Сабирның махмырдан башы чатнап авырта. Кибеттән аракы алырга акчасы юк. Күршеләрендә әче бал (үзләре ясаган исерткеч эчемлек) барлыгы исенә төшә дә, шуларга юл ала.
Өстәл тирәли бала-чага табада кыздырылган бәрәңге ашап утыралар.
-Күршекәем, башымны төзәтергә әче балың калмадымы?
- Әнә, бидон төбендә сыек апарасы калды.
Сабир апараны эчә дә, балалар...
Сабирның махмырдан башы чатнап авырта. Кибеттән аракы алырга акчасы юк. Күршеләрендә әче бал (үзләре ясаган исерткеч эчемлек) барлыгы исенә төшә дә, шуларга юл ала.
Өстәл тирәли бала-чага табада кыздырылган бәрәңге ашап утыралар.
-Күршекәем, башымны төзәтергә әче балың калмадымы?
- Әнә, бидон төбендә сыек апарасы калды.
Сабир апараны эчә дә, балалар ашыйсы бәрәңгене кызу-кызу капкалый икән. Апара бетә, бәрәңгедән дә җилләр исә.
Сабир кикереп куя һәм батты бу, дип әйтеп куя.
Балалар атасы:
-Батар, алты бала ашыйсы бәрәңгене ашап бетергәч, ничек инде ул батмасын ,- дип җавап бирә.
Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев