Кукмарада көн саен 177 сату ноктасына "Рамазан" икмәге таратыла
Тормышлар авырайды, кризис бара, дип зарланышкан мәлдә, бернинди ачы җилләрдән дә курыкмыйча, үз эшен тагын да киңәйтеп, яңа икмәк пешерү цехы ачкан эшмәкәр Рамазан Юнысовка "афәрин" диясе генә кала.
Ышанып әйтә алам, "Рамазан" икмәген бер авыз итеп караган кеше икенче, өченче юлы да кибеткә кергәч, бары тик аны гына сорап...