Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кызыл лаләләр янында... үлем

    Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына - 26 ел. Әфган сугышы турында мәкалә язарга уйлагач, әлеге вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан кешеләрне барлый башладым. Баксаң, ядрә шартлавын ишеткән, атышларда катнашкан батыр йөрәкле егетләребез арабызда бик күп икән. Поч. Кучук авылында яшәүче Вячеслав Сәйфетдиновка да Әфган җирләрендә йөрергә туры килгәнен күпләр белмидер әле. Җылы як...

    Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына - 26 ел.

    Әфган сугышы турында мәкалә язарга уйлагач, әлеге вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан кешеләрне барлый башладым. Баксаң, ядрә шартлавын ишеткән, атышларда катнашкан батыр йөрәкле егетләребез арабызда бик күп икән. Поч. Кучук авылында яшәүче Вячеслав Сәйфетдиновка да Әфган җирләрендә йөрергә туры килгәнен күпләр белмидер әле. Җылы як табигате, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән тау итәкләре, болытларга тоташкан биеклекләр белән генә әллә ни хозурланырга алмагандыр ул вакытта. Алай да, туган якларына юллаган хатларына кып-кызыл лаләләр салып җибәрә идем, дип искә алды.

    Вячеслав Сәйфетдинов Поч. Кучук урта мәктәбен тәмамлый. Өч ел биатлон белән шөгыльләнә, төз атарга өйрәнә. Гел унлыкка эләгә идем, ди үзе бу турыда. Авылдан район үзәгенә килеп, кунакханәләрдә яши-яши тренировкаларга йөри. Тренеры Николай Саватеевка да рәхмәте зур. Чөнки анда алган күнекмәләре аңа гомер буе ярдәм итә дисәк тә, хата булмас. Спортны үз иткән егет киләчәген дә шуның белән бәйли. Волгоград институтының Казандагы филиалында физкультура факультетында җиңел отлетика буенча белем ала. Әле бу вакытта физик әзерлекнең турыдан-туры гомерен саклап калу өчен кирәге чыгасын күз алдына да китермәгәндер ул. Физкультура укытучысына мәктәптә урын булмый, хезмәт юлын күмәк хуҗалыкта спорт инструкторы буларак башлап җибәрә. Озак эшли алмый армия сафларына алына.

    -Куйбышевта укчы полкында бүлек командиры булып хезмәт иттем. 110 солдатның 80е югары белемле иде. Әфган белән Польшада хезмәт итәргә 30ар солдатны җибәрәселәрен белгәч, Татарстаннан булган 17 кеше Әфганга китәргә теләк белдерде. Мин дә шулар арасында идем. Алгарак китеп әйтим, барыбыз да исән-сау әйләнеп кайттык, - дип, Вячеслав Сәйфетдинов яу кырларына алынуын исенә төшерде. "Ни өчен үз теләгегез белән?" - дигән сорауны биргәнемне сизми дә калдым.

    -Мин бармасам, башка яшьрәк, тәҗрибәсезрәк егетләр сугыш кырына алынырга мөмкин бит. Аларга караганда минем белем дә, физик хәзерлек тә күбрәк, дип уйладым. Бәлки бу адымым белән кемнәрнеңдер гомерләрен саклап кала алганмындыр, - диде ул. Ә егетләрне чыннан да бик күп сынаулар көтә. Ике ай Ташкентта булганнан соң Кабулда 55 градусс эсселек каршы ала. Куйбышевтан бергә киткән 30 солдатка да монда аерылышырга туры килә. Ату, шартлау тавышларын да беренче тапкыр биредә ишетәләр алар.

    -Куйбышевта үткән өйрәнүләр монда бик нык ярдәм итте. Чөнки безне физик яктан бик каты әзерләделәр: төнге атышлар, автоматларны күз бәйләп сүтеп кору һәм башкалар. Хәтта кайсы яктан атканнанрын да белә идем. Әзерлексез килгән егетләргә авырга туры килде, кайберләре бөтенләй куркып, автоматының затворы эләгеп калса да нишләргә белмичә, югалып кала иде. Без - сержантларга ышандылар. Шунысын да әйтергә кирәк солдатлар арасында тәртипсезлекләр күзәтелмәде, яшьләрне кимсетүләр булмады. Ротада унөч милләт вәкилләре булып, марилардан бер үзем генә идем. Телләрне белмәсәң дә аралашып, аңлашып була икән, - диде Вячеслав Макарович. -Гомеремдә беренче тапкыр азан тавышын да биредә ишеттем. Намаз вакытында атышлар тынып кала, хәтта дошманга да бу вакытта тимиләр иде.

    Реклама

    Кара-каршы атышларда катнашмасалар да, колонна белән барганда засадаларга эләгәләр алар. Югалтуларга да дучар булалар, роталарыннан берничә хезмәттәшләрен цинк табутларда озатырга туры килә.

    Вячеслав Сәйфетдинов белән аралашкан вакытта шаккатып тыңлап тордым: мондый хәлләр цивилизацияле егерме беренче гасырда булырга тиеш түгелдер кебек тоелды миңа.

    Әңгәмәдәшемнән җирле халык, аларның яшәү шартлары турында да кызыксындым. Ул андагы хәерчелек турында ачынып сөйләде. Частьның капкасы каршына ашау сорап килгән ялан тәпиле балаларга коры паекларын бирүләре әле дә хәтерендә аның.

    Әфганчылар белән дә очрашуларны бер елны да калдырмый ул. Истәлекләрне барлап, хәлләребезне белешәбез, ди ветеран. Балыклыдан Мулланур Хәкимовны аерым искә алды, хәзер дә аралашып яшибез, диде. Кая онытылсын шундый вакыйгалар, чит җирләрдә тугандай якын кешегә әверелгән иптәшләр!

    Әфган сугышы ветераны Вячеслав Сәйфетдинов бүген яраткан эше белән шөгыльләнә: Поч. Кучук урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм "Зилант" спорт мәктәбендә чаңгы буенча тренер да ул. Армиядән көтеп алып кавышкан тормыш иптәше белән ике кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Шулай да күңелендә генә бераз үпкә хисләре бар аның:

    -Әфган сугышы ветераны буларак мин фатирга чиратта бастым. Әмма әлегәчә бу списокта алга китеш күренми. Зарланып әйтүем түгел, йортын да салдым, эштән курыкмыйм мин, бары тик кемнәрдер бу мөмкинлектән файдаланып, икенчеләрнең читтә калуына йөрәк әрни.

    фото: http://pravoslav.at.ua/news/10_let_spustja/2009-12-02-12

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: