Район Пенсия фонды җитәкчесе Әлфинур Сабитова: “Халыкны, хезмәтемне яратып эшләдем, кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым”
- 2016 ел белән мин үзем дә хезмәт юлымны тәмамларга булдым. 48 еллык хезмәтемнең 28 елы социаль сферада үтте. Халыкны, хезмәтемне яратып эшләдем, кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым. Барлык кешегә дә ул теләгәнчә ярдәм итеп булмый, чөнки без закон кысаларында эш итүчеләр бит. Шулай да минем яннан рәнҗеп чыгып киткәннәр булмагандыр...
- 2016 ел белән мин үзем дә хезмәт юлымны тәмамларга булдым. 48 еллык хезмәтемнең 28 елы социаль сферада үтте. Халыкны, хезмәтемне яратып эшләдем, кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым. Барлык кешегә дә ул теләгәнчә ярдәм итеп булмый, чөнки без закон кысаларында эш итүчеләр бит. Шулай да минем яннан рәнҗеп чыгып киткәннәр булмагандыр дип уйлыйм. Бүгенге һәм булачак пенсионерларның барысына да исәнлек-саулык, тазалык-байлык, алган пенсияләренең бәрәкәте булып, балаларының, туганнарының җылы карашын тоеп, тыныч күңел белән яшәүләрен телим.
Мин пенсионерлар союзының район бүлеген дә җитәклим әле. Аның бүлмәсе Пенсия фонды бинасында урнашкан. Пенсионерлар белән бергә-бергә шушы иҗтимагый оешмада эшләрбез дип уйлыйм. Яңа ел һәрберебезгә иминлек алып килсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев