Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның киез итекләрен Белоруссия белән Кытайда да беләләр

    "Итек - Африкада да итек ул", - дисәләр дә, барган җиремдә белмәгән кешене очратмадым. Валёнак Белоруссиягә без "Татар яшьләре фестивале" уздырырга барган идек. Без дигәнебез биш студент, икебез Кукмара кызлары - мөнәҗәтләр башкаручы Рәмилә Сираҗетдинова (хәзер Исхакова) һәм мин. Кыш айларында поездда да җылы булыр дип, Рәмилә киез итек кигән...

    "Итек - Африкада да итек ул", - дисәләр дә, барган җиремдә белмәгән кешене очратмадым.

    Валёнак

    Белоруссиягә без "Татар яшьләре фестивале" уздырырга барган идек. Без дигәнебез биш студент, икебез Кукмара кызлары - мөнәҗәтләр башкаручы Рәмилә Сираҗетдинова (хәзер Исхакова) һәм мин. Кыш айларында поездда да җылы булыр дип, Рәмилә киез итек кигән иде. Минскка килеп төшсәк, өч кешенең берсе аягына итек кигән. Безне үзендә кунак иткән милләттәшебез, "Чишмә" татар үзәге рәисе урынбасары Рәшидә Хафизова: "Белоруссиядә дә итек басалар, тик Кукмараныкына җитми инде!" - дип әйтеп куйган иде. Икенче көнне җирле эшмәкәр Арыслан Исламов безне үз машинасында Белоруссия буйлап сәяхәткә алып чыкты. Иң элек итекчеләр төбәге булган Смиловичига юл тоттык.

    Минскидан 27 чакрым ераклыкта урнашкан бу бистә Червен районына карый. Монда 5200 кеше гомер итә. Узда, Глецк, Ошмяны, Молодечна, Ловчица, Лида авыллары белән беррәттән, ул татарлар күпләп яшәүче төбәкләрнең берсе санала. Смиловичи мәчетендә хезмәт куючы Зоя һәм Сөләйман Якубовскийлар безгә 162 мөселман йортын санап күрсәттеләр. Смиловичига итек басуны да татарлар алып килгән булса кирәк: Якубовскийлар сөйләве буенча, биредә татарлар элек-электән күн аяк киеме тегү, итек басу белән шөгыльләнгән.

    Кукмарадан икәнебезне әйткәч, итек фабрикасына бер авырлыксыз керттеләр. Биредә инде 30 ел хезмәт куючы, техник контроль бүлеге башлыгы Ольга Васильевна Дедовец Казан кызы булып чыкты. "Ирем Смиловичи мөселманы. Туган ягымны сагынып искә алмаган көнем юк. Кайткач, Казанга сәлам әйтегез!.. Без Кукмара итекләрен киеп үстек. Хәзер Белоруссиягә килеп үзем итек фабрикасында эшлим. Шаккатмалы, дөнья киң дисәң дә - тар инде ул!" - дип сөйләде Ольга ханым.

    "Смиловичи киез итек-киез фабрикасы" 1928 елда, "Красная Звезда" артеле буларак оешкан. Ул үз өйләрендә итек басучы 6 һөнәрчедән торган. Инде 1960 елларга Белоруссиядә киез аяк киеме җитештерүче 3, СССРда 28 оешма исәпләнгән. Хәзер "Смиловичи киез итек-киез фабрикасы"нда 120 кеше эшли, 180 мең пар итек, киездән мендәрләр, юрганнар җитештерелә. Күптән түгел термоэластопластик табан аслы итекләр дөнья күрә башлаган. Алар Русия, Украина, Франция, Австрия илләренә таратыла. Әйтергә кирәк, белорус телендә итекне "валёнак" дип йөртәләр.

    Кайтыр юлга чыкканда, Польша чигендәге Гродно шәһәре татарлары: "Безнең татар валёнаклары киясе килә, Кукмараныкын! Чәкчәк тә түгел, итек алып килегез икенче килгәндә", - дип калдылар. Рәшидә Хафизова исә үзенә кияргә дип, Рәмиләнең аягыннан итеген салдырып алып калды. Ярый әле Рәмиләбез, алай-болай һава торышлары үзгәрсә дип, үзе белән күн итеген кыстырган булган. Югыйсә, аңа белорус валёнагында кайтасы булыр иде!..

    Бу хәлләрдән соң ярты еллап вакыт үткәч, Рәшидә Хафизова үзе Кукмарага кайтып төште. "Күрсәт инде шул итек фабрикасын", - дип йөдәткәч, аны фабриканың кибетенә алып киттем. Рәшидә апа: "Татар үз куллары белән тотып карамыйча ышанмый ул", - диде дә, Белоруссиягә бер кочак киез аяк киемнәре җыеп китте...

    Угги

    Реклама

    Кытайга баргач, милләттәшләр Өремче каласында урнашкан "Хуалинь" базарына алып бардылар. "Без сиңа кытайлар җитештергән итекләрне күрсәтәбез әле. Алар хәзер "милли ризыгыбыз" дип, чәкчәк тә пешерә башлады", - диделәр Кукмарадан икәнемне белгәч.

    Хуш, менә очсыз-кырыйсыз базар. Үз күзләрем белән күргән өч зур базарның берсе бу: Мәскәүнең "Черки базары" ("Черкизовский рынок"), Алматы шәһәрендәге "Барахолка" һәм "Хуалинь". Хәер, соңгысын базар дип тә әйтеп булмый, ул берничә катлы бина эчендә урнашкан. Монда кар-яңгыр, җил-буран да үтми. Аны ике көндә дә йөреп бетереп булмый, диләр.

    Кытайның иң кыйммәтле һәм данлыклы бу базарында тере экзотик хайваннарны күргәч бер аптырасам, Казанның Колшәриф мәчете рәсеме төшерелгән келәмне күргәч, бөтенләй шаккаттым. "Сезгә кунакка баргач, Колхоз базарында шундый ук келәмне 1500 сумга сатып алган идем. Истәлек бит, янәсе. Өремчегә кайтсам, кытайлар үзләре тукып, 300 сумнан сатуга чыгарганнар", - дип сөйләде бер милләттәшебез.

    Шулай да Кытай базарларының төп үзенчәлеге - сатулаша белүдә. Монда сатучы да, алучы да күңелләрен бушатып, рәхәтләнеп бер сатулашу өчен җыела. 1000 сум торган әйберне 100 сумга да төшерергә мөмкиннәр, мәсәлән.

    "Хуалинь"ны көне буе иңли торгач, ниһаять, итекләр рәтенә дә килеп чыктык. Итек дигәне - хәзер бездә халык кырылып сатып ала торган угги булып чыкты. Ул сарык йонын эшкәртеп тегелгән, синтетик табан аслы аяк киеме. Уггины ХХ гасыр башында фермерларга эшкә кию өчен Австралия белән Яңа Зеландиядә тегә башлыйлар. Хәзер угги күпләп АКШ һәм Кытайда җитештерелә. Иң кызыгы - угги-итекне кышын гына түгел, җәен дә киючеләр бар икән.

    Бу юлы без Кытайга Тукай эзләрен барлау өчен экспедициягә барган идек. "Хуалинь"нан кайткач, икенче көнне милләттәшләр безне ресторанга чакырып мул табын артында кунак иттеләр. Очрашуга Кытайда яшәүче татар зыялылары, галимнәр, табиблар, эшмәкәрләр дә җыелган иде. Кукмара киез итек-киез комбинаты җитәкчесе Шамил Әхмәтшин юлга чыгар алдыннан: "Татарларга миннән бүләк булыр", - дип чигүле-бизәкле итекләр биреп җибәргән иде. Шуларны Татар үзәге музеена, татар теле укытучыларына, зыялыларга тапшырдык. Алар: "Безнең әби-бабайлар Кукмара киез итекләре турында еш искә алалар иде. Алар бит Татарстаннан Кытайга күченгәнче чабата да итек киеп үскәннәр. Тик без ул итекләрнең бу кадәр күркәм кыяфәтле, заманча бизәлешле, төрле төсләрдә эшләнешле итеп күз алдына да китерми идек. Кукмара итекләрен өйнең түрендә, ватаныбыз истәлеге итеп саклаячакбыз!" - диделәр.

    Кыскасы, кайда гына барып төшсәгез дә, Кукмарадан икәнегезне курыкмыйча әйтегез. Безне һәр тарафта җылы итекләребез аша беләләр...

    Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: