7 октябрь 2014 яңалыклары
-
Сагынабыз сезне, мөгаллимнәр
Авыл уртасында урнашкан зират яныннан узганда күңелемне сагыш биләп ала. Мин эшләгән чорда гына да күпме мөгаллимнәр вакытыннан алда бакыйлыкка күчкәннәр. Моңсу уйларымнан арынып, һәрберсен үзләренә генә хас булган сыйфатлары белән күз алдыма китерәм. Әнә, мәктәп өчен җанып-көеп йөрүче, оста оештыручы, коллективны җыеп бер учта тотучы, мәктәпне чәчәкләргә күмүче, укытучыларның...
-
Кукмараның суд хезмәткәрләре республикакүләм иҗади сәнгать конкурсында беренчелекне алды (+фото)
Районыбызның халык һәм җәмәгать судларында эшләүче хезмәткәрләр Биектауда узган "Фемида - в содружестве муз" республика конкурсының "Төньяк зона" турында катнашып кайттылар. Бәйгенең әлеге турында Балтач, Питрәч, Теләче, Саба, Әтнә, Арча, Кукмара, Биектау районнарының суд хезмәткәрләре чыгыш ясады. Кукмаралылар "Бию", "Вокаль ансамбль", "Вокал-соло", "Оригиналь жанр" номинацияләрендә призлы урыннарга ия булдылар. Биюче...
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев катнашында киңәшмә узды
Район җитәкчесе Сергей Димитриев катнашында үткәрелгән киңәшмәдә районда салым түләүләрнең үтәлеше, хезмәт хаклары түләү буенча хокук бозуларны кисәтү турында сүз барды. -Районда социаль мәсьәләләрне хәл итү, инфраструктураны яхшырту һәм үстерү өчен салым базасының нык булуы кирәк, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе һәм һәрбер служба җитәкчесе алдына әлеге юнәлештәге эшкә...
-
Нормабашта җиләк-җимеш бакчасы утырту һәм зират чистарту өмәләре үткәреләчәк
Нормабаш авылында 11 октябрьдә җиләк-җимеш бакчасы утырту, 12 октябрьдә зират чистарту өмәләре үткәрелә. Башлана 9 сәгатьтә. Авылдашларны һәм якташларны өмәләргә чакырабыз.
-
Кукмарада көзге ярминкә узды
Кукмара поселогында чираттагы көзге ярминкә үткәрелде. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән продукцияләрне тәкъдим иттеләр. Аеруча бәрәңге, күбестә-суганга сорау зур булды. фото: http://scenkiok.ru/
-
Наркоманиягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде
Көн тәртибе буенча анда гомумбелем учреҗдениеләрендә укучыларга профилактик медицина күзәтүе үткәрү, наркомания белән авыручыларны дәвалау, комплекслы тернәкләндерү, наркотик матдәләр кулланучыларны транспорт белән идарә итүдән тыю буенча күрелгән чаралар, вакытлы матбугат чараларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануны кисәтү буенча җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру мәсьәләләре каралды. Әлеге сораулар буенча табиб-нарколог Рөстәм Сабирҗанов,...
-
Зур Кукмара мәктәбенең чаңгы трассасында Андрей Чернов истәлегенә җиңел атлетика ярышлары үткәреләчәк
11 октябрьдә Зур Кукмара урта мәктәбенең чаңгы трассасында Андрей Чернов истәлегенә багышланган җиңел атлетика ярышлары узачак. 2003 елгы, алардан кечерәк малайлар һәм кызлар, 2001-2002 елгы кызлар - берәр, 1999-2000 елгы, 2001-2002 елгы малайлар, 1999-2000 елгы, 1997-98 елгы, 1996 елгы һәм өлкәнрәк кызлар, ветераннар (50 яшьтән өлкән ир-атлар һәм хатын-кызлар) -...
-
2015 елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу бара
"Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы редакциясе дә үзенең 8 мең укучысы белән ике арадагы элемтәләр өзелмәс дип ышанып кала. Бу подписка чорында да әбүнәчеләребезне күңелле чаралар - газета укучылар белән очрашулар, төрле конкурслар, сораштырулар үткәрү, атна саен газетага язылучылар арасында призлар уйнату, бәйрәм бүләкләре көтә. Подписка төгәлләнгәч, иң бәхетле әбүнәчеләребез...