Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сагынабыз сезне, мөгаллимнәр

    Авыл уртасында урнашкан зират яныннан узганда күңелемне сагыш биләп ала. Мин эшләгән чорда гына да күпме мөгаллимнәр вакытыннан алда бакыйлыкка күчкәннәр. Моңсу уйларымнан арынып, һәрберсен үзләренә генә хас булган сыйфатлары белән күз алдыма китерәм. Әнә, мәктәп өчен җанып-көеп йөрүче, оста оештыручы, коллективны җыеп бер учта тотучы, мәктәпне чәчәкләргә күмүче, укытучыларның...

    Авыл уртасында урнашкан зират яныннан узганда күңелемне сагыш биләп ала. Мин эшләгән чорда гына да күпме мөгаллимнәр вакытыннан алда бакыйлыкка күчкәннәр. Моңсу уйларымнан арынып, һәрберсен үзләренә генә хас булган сыйфатлары белән күз алдыма китерәм.

    Әнә, мәктәп өчен җанып-көеп йөрүче, оста оештыручы, коллективны җыеп бер учта тотучы, мәктәпне чәчәкләргә күмүче, укытучыларның сәләтен алдан күреп үстерүче, үзе режиссер, үзе артист та булган, укытучыларга бик таләпчән булса да, кирәк чакта яклый белүче директорыбыз Закирҗан абый Сабитов. Аның белән иңгә-иң куеп эшләгән ачык йөзле, чибәрлеге белән һәркемне үзе гашыйк итәрлек киң күңелле, кешелекле, химия фәнен биш бармагыдай белүче, авыр ситуацияләрне дә бик җиңел генә хәл итүче, һәр укытучыны яратып, үз итеп, елмаеп сөйләшүче, бик оста тальянда уйнаучы, юморга бай, киң күңелле, зыялы укытучы-директорның укыту эшләре буенча урынбасары Азат Шәмси улы. Сәрдек халкын үзенең мул кәбестәләре белән сөендерүче, Яңа ел бәйрәмнәренә сценарийлар язучы, йомшак күңелле шәхес-директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Мөхәррәм Габдрахман улы. Озак еллар өчесе бер сүздә булып, 60 кешедән торган укытучылар коллективын дус, тату, күңелле итеп яшәттеләр алар. "Гомернең кайсы гына мизгеленә керсәң дә, матурлык эзлә", диләр бит. Балачакның матурлыгы -шаяруда, яшьлекнең матурлыгы - хисләр давылында, олыгаюның матурлыгы - тәҗрибәдә, картлыкның матурлыгы акылда икән. Тәҗрибәле, акыллы җитәкчеләр булганнар алар.

    Реклама

    Хәтер йомгакларымны сүтүне дәвам итәм. Авылда беренчеләрдән булып машина алган, "Юлда йөргәндә син каршыңа килүче һәр шоферны яңа рульгә утырган дип уйла", дип акыллы киңәш бирүче, (аның бу киңәшен һәр шофер белә) төгәл, гадел, үз фәнен яратучы, физика укытучысы Рәшит абый Мостафин, аның тормыш иптәше, укучыларда туган телгә мәхәббәт уятучы татар теле укытучысы Асыл апа. Заманында мәктәп директоры булып эшләгән, бик көчле математик, белемле Билал абый Хөсәенов; укучыларга бик таләпчән, төгәл, көчле математика укытучысы Талия апа Закирова; мәктәпнең "аяклы энциклопедиясе", нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә җавап табучы, гадел, туры сүзле, укучыларны дәресләрендә "сихерләп", әллә кайларга алып баручы, тарих дәресләрен бер тында уздырып җибәрүче тарих укытучысы Гамилә апа Каюмова; география дәресләрендә төрле илләргә сәяхәт иттерүче, укучыларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләүче география укытучы Гатифә апа Фазлыева, һәр баланы зур сабырлык белән укырга-язарга өйрәткән башлангыч сыйныф укытучылары Тәскирә апа, Ләйлә апа, Мәгъфүрә апалар. Имән баганасыдай төз гәүдәле, туры сүзле, төгәл, кешеләргә игътибарлы, хөрмәтле, үз фәнен яратып укытучы химия укытучысы Вәкил абый Галимуллин; бик яшьли бакыйлыкка күчкән йомшак сүзле, тыйнак, бик пөхтә, кешелекле, белемле, чибәр татар теле укытучысы Рәмзия Мисбах кызы; авылдагы һәр малайны һөнәргә өйрәткән, "алтын куллы", юмор остасы Гаян абый Әхмәтшин; хыялый, бик белемле, тыйнак, зыялы, оста рәссам, физика укытучысы Җәүдәт Хөсәенов; мәктәбебезнең шәфкать туташы, бик ягымлы, йомшак сүзле, тыйнак, киң күңелле Флера апа; укучыларга гарәп теле өйрәткән, дини белемле, акыллы Хәлил абый Сафиуллин; елмаеп-шаярып сөйләшүе белән үзенә тартып торучы хуҗалык эшләре мөдире Мөслимә апа; балаларда спортка мәхәббәт уяткан, үз эшләренең фанаты Фирдүс абый Төхфәтуллин, Ләбиб абый Шакировлар: интернат җитәкчесе, башка авылдан килгән укучыларның "икенче әнисе" Хәбибә апа... (әгәр дә кемнәрнеңдер исемнәре онытылып калса, гафу итәрсез). Күпме мөгаллим, мөгаллимәләр бакыйлыкка күчкән?! Уйласаң, уелыплар китәрлек бит. Шушы мөгаллимнәрнең асыл сыйфатларын яшь буын укытучыларга үрнәк итеп куяр идем мин. Ә олы җанлы шәхес, кешелекле мөгаллим-мөгаллимә булу өчен балаларны, кешеләрне, тормышны бөтен күзәнәгең белән ярату кирәктер, минемчә. Ә бу мөгаллимәләр шушы сыйфатларга ия иде.

    Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА, Зур Сәрдек авылы

    фото: http://masterotvetov.com/tags/%E2%F1%E5%E3%E4%E0/page/11/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: