Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Өебез җылынды, тик юл гына...

    Күпкатлы йортыбызның шәхси җылылык системасына күчүенә сөенеп бетә алмыйбыз. Өйгә кайчан кайтып керсәк тә, җылы, рәхәт, краннардан кайнар су да агып тора. Әмма шунысы бар: газ торбаларын сузган вакытта йорт тирәсен казыганнар иде, барлы-юклы вак ташлары кызыл балчык астында күмелеп калды. Кайбер урыннарын хәтта тигезләмәделәр дә. Көзге пычраклар, яңгырлар вакытында...

    Күпкатлы йортыбызның шәхси җылылык системасына күчүенә сөенеп бетә алмыйбыз. Өйгә кайчан кайтып керсәк тә, җылы, рәхәт, краннардан кайнар су да агып тора. Әмма шунысы бар: газ торбаларын сузган вакытта йорт тирәсен казыганнар иде, барлы-юклы вак ташлары кызыл балчык астында күмелеп калды. Кайбер урыннарын хәтта тигезләмәделәр дә. Көзге пычраклар, яңгырлар вакытында йортыбыздан кызыл балчыкны ерып, асфальт юлга көч-хәл белән чыгабыз. Бу хакта поселок башкарма комитеты вәкиленә дә әйткән идек. Ул: "Казыган урыннардагы балчык бераз иңсен инде, яз көне хәл итәрбез", - дип ышандырды. Асфальт юл өмет итмибез, бераз вак таш җәйсәләр дә, хәл уңай якка үзгәрер иде.

    Нур Баян урамында яшәүчеләр исеменнән Хәмдия апагыз.

    фото: http://www.kurer-sreda.ru/2013/04/22/97532

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: