Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Райондашыбыз Хәлил Зиннәтуллинга моннан 32 ел элек Ливиядә эшләргә туры килә

    Телевизордан Ливия турында сүз чыктымы, Кукмара бистәсендә яшәүче Хәлил Зиннәтуллинның йөрәге бер талпынып, күңеле бер кузгалып куя. Моннан 32 ел элек Мәгърибнең иң ерак ноктасы саналучы Ливиядә эшләргә туры килә бит аңа. Хәзер анда сугыш, ачлык-ялангачлык гадәти күренешкә әйләнсә дә, сиксәненче елларда тормыш бөтенләй башкача кайнаган... -Хәлил әфәнде, Африкада урнашкан...

    Телевизордан Ливия турында сүз чыктымы, Кукмара бистәсендә яшәүче Хәлил Зиннәтуллинның йөрәге бер талпынып, күңеле бер кузгалып куя. Моннан 32 ел элек Мәгърибнең иң ерак ноктасы саналучы Ливиядә эшләргә туры килә бит аңа. Хәзер анда сугыш, ачлык-ялангачлык гадәти күренешкә әйләнсә дә, сиксәненче елларда тормыш бөтенләй башкача кайнаган...

    -Хәлил әфәнде, Африкада урнашкан Ливиягә ни сәбәпле, кайчан барып чыктыгыз?

    -Мин 1981 елда "Казанпромстрой" трестының Кукмарадагы ПМК-90 оешмасында баш механик булып эшли идем. Трестка Ливиядә эшләргә командировкага эшчеләр туплануын ишеткәч, "Зарубежстрой"ның Ливиядәге "Строймонтаж" идарәсенә командировкага киттем. Советлар Союзы вакытында чит илгә теләсә ничек чыгып булмый иде. Тиешле документлар һәм чит ил паспортын алу, дәүләт (КГБ) тикшерүен узу өчен 40 данә фоторәсем генә әзерләргә кирәк булды. Ул заманда чит илгә чыгып эшләү бик күпләрнең хыялы иде. Ә кирәкле белгечлек буенча эшчеләрне бөтен союз буйлап җыйдылар. Гомумән, ул вакытларда зур акча эшләп алу мөмкинлегенең бер юлы шул иде.

    -Анда кем булып эшләдегез?

    -Бетончы-арматурчы, төягеч машинисты. Без анда Мисурата шәһәрендә танк училищесы, Сахара чүле уртасында хәрби аэродром, зенит-ракета комплекслары мәйданчыклары торгыздык. Хәзер әлеге корылмаларның агрессиягә каршы файдаланыла алмавы аяныч. Без анда үзебезнекеләр төзегән шәһәрчектә тордык. Ике бүлмәле фин йортлары кондиционер, суыткыч, электр плитәсе, санузел белән җиһазланган иде. Төзелеш өчен кирәкле материалларны әзерләү өчен цехлар, транспорт, механизация участоклары шәһәрчектә генә иде.

    -Сез Ливиядә данлыклы ил башлыгы Муаммар Каддафи заманында яшәгән кеше буларак, ул чор турында ниләр әйтә аласыз?

    -Мин Ливиядә ике ел ярым гына эшләдем. Шуңа күрә ул вакыттагы сәяси, иҗтимагый вәзгыятьне тулысынча тасвирлап бирә алмыйм. Әмма Каддафи вакытында илдә тынычлык һәм тәртип, җитәкчегә карата хөрмәт яшәде. Анда хәрби оборона көчләре безнең илнең өр-яңа танклары, самолетлары, автоматлары белән коралланган иде. Нократ Аланы заводы эшчеләренең патрон заводы корып биргәннәрен ишетеп белә идек.

    -32 ел элек Ливиядә яшәү шартлары ничегрәк иде?

    -Каддафи хакимияткә килгәч тә чит ил нефть компанияләренә шарт куйды: акциянең 51 проценты Ливиягә булачак. Шул акцияләргә тигән табыш армия, полиция, медицина, азык-төлеккә дотациягә һәм башка кирәк-яракларга тотылды. Шулай ук, бу хисапка Ливия гражданы булган кешеләргә туган көннән башлап банкта лицевой счет ачып, ярдәм түләргә дә җитте. Кыскасы, безнең илдә Брежневның "барысы да халык өчен" дип зур трибунадан әйткән сүзләрен Каддафи күп сөйләшмичә генә тормышка ашырды. Бәяләргә килгәндә, азык-төлек җитештерү ике ел эчендә күзгә күренеп үзгәрде. 1981 елда бәрәңгенең килограммы 1,5 динар торса, 1983 елда 15 килограммлы бер капчыгы 1,5 динарга төште. 1 килограмм цейлон чәе - 1 динар, бер капчык шикәр комы 2,5 динар торды. Шулай ук, өй салучыларга, гаилә коручыларга, җир эшкәртергә техника сатып алучыларга күптөрле кайтарылмый торган кредитлар бирелде. Мин барында Ливиянең халкы 3 миллион чамасы иде, аларга чит илдән килеп эшләүче 800 мең кеше төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтте. Акчалар Каддафиның шәхси счетында да булган дисәләр дә, минемчә, ул илнең байлыгыннан халкына да өлеш чыгара белде, халкы өчен тырышты.

    -Гарәпләрнең тагын кайсы якларына сокландыгыз?

    Реклама

    -Күпхатынлылык, хатын-кызга булган хөрмәткә, ярдәмчел, сабыр һәм кырыс холыкларына, Коръәннең конституция китабы булуына... Хатын-кызлар анда йөзләрен каплап йөри. Ир-ат озатуыннан башка урамга да чыкмый. Йорт-җирләр биек койма белән уратып алынган. Чөнки ишегалдында хатын-кызлар ачыграк йөри. Бервакыт бер россияле йөк машинасы өстенә басып бу хатын-кызларны кызыксынып карарга булган. Моны йорт хуҗалары сизеп алган һәм машина номерын хәтерләп, полициягә хәбәр иткән. Шоферны исә тапканнан соң шундук ватанына кайтарып җибәрделәр. Закон буенча Ливия гражданины һәрвакыт хаклы. Чит ил кешесе белән ливияле арасында берәр хәл килеп чыкса - ливияле өстен чыга.

    -Сиксәненче елларда Ливиядә бүгенге сугышның төсмерләре бар идеме?

    -Ливиядә тыштан тыныч тоелса да, хәлнең катлаулылыгы турында җитәкчеләребез гел искә төшереп торды. Бу безгә дә сизелде, илгә кайткач кына тынычландык.

    -Сез Ливиягә киткәндә инде өйләнгән булгансыз, ахры?

    -Әйе, киткәндә кызым Зөһрәгә 4 яшь тулган иде. Интернет заманы булмагач, гаиләм белән хат аша аралашып тордык. Ике ел ярым эчендә ике генә тапкыр отпускка кайтканым булды. Рәхмәтем зур Гөлсинурга! Ул мине зур сабырлык белән көтте, кайткач та бер кыек сүз ишетмәдем. Андый вакытта гаиләне бозарга теләүчеләр дә була бит... Ливиядә гарәп теленә өйрәнгән идем. Аннары кызым гарәп телен өйрәнүгә алынды. Ул хәзер инглиз-гарәп теле буенча укытучы булып эшли.

    -Күп акча эшләп кайттыгызмы?

    -Ливиядә эшләп исән-имин кайту бөтен кешегә дә насыйп булмады. Эссе кабып, руль артында һәлакәткә очрап вафат булучылар, үз-үзенә кул салучылар да булды. Анда акча эшләү бер дә җиңел булмады диясе килә. Ә акча ничек керде - шулай чыгып та китте. Кайткач та ике катлы йорт җиткердем, "Уазик" машинасы сатып алдым.

    -Ливия дигәч күз алдыгызга иң элек нәрсә килә хәзер?

    -62 градуслы эсселек астында эшләвем, пальма агачлары... Миңа Ливиядә тагын шунысы ошады: анда кешегә динне сабый чактан өйрәтәләр. Бала күңеленә көчләмичә салалар.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Хәлил әфәнде!

    Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: