Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мин вокзалда басып калдым (булган хәл)

    1952 елның җәендә җидееллык мәктәпне тәмамлап, Арчадагы фельдшер-акушерлар әзерли торган училищега укырга керергә әзерләнгәндә аның ябылуы турында ишеттем. Кая барырга дип аптырап йөргән вакытта Кыргызстанда яшәп, укытучы булып эшләүче Габдулла абыем җәйге ялында кунакка кайтты. Ул мине үзе белән алып китте. Без барып җиткәндә август аеның соңгы көннәре иде инде....

    1952 елның җәендә җидееллык мәктәпне тәмамлап, Арчадагы фельдшер-акушерлар әзерли торган училищега укырга керергә әзерләнгәндә аның ябылуы турында ишеттем. Кая барырга дип аптырап йөргән вакытта Кыргызстанда яшәп, укытучы булып эшләүче Габдулла абыем җәйге ялында кунакка кайтты. Ул мине үзе белән алып китте. Без барып җиткәндә август аеның соңгы көннәре иде инде. Мине уку йортына кабул итмәделәр, шуңа күрә абыем эшли торган мәктәптә укып торырга булдым.

    Әкренләп вакыт үтте, кабат җәй җитте. Июль башында абыем кинәт авырып китеп, бакыйлыкка күчте. Миңа туган илемә кайтып китәргә кирәк иде.

    Абыемның хатыны Валентина апа райкомда эшләде. Ул, Казанга кайтучы кешеләрне табып, мине шуларга ияртеп җибәрде. Болар - бер ир кеше, ике хатын-кыз һәм бер имчәк бала.

    Ташкентка килеп җиткәч, ир кеше икенче поездга утыру өчен билет алырга кассага китте. Бераздан ул үзләренә билет алып килде. Миңа билет юк. Сәбәбен ул: "Бер кулга өч кенә билет бирделәр", - дип аңлатты. Мин кассага барганда, билетлар сатылып беткән, урыннар юк иде инде.

    Алар поездга утырып киттеләр. Шулай итеп мин, уналтынчы яшь белән генә баручы кыз бала, Ташкент вокзалында берүзем басып калдым. Өстә бер кат күлмәк, аякта оек, башта яулык та юк. Ашарга да әйбер алынмаган. Миңа кирәкле поезд яңадан 3 тәүлектән соң гына буласы иде. Мин агач төбенә урнашкан эскәмия астында өч тәүлек утырдым. Анда көндез бик эссе, төнлә бик салкын була икән. Төннәрне туңып, калтырап үткәрдем. Ниһаять, мин касса янына барып бастым, поездга утырырга билет алдым да сөенечемнән елап җибәрдем.

    ...Ул вакытта поездда вагон эчләре буш амбар кебек иде: пычрак, яту өчен урын-җир бирмиләр, ашарга-эчәргә дә берни юк. Ташкенттан соң киләсе тукталыш - Сызрань шәһәренә кадәр без биш тәүлек кайттык. Анда ялгыз кыз балага бәйләнүче ир-атлар да күп булды. Бервакыт вагонга солдатлар килеп керде, безнең белән озак кына кайттылар. Бер рус егете: "Мин өйләнәм, сине Мәскәүгә алып китәм" , - дип бәйләнде. Аптырагач, өстәге киштәгә менеп ятып, ике тәүлек аска бөтенләй төшмәдем. Алар төшеп калгач кына иркен сулыш алдым. Сызраньда икенче поездга күчеп утырдым. Казанга кайтып җиткәндә 10 тәүлек үтеп, билетымның срогы чыккан иде инде. Кукмарага кадәр яңадан билет алырга туры килде. Кукмарага килеп җиткәндә аягымда көчкә басып тора идем.

    Реклама

    Элеватордан авылга кайтучы берәр машина очрамасмы дип өметләнеп, шунда баручы хатыннарга иярдем. Барганда берсе: "Әллә исерекме соң син, атынып барасың?" - ди. Эндәшмәдем. Сөйләшерлек хәлем юк иде. Шуннан чыккан бер машинага утырып, ниһаять, өемә кайтып җиттем.

    Мине күргәч әти-әнием, апам бик сөенделәр. Кочаклашып күрешкәннән соң, мин аларга: "Абый үлде..." - дидем. Алардан 33 яшьлек абыемны (сугышта алган җәрәхәттән савыга алмаган), 18 яше дә тулмаган Сания апамны икесен бер үк көнне җирләгәннәрен белдем. Без бу югалтуларны бик авыр кичердек. Хәсрәтеннән әниебез бераз саташып та йөрде.

    Шул вакытта күп авырлыклар күрсәм дә, өемә кайтып җитә алдым. Моны хәзер сөйләве генә җиңел. Минем күргәннәремне, куркуларымны һаман да оныта торган түгел. Ләкин бу турыда бер кешегә дә сөйләгәнем юк иде.

    Әйтәсе килгән сүзем шул: кешене тел йөртә. Кайда гына йөрсәң дә, нинди мохиттә булсаң да, үзеңне тәртипле тотарга, матур, ягымлы итеп сөйләшә белергә кирәк. Шулай булганда гына кеше синең хәлеңә керә, ярдәменнән ташламый икән. Бу якты дөньяда яхшы кешеләр күбрәк бит.

    Саймә ХӘЕВА, Кәркәүч авылы

    Редакциядән: Авторның әлеге язмасын бик тетрәнеп укыдык. 15 яшьлек кыз баланы ялгызын калдырып китәргә никадәр таш йөрәкле булу кирәктер?! Бу ир кеше, ике хатын-кыз соңыннан вөҗдан газабы кичерделәрме икән?

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: