Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада сугым мәйданчыкларына ихтыяҗ арта бара

    Авыл хуҗалыгы продукциясен сату бәяләре бераз күтәрелеп, халык җитештергән товарыннан керем ала башлады дигәндә генә фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен тагын бер яңалык кертелде: терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр сугым эшләрен теләсә кайда түгел, ә махсус мәйданчыкларда гына башкарырга тиеш. Йорт-кура тирәсендә генә суелган малны сатуга чыгарырга ярамый. Терлекне кайда чалырга?...

    Авыл хуҗалыгы продукциясен сату бәяләре бераз күтәрелеп, халык җитештергән товарыннан керем ала башлады дигәндә генә фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен тагын бер яңалык кертелде: терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр сугым эшләрен теләсә кайда түгел, ә махсус мәйданчыкларда гына башкарырга тиеш. Йорт-кура тирәсендә генә суелган малны сатуга чыгарырга ярамый.

    Терлекне кайда чалырга?

    Кукмара районы республикада кабул ителә торган яңалыклардан читтә калмый, алардан уңышлы гына файдаланып килә. "Ит һәм ит ризыклары куркынычсызлыгы турында"гы регламент та халыкны куркыткандыр дип уйламыйм. Бу бары тик районыбызга тагын бер өлкәдә үсәргә җирлек тудыра. Билгеле, цехлар төзү зур чыгымнар таләп итә, әмма бу киләчәктә керем чыганагы, ә мал асраучыларга итне эшкәртү мәшәкате кими дигән сүз. Шулай ук берничә кеше өчен өстәмә эш урыны да булачак.

    -Әлеге яңалыкка массакүләм матбугат чаралары тарафыннан артык зур игътибар бирелде. Монда куркырлык яки эшләп булмастай таләпләр куелмый. Регламент кысаларында бары тик сугым эше тәртипкә китереләчәк. Бер кешенең дә теләсә кайда, санитар таләпләр үтәлмәгән җирдә эшкәртелгән ит ашыйсы килми бит, - дип аңлата авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин.

    Билгеле, кайбер районнарда чаң сугуның сәбәбе - сугым цехларының булмавы. Аларның кайчан һәм кайда төзеләчәге дә әле билгесез. Бездә исә бу мәсьәләнең торышы уңайрак.

    -Районыбызда биш сугым пункты бар. Аларның икесе өлешчә регламент таләпләренә туры килә, ә өчесе үзгәртелергә яки үзенең эшен туктатырга тиеш була. Сугым цехы төзергә теләк белдергән эшмәкәрләр дә бар. Аларга 60ка 40 исәбеннән дәүләт ярдәме каралган. Ит белән шөгыльләнүчеләргә сугым цехының үзендә булуы күпкә уңайлы. Белүемчә, хәзерге вакытта күпләп терлек асраучы фермерлар гына түгел, шәхси хуҗалыклар да мал эшкәртүчеләр хезмәтеннән файдалана башладылар. Әлеге хезмәткә ихтыяҗ бар икән, димәк, цехлар да кирәк: Киров өлкәсендә инде бу кагыйдәләр күптән кулланыла. Базарларга, сату нокталарына махсус цехларда суелган ит продукциясе генә кертелә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, монда төп җаваплылык ветеринария хезмәткәрләренә төшә. Әгәр нинди дә булса күңелсез хәл килеп чыга икән, тикшерелгән ит өчен алар җавап бирә, ягъни сыйфатсыз продукция ничек тамгалау үткән дигән сорау туа, - ди Рафак Хәлиуллин.

    Сугым мәйданчыкларына аерым таләпләр куела: мондый урыннар койма белән әйләндереп алынган, авыл, ферма, сулыклар, көтүлек җирләреннән 300 метр ераклыкта булырга тиеш, диләр. Таләпләр үтәлмәгән очракта саллы гына штрафлар каралган.

    -Иң элек бу таләпләрнең күпләп мал асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр, фермерлар өчен икәнен әйтергә кирәк. Кагыйдәләр авыл җирендә 2-3 мал асраучы шәхси хуҗалыкларга карамый. Әгәр итне алыпсатарлар ярдәменнән башка үзе урнаштырса, яки үз гаиләсе өчен булса, малны каралты-кура тирәсендә чалырга мөмкин. Яңа кагыйдәләр мөгезле эре терлеккә генә карый, кош-корт суеп сату өчен махсус сугым пунктына барырга кирәкми, - ди дәүләт ветеренария берләшмәсе җитәкчесе Николай Андреев. -Эшмәкәрләр өчен транспорт, цех хезмәтеннән файдалану чыгымнары булса да, итнең сугым пунктларында эшкәртелүе күпкә уңайлы, санитар чисталык ягыннан да отышлы: продукция төрле җиргә йөртелми, ветеринар-белгеч тикшерүе дә урында ук үткәрелә. Ветеринария хезмәткәрләре сугым урыннарына үзләре баралар, тикшерү үткәреп тамгалыйлар.

    Таләпләрнең катгыйлануына карап кына авыл җирендә терлек саны кимер, дип уйламый белгечләр, ә ит бәясенә килгәндә, аның арту-артмавы продукциягә булган ихтыяҗга бәйле. Мәсәлән, бүгенге көндә дуңгыз итенең кыйммәтләнүе күзәтелә. Әлбәттә, бәянең уйнавы да ике яклы процесс: җитештерүченең кыйммәткә сатасы, кулланучының арзанга аласы килә.

    Алдан күреп эш итү

    Реклама

    Сугым пунктлары булдыру турындагы регламент яңалык кебек кабул ителсә дә, районыбызда мондый урыннарның элек тә булуын өлкән буын вәкилләре хәтерли әле. Әмма камиллекнең чиге юк дигәндәй, таләпләр дә заман белән бергә катгыйлана.

    Районыбызда инде бүгенге көндә үк үз цехларын булдыручылар бар. Мәсәлән, "Хрюша" җитештерү кооперативы дуңгызчылык, Рашит Фәйзуллин фермер хуҗалыгы мөгезле эре терлек эшкәртү белән шөгыльләнә. Әлеге цехның эшләү тәртибе белән танышу, гомумән, сугым пунктлары турында күзаллау булдыру өчен Түбән Казакларга юл тоттык. Авылдан читтә, болынга урнашкан цехта кызу эш вакыты иде. "Бездә урак өсте", - дип шаяртып каршы алдылар анда эшләүче егетләр. Бина берничә бүлектән тора: мал кабул итү, терлекне сугымга кадәр урнаштыру, чалу, тирене саклау, әзер продукцияне җибәрү һәм башкалар - барысы да исәпкә алынган. Әйтерсең, Рашит абый бу өлкәдә яңалыклар булачагын алдан күреп эш иткән.

    -Бу цех ел башыннан эшли. Итчелек белән шөгыльләнгәч, үземдә мал эшкәртү урыны булдыруны кирәк дип таптым, чөнки өй янында моны башкарып булмый, территория, табигать пычрана, итнең дә сыйфаты кими. Бигрәк тә җәй көннәрендә мал эшкәртү кыенлаша, - ди ул.

    Мондый күләмдәге корылмалар төзү зур чыгымнар таләп итә. Рашит Фәйзуллин да авыл хуҗалыгы кредитларыннан файдаланган, киләчәктә ул үзен-үзе аклар дип ышана. Абзарларда егерме баш хайван тоту, цехта көнгә ун баш мал эшкәртү мөмкинлеге бар. Ике кеше хезмәт куя. Күтәрү эшләре кран-балка ярдәмендә башкарыла икән. Ит эшкәртелеп тамгаланганнан соң сату нокталарына озатыла. Туналган тирене саклау өчен тагын бер бүлмә бар, аларны җәеп тозлыйлар. Эчәкләрен дә әрәм итмиләр, Шәмәрдәнгә илтәләр, аннан ул Алабугага катнаш азык әзерләү заводына җибәрелә.

    "Хәләл", ягъни Аллаһ ризалыгы өчен суелган иткә игътибар итүчеләрне кызыксындырган сорауны да бирмичә кала алмадык.

    -Бездә эшкәртелгән ит ислам дине кануннарына туры килә дип уйлыйм. Имам-хатыйплар белән дә элемтәдә торабыз, алар безнең эш тәртибеннән хәбәрдар, - ди Рашит абый.

    Сабанчы авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче Наил Шакирҗанов та цех эшеннән канәгать:

    -Мин 1995 елдан бирле итчелек белән шөгыльләнәм. Нократ Аланы базарында сату ноктам бар. Бу тирәдән мал алган вакытта әлеге цехта сугым эшләрен бетереп, тамгаланган ит алып китәм. Бик уңайлы. Чисталык, тәртип саклана, туңдыргычы бар. Мондый корылма төзеп эшли алган кеше мактауга лаек, дип саныйм, - диде ул.

    Яңа сугым пунктлары төзергә теләк белдерүчеләр дә уйларында нык торып, аны ахыргача башкарып чыгарлар, дип ышанасы килә. Акча чыгармый гына керем алып булмый, ә сугым пунктларының күп булуы конкуренция дигән сүз дә бит әле. Ә конкуренция - алып сатуда тотрыклылыкны саклаучы төп фактор.

    Махсус сугым мәйданчыкларында эшкәртелмәгән ит саткан өчен гражданнарга - 1-2, җаваплы затларга - 10-20, юридик зат буларак теркәлмәгән эшмәкәрләргә - 20-30, юридик затларга - 100-300 мең сумга кадәр штраф каралган.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: