Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралылар җиләк сатып акча эшли

    Кукмара базарының бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә сату итүчеләрнең өстәлләрендә ни генә юк - каен, бакча, җир җиләге, чия дисеңме... Кайберләре яңа уңыштан кыяр, кәбестә дә алып килгән. Җиләк җыям, дип тау битләрендә, кояш кызуында әлсерәп, кигәвен-черкиләргә тәнеңне "ашатып", вакыт уздырып йөрисе, бакчада яшелчә үстереп тә тилмерәсе юк бит...

    Кукмара базарының бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә сату итүчеләрнең өстәлләрендә ни генә юк - каен, бакча, җир җиләге, чия дисеңме... Кайберләре яңа уңыштан кыяр, кәбестә дә алып килгән. Җиләк җыям, дип тау битләрендә, кояш кызуында әлсерәп, кигәвен-черкиләргә тәнеңне "ашатып", вакыт уздырып йөрисе, бакчада яшелчә үстереп тә тилмерәсе юк бит хәзер. Кесә янчыгың бераз калын булса, җаның ниндиен тели, шунысын базардан сатып кына ал!

    Җиләк-җимеш сатучыларның күбесе күрше Вятка Аланыннан килгән. Чиләкләре кура һәм җир җиләге, чиядән мөлдерәп тора.

    -Җир җиләгенең биш литрлы савыттагысын - 450, чистартылганын бер литрын 150 сумнан сатам, - ди Татьяна ханым. - Җиләккә кичке сәгать алтыларда китәм дә, ике-өч сәгатьтән кайтам. Печән араларында, болынлыкларда шактый эреләре очрый, чиләкнең тулганын сизми дә каласың. Узган ел җиләк сатып 30 меңгә якын акча эшләгән идем. Пенсия акчасына кушкач, шактый була бит. Яз көне помидор, чәчәк кәлшәләре белән дә сату иттем. Дача кишәрлегебез 15 сутый гына булса да, җиләк-җимешләр үстерергә дә, яшелчәләргә дә урын җитә. Иң мөһиме - күңел бирү, бакча эшен ярату.

    Лидия Иванова исә быел чия һәм бакча җиләгеннән шактый мул мул уңыш алган.Тиздән сливалары да өлгерәчәк икән.

    -Бакча җиләген иртәнге сәгать биштә үк торып җыйдым, - ди ул. - Килеп урнашу белән бер чиләген алып та киттеләр. Кура җиләгенең бер литрына - 150, ә чиянең 3 литрлы савыттагысына 300 сум сорыйм. Сатулашсалар, очсызракка да биреп җибәрәм, төрлечә булда инде. Бакча җиләгенең 5 литрын 700гә дә бик теләп алалар. Әлеге төр җиләкне утырту өчен туфракны июнь аенда ук әзерли башларга кирәк. Мыекчаларын тиешле вакытта кисеп, ашлап, җирен йомшартып торсаң, беренче елда ук шактый уңыш алырга була. Корткыч бөҗәкләргә, төрле авыруларга каршы да эшкәртү сорала. Лаеклы ялда булгач, вакыт күп, шуның өчен бакча җиләген дә, башкаларын да тиешенчә тәрбияләргә тырышам.

    Ташлы-Елга авылыннан Гөлсинә Исмәгыйлева декрет ялын бушка уздырмый - көн саен җир җиләге җыеп, Кукмарага алып килеп сата. Җиләктән кергән табышны исә йорт кирәк-яраклары алуга тота. Күптән түгел ингалятор алган булган, хәзер велосипедка "мая" туплый.

    -Быел җир җиләге аеруча иртә өлгерде, - ди ул. - Кайбер урыннарда тау битләрендә бөтенләй көеп беткәннәр. Ел саен җиләк сатып 15-20 мең сум акча эшләргә була. Әмма аның өчен вакыт кирәк. Минем бу араларда җиләк сезонында юньләп өйгә кайтып кергәнем юк. Сатудан кайткач, җиләккә китәм, икенче көнне иртән тагын юга кузгалам. Сатып алучылар булганда җыярга да рәхәт. Ярый әле өйдә кайнанам бар. Баламны карап торып, мине җиләккә җибәргәне өчен аңа зур рәхмәт.

    Реклама

    Пычактан Елизавета Давыдованың исә җиләкләре ядрә сыман: эре, кызарып пешкән, авыз суларың килерлек. Арпаяз тауларыннан җыйганнар, анда быел җиләк бигрәк күп икән.

    Гадәттә сатып алучы яфракларыннан чистартырга уңайлы булсын өчен "тере" җиләкләр сайлый. Елизавета ханымның да чиләкләре шул арада бушады -без карап торганда гына да ике биш литр алып киттеләр. Әлеге тырыш гаилә узган ел җиләк-җимеш сатып 48 мең сум акча эшләгән булган. Каен һәм җир җиләге дә яхшы үтә. Тздән кара карлыган да өлгерәчәк. Исәпләре - аннан да шактый табыш алу.

    Җиләк-җимеш, яшелчә белән сату итүчеләр: Кукмарадан Зөлхәбирә апа, Адайдан Ризидә ханым, Тоймадан Венера Шамакаевалар тирәсендә дә халык күп иде. Һәркем үзенә кирәкле продуктны сайлый. Венера Әфләтүнова үзенең Вятка Аланында яшәүче әти-әнисенә күчтәнәчкә 5 мең сумлык каен җиләге алган.

    -Каен җиләге организм өчен аеруча файдалы, - ди ул. - Йөрәк, бөер авырулары, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге яхшырту, азканыллык булганда, кан басымын нормальләштерү өчен каен җиләге ашарга кирәк. Без туңдыргычка катырып куябыз да, икенче җәйгә кадәр чәйгә салып ашыйлар. Үземнең җиләк җыярга вакытым юк, шуның өчен базардан сатып алам. Монда исә җаның ниндине тели, шундый җиләк бар.

    Күпкатлы йортларда яшәүче кукмаралыларның да базарда сату итүчеләргә рәхмәтләре зур - авыл җирендә үскән җиләккә, кыяр-помидорларга җитми инде!

    Базар бәяләре:

    Помидор (килограммнарда) - 65-70, кыяр, яңа бәрәңге, кишер, чөгендер - 45, сарымсак - 120, кәбестә -30, слива, абрикос - 70, чия - 180, алма - 60-80, суган - 30-35, тиз тозланган кыяр 70 сум.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: