21 май 2013 яңалыклары
-
Кукмарада иртәгә 10 градус җылы була
Cиноптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, 22 майда болытлы һава булачак, һава температурасы +10 градустан артмый, җил - төньяктан. Татарстанның кайбер районнарында кырау төшү ихтималы да бар икән. Салкынча һава җомгага кадәр дәвам итә, яңгыр да яварга мөмкин. Атна ахырына һава температурасы+25 градуска кадәр җылыныр, дип вәгъдә итә синоптиклар. фото: http://www.google.ru
-
“Восток” хуҗалыгында 60 гектар бәрәңге утыртылган
Бүгенге көндә бар халык: олысы-кечесе бәрәңге утырту белән мәшгуль. Күмәк хуҗалыкларда да сабан культуралары чәчү төгәлләнеп, төп игътибар "икенче икмәк" утыртуга күчте. "Восток" хуҗалыгында бәрәңге 60 гектарда утыртылган. -Ике көнлек эш калды, - ди хуҗалыкның генераль директоры Сергей Димитриев. Бәрәңге утыртуда эшләүче Илдус Сабитов, ярдәмче Хәмит Закиров, басуда чәчүлек материал...
-
Кукмарада Кызыл байрак ордены иясе табылды
68 ел элек Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Габсәлам Гобәйдуллинның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе һәм Кызыл байрак орденына лаек булуы турында язган идек инде. Әлеге язма чыгып килгәндә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее мөдире Ләбүдә Дәүләтшина редакциябезгә шалтыратып: "Габсәламнең гаиләсе Туембаштан табылды", - дигән хәбәр җиткерде. Ләбүдә...
-
Хат ташучылар арасында конкурс
"Татмедиа" җәмгыяте почтамтлар һәм почта бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында икенче яртыеллыкка вакытлы матбугатка яздыру буенча конкурс игълан итте. Ул "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы" һәм "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинацияләре буенча барачак. Ике номинациядә дә 1нче урынга - 34483, икенчесенә - 28736, өченчечегә 22989 сум премияләр каралган. Җиңүчеләрне ачыклаганда аларның...
-
Гармунчыларыбыз – Фәйзулла Туишев конкурсында беренче өчлектә
Район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Баламишкин" гармунчылар ансамбле (җитәкчесе: композитор Илгиз Зарипов) Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар конкурсында өченче дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты. Котлыйбыз! фото: http://www.adm.sterlitamakadm.ru
-
Районыбыз ансамбльләре “Балкыш”та лауреат булдылар
Ветераннар арасында узган "Балкыш" республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурста кукмаралылар да актив катнашты. Поч.Кучук авылының "Кнавел" мари халык, Урта Комарның "Зәңгәри" фольклор ансамбльләре бәйгенең республика этабыннан лауреат исеме алып кайттылар. фото: http://tukaevcvr.ucoz.ru
-
Кукмараның яшь ЮИДчылары Яр Чаллыда “Имин тәгәрмәч”тә катнаша
21-24 майда Яр Чаллы шәһәрендә "Имин тәгәрмәч" конкурсының республика этабы узачак. Бәйгедә Манзарас урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары да катнашачак. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин билгеләп узганча, укучылар өч көн дәвамында бәйгенең "Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү", "Автогородок", велосипедта фигуралы...