Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара полициясенә финанс пирамидаларыннан зыян күргән 24 кеше мөрәҗәгать иткән

    "МММ", "Властилин", "Хопер-инвеста" һәм башка финанс пирамидаларын күпләр хәтерлидер әле. Тиз арада акча эшләү нияте белән ялганчылар тозагына эләгүчеләр, әлеге пирамидаларның "җимерелүе" нәтиҗәсендә шактый зур суммада акчаларыннан колак кагучылар бихисап булды. Әмма инде шактый еллар узып, авызлары кат-кат пешүгә дә карамастан, халык һаман ниндидер могҗиза көтеп, аларга ышануын дәвам итә....

    "МММ", "Властилин", "Хопер-инвеста" һәм башка финанс пирамидаларын күпләр хәтерлидер әле. Тиз арада акча эшләү нияте белән ялганчылар тозагына эләгүчеләр, әлеге пирамидаларның "җимерелүе" нәтиҗәсендә шактый зур суммада акчаларыннан колак кагучылар бихисап булды. Әмма инде шактый еллар узып, авызлары кат-кат пешүгә дә карамастан, халык һаман ниндидер могҗиза көтеп, аларга ышануын дәвам итә. Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел мондый төр оешмалардан зыян күрүчеләр саны кабат арта башлаган. Бүгенге көнгә кадәр полициягә биш меңләп кеше мөрәҗәгать иткән булса, китерелгән зыянның күләме миллионнар белән исәпләнә икән. Районыбызда да пирамида корбаны булучылар бар.

    -Бигрәк беркатлы булдым шул, танышымның тәмле теленә, бик күп суммада акча бирәчәкләр, дип мактый-мактый сөйләвенә, үгетләүләренә ышанып, пенсия аласы көнне аның белән бергә банкка бардым да, үз кулларым белән акчаларны Ләйләгә (исемнәр үзгәртелде.-авт.) илтеп тапшырдым, - дип күз яшьләренә буыла поселокта яшәүче, инде җиденче дистә белән баручы Гайшә апа. - Оешманың шарты буенча бер кеше өчен 11 мең сум акча бирергә кирәк иде. Мин 300 мең сумга якын акча кайтасына өметләнеп, ике кешелек - 22 мең сум итеп бирдем. Ләйлә безне ачык йөз белән каршы алды, компьютерда "Лисенок" һәм "Котенок" исемнәре астында теркәлү уздырды, балаларың, туганнарың да кушылса, пирамида тизрәк үсәчәк, акчаны да күбрәк алачаксыз, дип аңлату эшләре алып барды. Ике атна эчендә кыйммәтле сапфир таш кайтырга тиеш иде, атна, ай көттем... бер ел үтте - ташлар да, акча да юк! Танышыма да бу хакта әллә ничә тапкыр сүз каттым. Ул исә баштарак: "Тиздән булачак, борчылма", - дип тынычландыра килде, соңыннан минем белән бөтенләй сөйләшмәс булды. Сигез мең сум пенсия акчасына яшәүче өчен бик зур сумма бит. Бу хәлгә инде өч елга якын вакыт үтте. Ирем минем җилгә очкан акчалар өчен ут йотып йөргәнемне бөтенләй белми, кызыма гына сөйләдем. Ул Ләйләгә барып, көч-хәл белән 11 мең сумын алып кайта алды. Калганы эзсез югалды. Ләйлә: "Мин сезгә каян акча алыйм, кем алып килде, шуннан сорагыз", - диде. Аның янына башка бармадым инде. Көн тудымы, шул акчалар искә төшә. Эх, мин аларга хәзер дарулар сатып алыр идем, дип үкенгән көннәрем бик күп. Киленем дә: "Әни, ышанма", - дип кисәткән иде, югыйсә, чыгасы акча булгандыр инде, бер хәлең дә юк. Полициягә дә хәбәр итмәдем. Өйгә килсәләр, иремә нәрсә дип аңлатырмын, күрше-күләннән дә оят бит, дидем. Ул вакытта мине генә түгел, бик күп авыл кешеләрен, студентларны да төп башына утырткан булырга тиеш алар. Кешенең күз яшьләре түгелгән акча белән рәхәт күрә алырлар микән?!

    Гайшә апа белән сөйләшкәндә аның шул дәрәҗәдә беркатлы булуына тагын бер кат инандым. Әле күптән түгел генә алты мең сумга барлык чирләрдән дә дәвалый торган махсус мендәр сатып ала ул. Анысын исә өенә кайткач, тынычлыкта калып, бик яхшылап уйлый да, ике көннән соң кире хуҗасына алып барып бирә. "Ярый әле яхшы кеше булып чыкты, акчамны кире кайтарды, - ди ул сөенеп. - Мендәр белән генә дәваланып була торган булса, берәү дә чирләмәс, тылсымлы түшәкне авырткан җиренә куяр да, аякка басар иде".

    Тагын бер райондашыбыз да, алтын таулар вәгъдә иткән оешманың тозагына төшеп, 110 мең сум акчасыннан колак каккан.

    -Без әлеге сазлыкка якын туганыбызның үгетләвенә каршы тора алмыйча кереп баттык. "Итек түшәп тилмерәсегез юк, мин тәкъдим иткән оешмага теркәлсәгез, ел саен 320 мең сум акча килеп барачак", - диде ул. Иң элек 80 мең сум акча тапшырдык. Үзебезнеке генә җитмәде, әҗәткә дә керергә мәҗбүр булдык. Вәгъдә ителгән, карасу төстәге таш та (чынмы-юкмы икәнен белмим) килде, ике тапкыр 18әр мең сум акча да кире кайтты. Шуннан соң күңел үсеп китте дә, тагын акча биреп, беренче урын өчен язылдык. Туганыбыз исә үзенең акчаларын алып бетерде дә, безне онытты. Кешеләр өстәлеп тормагач, пирамида челтәре өзелде, бераздан әлеге оешманың бөтенләй ябылуын белдек. Ул вакытта Кукмара, Мамадыш районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә дә оешманың филиаллары бар иде. Безне чаллылар алдады. Туганыбыз янына барып, елый-елый булышуын сорадык, әмма кая ул?! Бик рәнҗибез. Хәләл акчаларыбызны берничек тә кайтара алмадык, - дип өзгәләнәләр алар.

    Тагын бер кукмаралы мондый төр оешмаларның бары тик кеше талау өчен генә барлыкка килүен 2008 елда ук аңлый.

    -Халыкны җәлеп итү өчен ниләр генә уйлап тапмадылар ул вакытта. Инвестицияләрнең файдалы яклары турында телевизорлардан сөйләп һәм күрсәтеп тордылар, газета-журналларга мактап яздылар бит, ышанмас җиреңнән ышанырсың, - ди Галиулла абый. - Мәскәү оешмасының филиалы Кукмарада да бар иде. Мин анда бик күп акча салдым. Күпме суммада икәнен хәзер искә дә төшерәсем килми. 2008 елда оешма "янды", бездәге филиал ябылды, акчалар да шул килеш юкка чыкты. Кире кайтарырга теләп, күпме генә суд юлында йөрсәм дә, файдасы булмады, киресенчә, нервларым гына какшады. Минем халыкка әйтер сүзем бер генә: бушлай сыр тәбедә генә була. Зур процент ставкалары белән кызыксындыручыларга да ышанмагыз. Иң яхшысы - булганына шөкер итеп яшәү. Мин моның шулай икәненә инандым, әмма бик соң...

    Әгәр:

    Реклама

    -сезгә банк кертеменнән дә күбрәк табыш вәгъдә итәләр,

    -акчагызны алдан хәбәр ителгән процентлар белән кайтарырга ышандыралар,

    -ставка күләмен тагын да арттыру өчен дусларыгызны, якыннарыгызны да алып килергә чакыралар,

    -семинар, уку, документлар рәсмиләштерү өчен акча кертергә сорыйлар,

    -кыйммәтле милек алу программаларында катнашуны, банк һәм башка оешмаларга әҗәтләрне каплау өчен ярдәм тәкъдим итәләр икән - ышанмагыз!

    Компаниянең эшчәнлеге турында мәгълүмат, лицензиясе булмаган очракта да мондый төр оешмалардан читтәрәк булуың яхшы.

    Район Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге начальнигы Леонид КАМАЕВ:

    -2013 елдан бүгенге көнгә кадәр безгә финанс пирамидаларыннан зыян күргән 24 кеше мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Район халкыннан җиңел табыш китерү чыганаклары турындагы уйдырмаларга ышанмауларын, акча янчыгына үрелгәнче иң элек кат-кат мәгълүматларның дөреслеген тикшерүләрен сорар идем.

    фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1Ldmtxb0M3cXFsOUxrRlYyYk5nNHF3cnh6cFdGcklUX2s2NWo4bS15QUpnbHowWTRoREFWbWVEMEQtM0N3MmY2bWVkM2ZMOFpqQWlWd0VTbC1BWC1nZjZmcF8tRGV1eEZRbVc0UHhDMHRyeElYN2w&b64e=2&sign=311630a9ebbd8bcdf3cc088ef94c7c61&keyno=0

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: