Кукмара өченче мәктәбендә телевидение операторлары нишләде икән?
Беркөнне мәктәптә: "Телевидение килә" дигән хәбәр таралды... Нәрсә?! Телевидение?! Кайчан килә?! Нинди максат белән?! Укучылар арасында шау-шу кузгалды... Һәр укучы үзенең вариантларын тәкъдим итә башлады: - Безнең мәктәптә спорт өлкәсендә җиңү яулаган укучылар күп,- диде берәүләр. - Бәлки спортчыларыбызны төшерәләрдер. -Юк, бишле билгеләренә генә укыган, олимпиадаларда, конференцияләрдә җиңү яулаган укучыларыбызны...
Беркөнне мәктәптә: "Телевидение килә" дигән хәбәр таралды... Нәрсә?! Телевидение?! Кайчан килә?! Нинди максат белән?! Укучылар арасында шау-шу кузгалды... Һәр укучы үзенең вариантларын тәкъдим итә башлады:
- Безнең мәктәптә спорт өлкәсендә җиңү яулаган укучылар күп,- диде берәүләр. - Бәлки спортчыларыбызны төшерәләрдер.
-Юк, бишле билгеләренә генә укыган, олимпиадаларда, конференцияләрдә җиңү яулаган укучыларыбызны төшерергә килә алар, - дип катгый гына әйтте берәүләр.
-Ә бәлки, безгә һәрвакыт ярдәм иткән, белем биргән укытучыларыбызны төшерерләр, - дигән фикер дә ишетелде.
Ниһаять, дөресен белдек! Телевидениенең тиздән мәктәпкә килүе турында хезмәт укытучыбыз болай диде:
-8 "А, Б" сыйныфы укучылары "Тамчы-шоу" программасында катнашты. Алар биремнәрдәге сорауларга бик яхшы җавап бирделәр һәм икенче урын яуладылар! "ТНВ"да эшләүчеләр исә, безнең мәктәп укучылары белән кызыксындылар. Бүләкләккә дип, милли бизәкләр чигелгән тегү фабрикасы мәндәрләренә дә кызыксыну зур булган. Тырыш Кукмара халкы, укучылары ниләр майтарып ята икән дип, Казан кунаклары безгә килергә уйлаганнар.
Телевидение хезмәткәрләре мәктәбебезгә килгән көн зур бәйрәм иде! Максатлары - сәләтле укучыларны, аларның кул эшләрен "Яшьләр тукталышы" программасы тамашачысына күрсәтү!
Бу хәбәргә без, 9 "Б" сыйныф укучылары Мусина Илүзә һәм Степанова Аделинана, бик нык шатландык, чөнки алар безнең кул эшләре түгәрәгендә эшләнгән милли кием коллекциясен төшерергә киләчәкләр икән. Мәктәпкә телевидение килү - нинди зур вакыйга бит ул! Ә үзеңне төшерергә килүләре - тагын да зуррак могҗиза!
Мин һәм Аделина тегәргә, сәйлән белән чигәргә яратабыз. Мәктәбебезнең кул эшләренә бик оста булган хезмәт укытучысы Ярмөхәмәтова Альбина Габделбәр кызы җитәкчелегендә эшләнгән "Заманча киемнәрдә этник бизәкләр" дигән коллекциябез бар. Аделина үз эшендә Кукмарада яшәүче мари, рус һәм татар милләте киемнәренең үзенчәлекләрен барларга булды. Өстәп, сәйләннән беләзек һәм муенса ясады. Мин исә, күн белән эшләдем, киемнәремне татар милләтенә хас булган бизәкләр белән тулыландырдым.Моның барысы турында без "Яшьләр тукталышы" программасында сөйләдек: алар бездән интервью алдылар, без мастер-класслар күрсәттек.
Телевидение китте, шау-шу басылды. Әлеге вакыйга күңелләрдә матур истәлек булып калды, алга таба зур максатлар бөреләнде.
Илюзә Мусина, Кукмара өченче урта мәктәбенең 9Б сыйныфы укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев