Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бабамның мылтыгында – 25 сызык, ди күппрофильле лицей укучысы Нияз Борһанов

Минем карт бабам Сәлимгәрәев Тимерхан Сәлимгәрәй улы 1925 елда Күкшел авылында туган. Сугыш башланганда аңа 16 яшь булган. 17 яше тулгач, аны үзе кебек яшьтәшләре белән сугышка алганнар. Иң беренче аларны снайпер булырга өйрәткәннәр, аннары сугышка керткәннәр. Әбиемнең сөйләве буенча, бабам анда беренче тапкыр үлем белән очрашкан. "Чәчләрем үрә басты",-...

Минем карт бабам Сәлимгәрәев Тимерхан Сәлимгәрәй улы 1925 елда Күкшел авылында туган. Сугыш башланганда аңа 16 яшь булган. 17 яше тулгач, аны үзе кебек яшьтәшләре белән сугышка алганнар. Иң беренче аларны снайпер булырга өйрәткәннәр, аннары сугышка керткәннәр. Әбиемнең сөйләве буенча, бабам анда беренче тапкыр үлем белән очрашкан. "Чәчләрем үрә басты",- дип сөйләгән ул.

Аларны һәрвакыт разведчиклар белән разведкага җибәргәннәр. Снайперлар гел алдан барган. Алар үзләренең винтовкаларына, һәрбер үтерелгән немец солдаты саен бер сызык сызып барганнар. Бабамның мылтыгында 25 сызык булган. 18 яшендә бабам каты яраланган һәм санитаркалар аны госпитальгә озатканнар. Бик озак дәваланып, бер аягын калдырып, бабам туган авылына әйләнеп кайткан. Курслар бетереп, гомер буе колхозда баш хисапчы эшен башкарган. Сугышта күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәте өчен бик күп медаль һәм грамоталар белән бүләкләнгән. Бабамның үлгәненә 5 ел. Без аны әле дә һәрвакыт сагынып искә алабыз.

Нияз Борһанов, күппрофильле лицейның 6а сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев