Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Хаттан башланган дуслык 50 елга сузылды, ди Кукмарада яшәүче Фирая Ардуанова

    Элек, Интернет булмаган заманда, Советлар Союзы республикаларында яшәүче яшьтәшләребез белән хатлар аша аралаша идек. Минем үземә дә мәктәп елларында Эстония, Казахстан, Украина кызлары белән язышырга туры килде. Үскәч исә аралар өзелде. Ә менә Кукмарада яшәүче Фирая Ардуанованың (Йосыпова) хаттан башланган дуслыгы илле елга сузылган! -1965 ел иде. Кукмара 2нче мәктәбендә...

    Элек, Интернет булмаган заманда, Советлар Союзы республикаларында яшәүче яшьтәшләребез белән хатлар аша аралаша идек. Минем үземә дә мәктәп елларында Эстония, Казахстан, Украина кызлары белән язышырга туры килде. Үскәч исә аралар өзелде. Ә менә Кукмарада яшәүче Фирая Ардуанованың (Йосыпова) хаттан башланган дуслыгы илле елга сузылган!

    -1965 ел иде. Кукмара 2нче мәктәбендә бишенче сыйныфта укыган чагым. Сыйныф җитәкчесе безгә адреслар өләшеп чыкты. Миңа Польшада яшәүче малай һәм Украина кызы Любаның адреслары "эләкте". Поляк белән бер ел чамасы гына хатлар алыштык, ә Люба белән хәзергәчә аралашып торабыз, - дип сөйли Фирая ханым. - Ул элеккечә Днепропетровск өлкәсенең Петриковка поселогында яши, ә мине язмыш кайларга гына ташламады.

    Мәктәптән соң кыз Казан училищесында сатучы һөнәрен үзләштереп, комсомол юлламасы белән Яр Чаллы каласына юл тоткан. Анда башкорт егете Ринат белән танышып, кияүгә чыккан. Иренең эше белән бәйле рәвештә Башкортостанда, аның башкаласы Уфада да яшәргә туры килгән аларга. Иң ахырдан Кукмарага кайтып урнашканнар.

    Кайда гына яшәсә дә, Люба белән аралары суынмаган. Киресенчә, эч серләренә кадәр уртаклашкан алар.

    -Хатларында дустым мине тынычландыра, киңәшләрен бирә иде. Психотерапевтым булды ул минем. Киңәш сорау өчен әти-әнием дә юк иде бит. Әнием бик иртә - 31 яшендә, мин нәкъ 5 сыйныфта укыганда вафат булды. Әти үстерде мине. Ул да озак яшәмәде, әнидән соң ун ел үткәч дөнья куйды, - дип моңаеп ала әңгәмәдәшем.

    Дуслар унөч елдан соң очрашканнар. Фирая ханымның ире белән Кукмарага кайтып торган чаклары булган. Люба бирегә үзе кунакка килгән.

    -Ирем белән аны поезддан каршыладык. Күрешеп кочаклаштык. Люба күчтәнәчкә көньяк җиләк-җимешләре һәм үзе рәсем белән бизәгән бик зур поднос алып килгән иде. Ул рәссам, сәнгать фабрикасында эшләде. Аңарчы да туган көннәремә үзе бизәгән самавыр, чәйнек, музыкаль шкатулка кебек сувенирлар җибәреп торды. Аларның һәрберсенә "Фираяга Любадан" дип язылган була иде. Сүз уңаеннан әйтим әле: чәйнекне бер намуссызы "чәлеп" чыккан бит, шуның өчен йөрәгем әрни.

    Люба Кукмарада берничә көн торган, бу якларны бик ошаткан. Фотографиягә кереп, бергәләп фотога төшкәннәр.

    Фирая ханым үзе дусты янына 1989 елда барган. Украинада яшәүче туганнарының кунакка кайтуларыннан файдаланып, аларның машинасына утырып киткән. Бу сәфәр турындагы истәлекләре гомергә җуелмый:

    Реклама

    -Алдан хәбәр итмәгән идем, өйдә әнисе каршылады. Мине күргәч, кулыннан әйберләре төшеп китте хәтта. "Фирая, синмени?"- диде шатланып. Безнең дуслыкка шаккатты ул. Люба елга буена киткән икән, мин шунда юнәлдем. Ул велосипед белән кайтып килә иде. Мине күреп аптырап калды, аннан сикереп төшеп, кочаклап алды. Елаштык: ул чагында яшьләребез инде олырак, күңелләр дә нечкәрә башлаган чак бит.

    Велосипед дигәннән, анда кешеләрнең, хәтта әби-бабайларның да шушы транспорт чарасында йөрүенә исем китте. Август ае иде бу. Поселок чиста, матур, урамнарда алмагачлар уңыштан сыгылып утыра. Халкы ачык йөзле. Мин әле автобуста ук әлеге поселокка ничек барасын сорашкан, анда хат аша танышкан дустым яшәве турында әйткән идем. Пассажирлар тәфсилләп аңлатып кына калмадылар, мине хуплап, гөр килеп сүзгә кушылдылар.

    Люба мине чын күңелдән кунак итте, үзе эшләгән фабрикага да алып барды. Кызганыч, шундый матур сәнгать әсәрләре тудырган фабрика инде ябылу алдында, заказлар әз, диде ул. Хатларымның барысын җыеп барган икән, үземә биреп җибәрде. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Бу хатлар, әйтерсең, тормышым турында язылган китап. Аларны кулыма алгач, үткәннәргә кайткандай булам, истәлекләргә биреләм.

    Дустыннан бүләкләр кабул итеп кенә калмаган Фирая ханым, үзе дә посылкалар салып торган. Любаның 55 яшьлек юбилеена киез итек-киез комбинатында дөя һәм сарык йоныннан эшләнгән юрган, киез чүәкләр һәм башлык җибәргән. Кызык, җибәрү бәясе бу әйберләрдән дә кыйммәтрәк булып чыккан. Ә хәзер,Украинадагы хәлләр, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә хат та, посылкалар да алышу мөмкин түгел икән.

    -Февраль аенда дустымның туган көненә бүләк җибәрмәкче идем, почтада алмадылар. Ул да мине котлый алмаган. Элек сөйләшү пунктыннан иркенләп аралаша идек (кесә телефоныннан күпкә кыйммәткә төшә), быел көзен бу мөмкинлек тә бетте. Хәер, инде моннан дүрт-биш ел элек тә кайбер хатлар югала башлаган иде, - ди Фирая ханым. - Кесә телефоны аша сирәк булса да хәлләрне белешеп торабыз. Шунысына сөенәм, дустым яшәгән җирдә сугыш бармый икән, әмма пенсия күләмнәре кимегән, кибетләрдә азык-төлек тә азайган.

    Менә шулай, Украина җитәкчеләренең безнең илне дошман күрүе, сәясәтчеләрнең уртак тел таба алмаулары ике ил халыкларының дуслыгына киртә була алмый. Әнә шуны аңласын иде каршы як.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: