Кукмараның киез итекләрен Белоруссия белән Кытайда да беләләр
"Итек - Африкада да итек ул", - дисәләр дә, барган җиремдә белмәгән кешене очратмадым.
Валёнак
Белоруссиягә без "Татар яшьләре фестивале" уздырырга барган идек. Без дигәнебез биш студент, икебез Кукмара кызлары - мөнәҗәтләр башкаручы Рәмилә Сираҗетдинова (хәзер Исхакова) һәм мин. Кыш айларында поездда да җылы булыр дип, Рәмилә киез итек кигән...