Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада Кызыл байрак ордены иясе табылды

    68 ел элек Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Габсәлам Гобәйдуллинның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе һәм Кызыл байрак орденына лаек булуы турында язган идек инде. Әлеге язма чыгып килгәндә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее мөдире Ләбүдә Дәүләтшина редакциябезгә шалтыратып: "Габсәламнең гаиләсе Туембаштан табылды", - дигән хәбәр җиткерде. Ләбүдә...

    68 ел элек Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Габсәлам Гобәйдуллинның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе һәм Кызыл байрак орденына лаек булуы турында язган идек инде. Әлеге язма чыгып килгәндә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее мөдире Ләбүдә Дәүләтшина редакциябезгә шалтыратып: "Габсәламнең гаиләсе Туембаштан табылды", - дигән хәбәр җиткерде. Ләбүдә ханымга ияреп без дә батыр Габсәламнең исән-имин яшәүче хәләл җефете Рәйсә Гобәйдуллина янына юл тоттык.

    Авылларга заман шаукымы үтеп керсә дә, милли бизәкле тәрәзә капкачлы, таш капкалы, төсле буяуларга буялган йортлар бар әле Туембашта. Шундыйларның берсе - Гобәйдуллиннар нигезе. Вятка Аланындагы балаларыннан яңа гына кунактан кайтып кергән Рәйсә апа каршыбызга йөгереп үк чыкты. Җитез, хәрәкәтчән, йөзеннән елмаюы төшми торган бу акъяулыклы әбигә тиздән 90 яшь туласы икән. Тиз арада чәен куеп җибәрде, табын хәстәрләргә тотынды. Безнең күзләр көзге, стена буена эленгән чигүле кулъяулыкларга төште.

    -Чуллыдан килен булып төштем мин. Сугыштан соңгы еллар иде, кышкы көндә Габсәлам белән клубта таныштык. Яныма ике генә тапкыр килде ул, өченчесендә бөтенләйгә алып китте. Аллага шөкер, алты ир малай табып үстердек, алтысы да мәктәптә "бишле"гә генә укыды, исән-сау армиядән йөреп кайттылар. Җыенысы тырышлар. Тимергаян, Илгиз, Басыйр дигәннәре Вятка Аланында, Габсамат Казанда, Насыйр Якутиядә, төпчегем Габделнур авылыбызда тора. Габсәлам белән 47 ел гына яшәп калдык. Инде 17 ел гомерем аның җылы иңнәреннән башка уза. Сугышның үзәгендә кайнавына карамастан, тормышта ул юаш, тыныч холыклы кеше булды. Аның гаиләдә авыр сүз әйтеп тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Улларым да гел "әти" дип кенә тордылар. Инде сугыш турында сүз чыкса: "Танкта иптәшем янып үлде, тагын әллә никадәр танк утка чорналды. Мин сикереп төшеп исән калдым", - ди торган иде Габсәлам. Мин аның ул вакытта ниләр кичергәнен чамалыйм. Үзем дә 17 яшемнән сугыш эшләрендә катнаштым. Башта Яшел Үзәннән 60 чакрым ераклыкта урнашкан урманга окоп казырга җибәрделәр. Дүрт айдан соң биш ел буе урман кистек. Ул чакта паровозлар утын белән эшли, шуларга "метровой" итеп кисеп агачтан ягулык әзерлибез. Поезд эшелоннарыннан сикереп кенә төшеп калабыз. Хәзер шаккатам, ничек шунда аякларыбыз өзелмәгән. Элек бу ризыкларны да күрмәдек-белмәдек. Язга чыккач басудан черек бәрәңге, аш пешерергә әрем җыя идек. Тагын Габсәлам тракторга укыган иде бит. Җәен-кышын трактор ремонтлап үпкәсенә суык тидерде. 70 яшендә үпкә авыруыннан арабыздан мәңгелеккә китеп барды...

    Ләбүдә Дәүләтшина әлегәчә "Яшерен" тамгасы астында архивта сакланган "Бүләкләү листы"н тантаналы рәвештә Рәйсә апага тапшырганда уллары Габделнур Гобәйдуллин һәм җирлек башлыгы сәркатибе Рузилә Хәләвиева да бар иде.

    -Әти сугыш беткәч яңадан ике ел хәрби хезмәт үткән. Кичләрен капка төбендә олысын-кечесен җыеп, сугыш турында чын кино шикелле итеп сөйли иде ул. Бәләкәй чакта мин дә аңардан: "Ничә нимесне үтердең?" - дип сорап интектерә идем. Ул: "Берне дә түгел, улым. Анда күргәннәрнең бөтенесен сөйләргә ярамый", - дия торган иде, - дип сөйләде Габделнур абый.

    Дөнья киң дисәң дә, тар дигәндәй, батыр Габсәлам белән Ләбүдә ханым туганнар да булып чыктылар.

    - Районнан сугышка киткән 18 мең кешенең 7 меңе генә кире әйләнеп кайткан. Шуның 2 меңнән күбрәге төрле бүләкләүгә лаек булган. 19 яшьлек авыл малае Габсәламнең дә сугыш бетәргә ике атна кала немецлар белән кулга-кул сугышуы гаҗәп хәл. "Бүләкләү листы"ның гаиләсенә әйләнеп кайтуы исә икенче могҗиза, - диде Ләбүдә ханым.

    Хәер, авылдашлары да батыр Гобәйдуллин турында шактый хатирәләр саклый икән:

    Реклама

    - Олы гәүдәле, дәрәҗәле кеше иде Габсәлам абый. Трактор бригадиры булып эшләде. Әйтсә - шарт итеп сөйләшә торган, туры сүзле булды. Аның сугыштан язган хатларын күрше-тирә җыелып елый-елый укый идек. Берзаман авылга "Габсәлам кайта" дигән хәбәр таралгач, яше-карты Кукмара юлыннан каршына йөгереп мендек. Күкрәге тулы орден-медальләр. Шул көннән алып, ул немецлар турында төрле кызык хәлләр сөйли башлады. Аның ашау рәвешенә без гел аптырый идек. Чөнки ул чүмермичә, кашыкны авызы янына әкрен генә китереп каба, өстәл артында да төз утыра иде. "Немецлар шулай ашый", - дия иде ул безгә, - дип сөйләде Гыйләҗевләр гаиләсе.

    Ире Габсәлам белән бергә төшкән фотосын тапкач бирермен дигәч, беркөнне Рәйсә апа янына тагын бер сугылдым.

    - "Бүләкләү листы"н нишләттегез? - дип кызыксындым аңардан.

    -Сандык төбенә салып куйдым, әлегә. Күзем белән күреп бетерә алмасам да, улларыма кабат укыттым әле. Габсәлам белән шулкадәр горурланам, әмма җырларга инде көчем юк, елар идем - яшем юк. Хөкүмәткә рәхмәт, сугыш беткәнгә күпме еллар узса да, Габсәламем батырлыгын онытмыйча кулыма китереп җиткерделәр, - диде ул, моңсу күзләрен миңа төбәп.

    Ләкин мондый батырлыкларның сандык төпләрендә ятуы, музей, хәтер китапларында гына саклануы дөрес микән? Бәлки без аларда тәрбияләнергә, гыйбрәт алып яшәргә тиештер.

    Ә Рәйсә апа гел шундый көчле рухы һәм яшь тулган күзләре белән күңелемдә калыр кебек. Ул бит йөрәгендә сугыш ачысын саклый...

    Гвардия рядовое, 5-гвардия укчы дивизиясенең 17-гвардия укчы полкының станоклы пулемет наводчигы Габсәлам Гобәйдуллин 1945 елның 26 апреленә каршы төндә беренчеләрдән булып Балтыйк диңгезе белән ФРИШ-ГАФ заливын тоташтыручы проливны ут белән камап алуы, ФРИЛ-НЕРУНГ яры буендагы немецлар траншеясына үтеп керүе, кулга-кул сугышып, дошманны "чистартарту"да катнашуы һәм ФРИШ-НЕРУНГ буендагы плацдармны ныгытуга керткән өлеше өчен Кызыл байрак орденына лаек була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: