Реклама
Көз җиткәч кенә газ мичен алыштырырга ниятләгән идек, һаман эшләтеп булмый, инде кичләрен суык үзен сиздерә башлады. Ашыгычлык белән йөн оекбашлар, киез итек-киез комбинаты юрганын тартып чыгардык. Телевизордан иртәнге "Манзара" тапшыруында мөлаем ханым "Башкалабызда балалар бакчаларына 18 сентябрьдән җылылык җибәрелде", - дип сөендерде. Шунда ук бер бала: -Бакчабызда җылы, өйдә...
Көз җиткәч кенә газ мичен алыштырырга ниятләгән идек, һаман эшләтеп булмый, инде кичләрен суык үзен сиздерә башлады. Ашыгычлык белән йөн оекбашлар, киез итек-киез комбинаты юрганын тартып чыгардык.
Телевизордан иртәнге "Манзара" тапшыруында мөлаем ханым "Башкалабызда балалар бакчаларына 18 сентябрьдән җылылык җибәрелде", - дип сөендерде. Шунда ук бер бала:
-Бакчабызда җылы, өйдә суык, өйгә кайтасы килми, - дип, мөгаен, гомерендә беренче тапкыр интервью биргәндер.
Бездә ничек микән дип, Кукмарадагы балалар бакчаларының хәлен белештек.
-Әллә җылы бирергә булдыгызмы? - Һәр бакчада бу гамәлне түземсезлек белән көтүләрен бәян иттеләр. Балалар арасында борыннарын мышкылдата, йөткергәли башлаганнары да бар икән. -Вакыт инде, вакыт, тизрәк җылы бирә күрсеннәр иде. Бер авырып китсәләр - эш харап!
Ә менә авырту балаларны тернәкләндерү үзәгендә үз котельныйлары булгач, төнгә җылы биреп алалар икән. Үзәктән җылытыла торган күпфатирлы йортларда да әлегә җылыны тансыклап яшиләр. Ә менә бер танышымның фатирында ике контурлы газ мичләре куелган:
-Бездә җылы, кунарга безгә кил! - дип көлеп тора.
"Әбиләр чуагы" җылысы озакка бармый шул, төннәрен көз үзен ныграк сиздерә. "Инженерлык челтәре" җылыту казаннарын әзерләп бетергән, газ ягарга рөхсәт алынган, җылыту системаларына су салып карый башлаганнар - шәт, күшегүдән туктарбыз.
Казанлылар гына түгел, без дә җылылык яратабыз.
Азат САБИТОВ
фото: http://fedpress.ru/news/polit_vlast/reviews/saratovskie-vlasti-ne-sderzhali-obeshchanie-po-srokam-otopitelnogo-sezona
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз