Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында чыршылар корый

    Рудник авылы каршындагы тау өстендә утыртылган яшь чыршы урманнары халыкның мавыгып гөмбә җыю урынына әйләнгән иде. "Эш гөмбәдә генә мени? Ылыс исләре килеп торган тау һавасын сулап, бер кочак сәламәтлек җыеп кайтабыз ичмаса",-дип сөйләнүчеләр күп. Быел шул урманнарда күп кенә чыршыларның корыганнарын күреп, кәеф кырылды. Нидә икән соң моның сәбәбе?...

    Рудник авылы каршындагы тау өстендә утыртылган яшь чыршы урманнары халыкның мавыгып гөмбә җыю урынына әйләнгән иде. "Эш гөмбәдә генә мени? Ылыс исләре килеп торган тау һавасын сулап, бер кочак сәламәтлек җыеп кайтабыз ичмаса",-дип сөйләнүчеләр күп. Быел шул урманнарда күп кенә чыршыларның корыганнарын күреп, кәеф кырылды. Нидә икән соң моның сәбәбе? Күңелгә тынгылык бирмәгән шушы сорау белән Кукмара урманчылыгы участогы җитәкчесе ярдәмчесе Фәнис Якуповка мөрәҗәгать иттем.

    -2010 елгы коры һәм эссе җәйнең кайтавазы бу, агачлар шул вакытта хәлсезләнеп калдылар,- дип башлады ул сүзен.- Чыршыларның һәм каеннарның тамыр системасы туфракка тирән китми, өстә генә була, шунлыктан алар эссегә тиз бирешә. Мондый агачларны кайрыашар -типограф дип аталган вак коңгызлар сырып ала. Алар кайры астына кереп үрчиләр, агачны тишкәләп бетерәләр. Кимереп ясалган эзләре исә типография ысулы белән басылган бизәкләрне хәтерләтә. Әлеге корткычлар башлаган "эш"не кара мыеклач коңгызлар дәвам итә. Алар кәүсәләрне зур тишекләр ясап ермачларга керешәләр. Нәтиҗәдә агачлар һәлак була.

    Корыган чыршылар - күпчелек урманнарга хас күренеш хәзер. Безнең район урманнары да искәрмә түгел. 2011 елдан бирле мондый чыршыларны кисеп, чистарту эшләрен алып барабыз. Яхшыракларын утынга озатабыз, начарларын яндырабыз. Утта корткычлар да юк ителә. Коңгызлар яшеренеп калып, башка чыршыларга күчмәсен өчен киселгән агач төпләрен каезлыйбыз. Бу җирләрдә, бульдозерлар белән төпләү эшләре башкарып, сукалаганнан соң, кабаттан яшь чыршы, наратлар утыртыла. Тамыр системасы ябык булган үсентеләр утыртуны кулай күрәбез, чөнки аларның тамырлары тиз генә җилләми, шунлыктан үсеп китү мөмкинлекләре зур. Үсентеләр Сабадагы селекция-орлыкчылык үзәгеннән кайтартыла.

    Реклама

    Фәнис Якуповның әйтүенә караганда, быел гына мондый эшләрне 91 гектарда башкарганнар. Техникалары җитәрлек, зарланырлык түгел. Үрәсбаш, Тырыш, Лельвиж, Салкын Чишмә авыллары янындагы урманнарда корыган чыршылар киселгән. Быел көзен шул агачлар урынына 23гектар мәйданда яңа үсентеләргә тормыш бирү күздә тотыла. Моннан тыш урман кырыйлары буйлап 20гектар мәйданда яшь агачлар һәм Нормабаш авылы янында саклагыч яшел полоса утыртырга җыеналар. Ә инде үткән көз-яз айларында агачларның 265гектар җирдә утыртылганын исәпкә алсак, яшеллекне саклау өчен Кукмара урманчылыгы участогы тарафыннан зур күләмле, игелекле эш башкарылган. Бу күрсәткечләр белән танышканнан соң, күңелгә җылылык йөгерде. Шөкер, башка урманнар да яңарыр. Табигать кенә рәхимле була күрсен, урманчыларның тырышлыгын юкка чыгармасын инде.

    фото: http://old.polonsil.ru/photo/all/theme/el/

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: