2 ноябрь 2016 яңалыклары
-
РДКда бәйрәм уңаеннан фольклор фестивале узачак
4 ноябрьдә район Мәдәният йортында "Республикам минем - туган йортым" дигән фольклор фестивале узачак. Анда районыбыздагы барлык фольклор ансамбльләрнең катнашуы көтелә. Башлана 19.00 сәгатьтә. фото: http://folkrussia.ru
-
"ТАИФ-НК" заводында янган яңа комплексның бәясе 1,6 миллиард долларга бәяләнә
Янгын чыккан цех тиздән файдалануга тапшырылып, авыр калдыкларны эшкәртүдә революция ясарга тиеш булган. (Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә "ТАИФ-НК" заводындагы янгын авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы цехында чыккан. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә расладылар. Комплексны файдалануга быелның дүртенче кварталында...
-
Ландыш Габдрахманова: «Соңгы яза башлаган шигырем үземә үлемтекләр әзерләвем турында»
"Ни хәлләрегез бар?" дигән сәхифә кысаларында шагыйрә Ландыш Габдрахманованың хәлләрен белештек. - "Идел" журналының октябрь саны минем шигырьләрем белән ачыла. Шуңа сөенеп утырган мизгелләрем... Шагыйрь, прозаик, драматург, публицист, М.Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил абый Зәйдулланың иҗатым турындагы фикере дә монда урын алган. Бу минем өчен зур...
-
Ярминкәдә ЮХИДИгә эш бар
(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Шөкер, Кукмарада атна саен диярлек ярминкәләр үткәрелә. Мин дә аннан кирәкле әйберләремне сатып алырга тырышам. Шуңа игътибар иттем: халык ит, бәрәңге, кәбестә, сөт ризыкларын яратып ала. Бер яхшының бер начары булган кебек, бу очракта да оештырып бетерәсе мәсьәлә бар: ярминкә вакытында бу тирәдә транспорт чаралары...
-
Хәмдүнә Тимергалиева: «Рөстәм үлгәч мин ятим калдым, «Галигә барам әле» җырын да хәзер җырлый алмыйм»
Зәңгәр экраннар аша Рөстәмнең язмаларын караганда: "Их, әле рәхәтләнеп сәхнәдән үзенең гармун моңнарын яңгыратып яшисе иде дә бит", дип уйлап куясың. Һич көтмәгәндә арабыздан китеп барган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев сокландыргыч талант иясе иде. Әгәр исән булса, октябрь аенда үзенең 55 яшьлеген билгеләп үтәр иде ул. Озак...
-
Кукмарада Әниләр көненә багышланган шигырь һәм җыр конкурсы узачак
(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Район Мәдәният йорты 14 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Әниләр көненә багышланган шигырь һәм җыр конкурсы уздыра, дип яза "Наш Кукмор" төркеме. Бәйге 4 яшь категориясендә үтәчәк: -3 яшьтән 7 яшькә кадәр; -8 яшьтән 15 яшькә кадәр -16 яшьтән 30 яшькә кадәр -30 яшьтән өлкәнрәкләр. Җырлар,...
-
Кырыгалдарлар кармагы: “ир кайтару” ун мең сум!
Чегәннәр килгән! Балачактан хәтергә сеңеп калган бу сүздән шулкадәр куркып калган мин. Әле хәзер дә юлыма чегән халкы очраса, урамның икенче ягына чыгарга тырышам. Авылга чегәннәр килгән көнне урамга чыгу юк, капка-ишекләр дә бикләнә. Мин әле үсеп буйга җиткәнче үземне чегәннәр урлап китүдән куркып яшәдем. Хәтта олы кешеләр дә чегәннәр...
-
Ядегәр мәктәбе укучылары Кукмарага экскурсиягә килде (фото)
(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Башлангыч сыйныф укучыларының көзге каникуллары күңелле һәм файдалы үтә. Алар шушы көннәрдә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда булдылар, киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән дә таныштылар.
-
Салкын Чишмә авылының суы салкын булса да, анда яшәүчеләрнең күңелләре җылы
Районыбыздагы кечкенә авылларны барлавыбызны дәвам итәбез. Бу юлы Урта Комар авыл җирлегенә керүче, тау башындагы урман эченә сыенып утырган Салкын Чишмә авылында булып кайттык.
-
Зур Кукмарадагы тукталышка павильон кирәк
(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Зур Кукмара авылы үзәгендәге тукталышта халык автобусны ачык һавада көтәргә мәҗбүр. Җил-яңгырдан, кар-бураннан ышыкланыр өчен бернинди корылма юк. Бу мәсьәләне хәл итәрләр дип ышанабыз. Авыл кешесе
-
Майонез яратасыңмы?
(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Соңгы вакытта файдалы дип, майлылыгы аз булган майонезларны мактыйлар. Кайсы файдалырак соң? Майлысымы, майсызымы? Иң беренче эш итеп, майонезның, гомумән, файдалы ризык түгел икәнен әйтеп үтик. Әгәр инде аннан башка тора алмыйсыз икән, майлылыгы кимендә 70-80 процент булганына өстенлек бирегез. Җиңелендә үсемлек маен суга алыштыралар,...
-
Байлангар, Сазтамакта зират чистарту өмәләре була
(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). 5, 6 ноябрьдә, 8.00 сәгатьтә Байлангар һәм Сазтамак авылларында зират чистарту өмәләре була. Якташларны, авыл халкын өмәләргә көтеп калабыз. Байлангар авыл жирлеге
-
Иртәгә якташыбыз Әхмәт Юнысны искә алу кичәсе була
(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). 3 ноябрьдә Әсән-Елга мәдәният йортында Әхмәт Юнысның 100 еллыгына багышлап кичә үткәрелә. Башлана сәгать 10.00да. Һәр төбәкнең замандашлары һәм үзеннән соңгы буыннар күңелендә горурлык хисләре тудырырлык шәхесләре була. Кукмара төбәге дә мондый затлы исемнәргә бай. Әдәбият җәһәтеннән караганда, мондый исемлекне Таип Яхин башлап җибәрде кебек....
-
Район газетасы редакциясе “Әниләрне сөендерик” дигән акция игълан итә
(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). 27 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Әниләр көне - күңелгә иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Ул газиз әниләрен мәңгелеккә югалтканнарда сагыш-моң уятса, иң сөекле кешеләренең исәнлегенә шөкер итеп яшәүчеләргә әниләрен тагын бер тапкыр сөендерү өчен менә дигән форсат та. Бәйрәмгә бүгеннән үк бүләкләр әзерли башлыйк. "Хезмәт даны" газетасына...