Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның базар-кибетләрендә бәяләрне куып тотарлык түгел

    Нефтькә бәяләрнең уйнавы, санкцияләр россиялеләрнең дә тормышына тәэсир итми калмый. Яңа ел алдыннан башланган вәзгыять икенче этабына күчте. Ул вакытта халык кубарылып кибетләргә агылса, хәзер исә сәүдә нокталары тынып калды. Техника-көнкүреш товарлары белән сәүдә итүче кибетләрне йөреп кайткан бер танышым: "Сәүдә үзәкләрендә кеше юк, бәяләр дә бик нык арткан", -...

    Нефтькә бәяләрнең уйнавы, санкцияләр россиялеләрнең дә тормышына тәэсир итми калмый. Яңа ел алдыннан башланган вәзгыять икенче этабына күчте. Ул вакытта халык кубарылып кибетләргә агылса, хәзер исә сәүдә нокталары тынып калды. Техника-көнкүреш товарлары белән сәүдә итүче кибетләрне йөреп кайткан бер танышым: "Сәүдә үзәкләрендә кеше юк, бәяләр дә бик нык арткан", - диде.

    Көнкүреш техникасы ише кирәк-яраклар искерсә, ватылса, икенчене сатып алабыз. Хәзер барыбыз да уңайлы шартларга ияләндек, беркемнең кер юасы һәм башка өй эшләрен кул белән башкарасы килми. Әмма яңа елдан соң бу уңайлыклар бик кыйммәтләнде. Җитештерүчесенә карап, товарларның бәяләре 1 мең сумнан алып 6-7 мең сумга кадәр артты, дип аңлатты бер кибет менеджеры. Ярый, моның ише техника алуны чиратка куярга да була, ә менә көн саен кулланыла торган азык-төлеккә акчаны ничек җиткерергә? Бистәбезнең кайбер ашамлык кибетләрендә, "Колхоз базар"ында булып, киштәләргә күз салып кайттык.

    -Сатып алучылар алай кимеде, димәс идем. Ризыксыз яшәп булмый бит. Яңа елга кадәр чәй, шикәр комы, ярмалар бик күп сатылган иде. Бу елга чыккач, мәсәлән, 40 сумлык "Сөләйман" чәе 52 сум, 68 сумлык "704" чәе 81 сумга күтәрелде, 110 сумлык чәйләр 180 сум булып килде. 52 сум торган тозны хәзер 62 сумнан сатабыз. Күпләп сату складларында бәяләр артканлыктан, бездә дә күтәрелә. Югыйсә, товарга элеккечә 20-25 процент кына өстәлә. Әле кайберләренә кимрәк тә куябыз, - диде азык-төлек кибетләренең берсендә сатучы.

    Икенче бер кибеттә исә сатып алучыларның кимүеннән зарландылар. Эре сәүдә үзәкләрендә дә халыкның юклыгы сизелә. Шулай булмый ни, барыбыз яратып ала торган җиләк-җимеш, яшелчә бәяләренә, халык әйтмешли, якын бара торган түгел: помидорларның килограммы 240-300 сум, банан, алмаларның 80 сум булуын күреп шаккатарлык.

    Мондый хәл кесә янчыкларына тәэсир итми калмады. Чөнки хезмәт хаклары шул килеш калды. Кешеләрнең ихтыяҗлары да бәя артуга карап кына кимеми бит.

    -Хәзерге вакытта эш урыным булмагач та бик авыр, ярый әле, пенсионер әтиебез бар дим, ул да булмаса нишләргә кирәк. Барлык түләүләрне ул түли, итен, маен да сатып ала. Әле ит, Яңа елга кадәр чәйләр, бишәр литрлы савытта сыек май, ярмалар сатып алган идек. Ипине үзебезнең тирәдәге кибеттән һәм базардан үзебезгә ошаганын сайлап алабыз, - диде Кукмарадан Әлфия Гыйззәтуллина.

    Ничә кеше - шуның кадәр фикер, диләр. Чыннан да, берәүләр бер төрлегә өстенлек бирсә, икенчеләр башканы сайлый. Базарда бер апаның ипи сайлавын ишетеп:

    -Ни өчен бу ипине аласыз, бәясе очсызмы яки башка сәбәпләр бармы? - дип кызыксындым.

    -Мин ипинең ничә сум икәнен дә белмим, күпме тора соң ул? - диде гаҗәпләнеп.

    Ә күпләр инде төп ризыгыбызның кыйммәтләнүен сизеп өлгерде. Кукмарада уннан артык ипи, кондитер ризыклары пешерү цехы эшли. Аларның продукцияләре бистәбезнең һәм районыбыз авылларының кибетләренә таратыла. Халык арасында ипи хакларына да ризасызлык белдерүчеләр булгач, анысы белән дә кызыксындык. Бәяләр арту бу өлкәдә дә сизелә. Ипи пешерер өчен дә чималын сатып аласы бит.

    -Әйбер бәяләренең артуы камыр ризыкларына да йогынты ясый, билгеле. Соңгы тапкыр шикәр комын 51 сумнан, 5 литрлы сыек майны 280 сумнан, йомырканың берсен 5 сум 60 тиеннән сатып алдык, хәтта чүпрә дә 45 сумга күтәрелгән. Онны Чаллыдан барып алабыз. Чимал бәясеннән тыш, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, бензин бәяләрен һәм башка түләүләрне дә кушарга кирәк. Без кибетләргә ипине 17 сумнан таратабыз, алар бәяне 15 проценттан арттырырга тиеш түгел, диләр, - диде ипи пешерү өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия шәхси эшмәкәр Гөлсинә Мөнирова. - Камыр ризыклары җитештерүчеләр дә күп бит районда. Ипинең кире кайткан чаклары да була. Андый очракта җебетеп, яңадан пешереп, малларга дип 10 сумнан сатабыз.

    Районыбыз кибетләрендә кара ипи 17-21 сум, агы 20-22 сум тора. Күрше өлкәләр белән дә кызыксындык. Нократ Аланы районында кара ипи 20 сум, агы 25 сум, шикәр комы 58 сум тирәсе икән.

    Мәкаләне язганда "Юрганыңа карап аягыңны суз", дигән әйтем баштан китмәде. Күптәннән әйтелгән бу сүзләр ничә еллар үткәч тә, актуальлеген югалтмый.

    Азык-төлек бәяләре:

    Сыек май (1 литр) - 58-76

    Сөт (1 литр) - 44-52

    Токмач (килограмм) - 32-42

    Карабодай (килограмм) - 57

    Шикәр комы (килограмм) - 50-54

    Помидор - 240-320

    Кәбестә - 36-40

    Кыяр - 195

    Бәрәңге - 32

    Кишер - 40

    Суган - 40

    Лимон - 120 сум.

    фото: http://www.uleshi.ru/news/rossijan_ozhidaet_ocherednoe_podorozhanie_edy_rost_cen_do_konca_goda_mozhet_sostavit_30/2011-04-06-891

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: