы белән очрашу вакытында да әлеге проблема күтәрелде. Чарада катнашкан район башлыгы Сергей Димитриев: "Юлны төзекләндерүне 2018 елның планына кертәбез", - дип ышандырды.
Тарих битләре шаһит
Интернет челтәренә урнаштырылган тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, авылга XVIII гасырда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда халыкның дәүләт крестьяннары категориясенә кертелүе әйтелә. Алар башлыча җир эшкәртү, терлек асрау белән шөгыльләнгәннәр.
1920 елга кадәр авыл Казан губерниясенең Мамадыш өязе, Иске Юмья волостенә кергән. Аннары Мамадыш кантоны, Кукмара һәм Саба районнары составында йөртелгән. 1965 елдан исә Салкын Чишмә районыбызныкы булып санала.
1782 елда авылда 13 ир кеше яшәгән. 1859 елда халык саны - 110, 1938 елда - 208, 1949 елда - 149, 1970 елда - 163, 1989 елда - 94, 2002 елда - 79 кеше булган. Хәзерге вакытта нибары 17 йортта гына кичләрен ут кабына.
Мирзәхмәт ИДРИСОВ, Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара беренче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев