Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында хайваннарда котыру авыруының алты очрагы теркәлгән

    Агымдагы елда республикада хайваннар арасында котыру авыруы арту сәбәпле һәм аны кисәтү максатыннан Татарстан Республикасының дәүләт ветеринария баш инспекторы тарафыннан икеайлык игълан ителгән иде. Шуның кысаларында республикада 16 октябрьгә кадәр профилактик чаралар үткәрелде. Урамда халыкны өркетеп йөрүче бәйсез этләр, су буйларыннан, сарайлардан кош-корт урлаучы кыргый җәнлекләр турында ел дәвамында ишетеп...

    Реклама

    Агымдагы елда республикада хайваннар арасында котыру авыруы арту сәбәпле һәм аны кисәтү максатыннан Татарстан Республикасының дәүләт ветеринария баш инспекторы тарафыннан икеайлык игълан ителгән иде. Шуның кысаларында республикада 16 октябрьгә кадәр профилактик чаралар үткәрелде.

    Урамда халыкны өркетеп йөрүче бәйсез этләр, су буйларыннан, сарайлардан кош-корт урлаучы кыргый җәнлекләр турында ел дәвамында ишетеп торабыз. Бигрәк тә яз-көз айларында алардан зыян күрүчеләрнең саны арта. Әле алай гына да түгел, алардан йорт хайваннарына төрле чирләр дә иярергә мөмкин, иң аянычы - кешеләрнең сәламәтлегенә дә зыян килә.
    Район ветеринария берләшмәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда котыру авыруының алты очрагы - Аман Оштырма, Мәмәшир, Лельвиж, Пчеловод, Зур Кукмара авылларында һәм "Әсәнбаш" хуҗалыгында теркәлгән. Үткән ел мондый чир белән бәйле өч очрак билгеле булган.
    Хайваннар арасында котыру авыруының сезонлы булуы турында бер чыганактан укыган идем. Анда төлкеләр гыйнвар-февральдә парлашкан вакытта, көзге якта - балалары үсеп җиткәндә активлаша, шул чорда авыру да арта, ә җәй көне балаларын үстергәндә хәрәкәт чикле була, авырулар да кими, дип аңлатылган иде. Әмма кыргый җәнлекләр белән беррәттән төрле кимерүчеләр дә зарарлану чыганагы булып торалар.
    -Мал белән эш итүче һәркем бу авыруның хәтәр һәм мәкерле булуын истә тотарга тиеш, - ди "Россельхознадзор" идарәсенең өлкән инспекторы Рәшит Хәйруллин. - Авыру билгеләре беленә башлаганчы ун көн алдан хайван селәгәендә котыру авыруы вируслары булырга мөмкин. Тора-бара мондый малның үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизелә башлый: селәгәе ага, усаллана яки куркаклана, көзән җыера. Үзен дөрес тотмаган, кешедән курыкмаган хайван (шул ук төлке) очраса, аеруча сак булырга кирәк. Бу турыда балалар да белергә тиеш. Инде зыян күрә калсагыз, тиз арада табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Йорт хайваннарына үзвакытында котыру авыруына каршы прививка ясату - куркыныч чирдән саклануның иң нәтиҗәле чарасы, "Хайваннарны асрау кагыйдәләре" буенча хуҗа кеше аның өчен тулысынча җаваплы.
    -Район буенча котыру авыруына каршы вакцинация ясалып бетте. 38105 мөгезле эре терлек, 12593 кәҗә, сарык, 627 ат, 4067 эт, 5421 песигә прививка ясалды. Әмма төрле сәбәпләр белән прививка ясатудан баш тартучылар да бар. Кайбер кешеләр моның сәламәтлегебезне кайгыртып эшләнүен, хайваннар өчен зарарсыз булуын аңламый. Вакцинация ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан бушка ясала. Хәзерге вакытта исә хуҗасыз этләрне аулау, төлкеләрнең санын көйләү төп мәсьәлә булып тора, чөнки алар көзгә таба торак пунктларны үз итәләр, авылларга якын киләләр. Республика бюджетыннан бирелгән 98381 сум финанс ярдәмендә хуҗасыз 127 эт, 43 песи ауланды, 96 төлке тотылды. Бу эш әле дә дәвам итә, - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин.
    Котыру авыруы билгеләре булган хайван тешләгәндә яки тырнаганда кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә (телефоны: 2-76-04), үзәк дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма моны әйтүе генә җиңел, чөнки беркем дә бу вакыйгага алдан әзерләрләнеп тормый бит.
    -Котырган песи һөҗүменә дучар булырмын дип бер генә дә башыма китермәгән идем, уйламаганда-көтмәгәндә була икән бит ул. Су түгәргә дип, бакча артыма чыгып барышым иде. Бер чит-ят песи аягыма килеп ябышты, һич аерып алырлык түгел, шуннан соң, муеныннан эләктереп, селтәп атмакчы булган идем, кая ул?! Кулыма ябышты. Инде нишләргә дә белмичә, кулым белән бергә песине тимер су савытына бәрдем. Кулым шешеп чыкты. Ярый әле табиблар вакытында ярдәм күрсәттеләр. Кулымдагы җәрәхәтне дәвалап та, котыру авыруына каршы да уколлар ясадылар. Аларга бик рәхмәтлемен, - дип сөйләде котырган песидән зыян күргән бер ханым. - Элек төлке атучылар бар иде. Хәзер бер дә аучылар күренми. Котырган хайваннар өлкәннәргә генә түгел, балаларга да ташланырга мөмкин бит.
    Шушы хәлләрдән соң эт-песидән куркып калуы турында да әйтте ул. Шулай булмый ни, күп балаларның яраткан хайваны - "йомшаккай" кешегә ташлансын әле!
    -Авыру хайван тешләгәч, вирус аның селәгәе аша канга үтеп керә. Авыру хайваннан зыян күргән очракта яраны тиз арада кайнаган җылы су белән юарга, аннан соң 70 процентлы спирт яисә йод эремәсе белән эшкәртергә кирәк. Тиз арада табибларга мөрәҗәгать итеп, вакцинация ясатырга тиешләр. Шуны да әйтергә кирәк: кан ага дип, җәрәхәтне бәйләп куярга ярамый, чөнки андый очракта инфекция тагын да тирәнгәрәк үтеп керә. Башка якын органнар: кул, җилкә, муен зарарлану сәламәтлек өчен аеруча куркыныч санала, - дип аңлатты хирург Илдус Вәлиев.
    Котыру авыруын кисәтү максатында ветеринария хезмәткәрләре, аучылар, авыл җирлекләренең берләшеп хезмәттәшлек итүе кирәк. Алар хуҗасыз эт һәм мәчеләрне аулау, йорт хайваннарын теркәү һәм асрау кагыйдәләрен үтәү буенча эш алып барырга тиеш.

    Район ветеринария берләшмәсе кисәтә: районга рөхсәтсез терлек алып кайту тыела. Чит төбәктән терлек сатып алырга уйлаган очракта район ветеринария берләшмәсенә килеп, гариза язарга кирәк. Алып кайткан малның бергә теркәп җибәрелгән ветеринар-санитар документы булырга тиеш. Малны алып кайтканнан соң район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү мәҗбүри.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: