5 июль 2013 яңалыклары
-
“Тылсым” Сабан туе быел 16нчы тапкыр оештырылды
"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сабантуй бәйрәме быел 16нчы тапкыр уздырылды. Бәйрәмгә хәзерлек эшләре иртәдән үк башланды. "Баламишкин" тальянчылар ансамбленең моңлы тавышы тирә-юньгә таралып, һәркемне Сабантуйга дәште. Бәйрәмгә килүчеләрне "Тылсым" директоры Әлфир Гыйниятов, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Каюмова, ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе...
-
Кукмараның Гафиятуллин урамында – өй "туе" (+фоторепортаж)
Бүген бистәбездә шатлыклы вакыйга - поселокның Гафиятуллин урамында "Тузган торакны бетерү" Федераль программасы кысаларында төзелгән йорт ияләренә тапшырылды. Өч катлы әлеге йортта 21 гаилә яшәячәк. Тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Мамадыш "Стройсервис" җәмгыятенең генераль директоры Илфат...
-
Байлангарда ике гаилә алтын туй уздырды
Байлангар авылы җирлегендә быел ике гаилә алтын туйларын билгеләп узды. Мөнәвир белән Фәүзия Хисамиевлар һәм Мәлик белән Дания Саттаровларның гаилә корып яши башлауларына 50 тулган. Әлеге чараны мәдәният йортында үзешчән артистлар катнашындагы зур концерт программасы белән билгеләп узганнар. фото: http://fanparty.ru/fanclubs/svadba/tests/37662
-
Кукмаралылар җиләк сатып акча эшли
Кукмара базарының бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә сату итүчеләрнең өстәлләрендә ни генә юк - каен, бакча, җир җиләге, чия дисеңме... Кайберләре яңа уңыштан кыяр, кәбестә дә алып килгән. Җиләк җыям, дип тау битләрендә, кояш кызуында әлсерәп, кигәвен-черкиләргә тәнеңне "ашатып", вакыт уздырып йөрисе, бакчада яшелчә үстереп тә тилмерәсе юк бит...
-
Күкшелдә мәчет төзелә
Күкшел авылының Киров урамында иске мәчет янында кирпечтән яңа мәчет төзелә башлады. Әлеге иман йорты авыл халкы, иганәчеләр, авылдашларның матди ярдәме һәм авылдагы төзүчеләр көче белән сафка бастырыла. Язын аның подвалы эшләнгән булган, бүгенгә инде стеналары күтәрелеп килә. Күкшелдә бу 2нче мәчет булачак. Иске мәчеттә кышын салкын булу сәбәпле, бу...
-
Мәчкәрә мәктәбендә капиталь ремонт дәвам итә
Мәчкәрә урта мәктәбендә инде яз көне башланган капиталь ремонт тулы көчкә дәвам итә. Бүгенгә ике катлы бинаның тәрәзәләрен алмаштыру бара, түбәнең ярты өлеше ябылып беткән. Наумир Сәмигуллин исемен йөртүче әлеге белем йорты үз ишекләрен тәүге тапкыр 1974 елда ача һәм моңарчы бер тапкыр да капиталь ремонт күрми. Агымдагы уку елында...