Йортыбызның подъезд эче бер төн эчендә тәмәке төпчеге, шешә белән тула
Мин күпкатлы йортларның берсендә яшим. Иртән эшкә барганда, бер төн эчендә гөмбәләр кебек калкып чыккан тәртипсезлеккә, пычраклыкка ачу чыга. Подъезд эче тәмәке төпчеге, бушаган сыра, аракы шешәләре белән тула, ә урамга чыксаң, юл читләрендә, гараж кырыйларында чүп пакетлары аунап ята. Бер кулыңа тоткан әйберне ничек теләсә кайда ташлап калдырасы килә...