Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Авылым чишмәсе яшәтте мине”

    Фарук абый вафат... Редакциябезнең якын дусты, рус телендә яза торган актив хәбәрчесе, Ятмас Дусай авылында яшәүче Фарук абый Манасыйпов турындагы бу хәбәрне ишетү бик авыр булды. Әле көзен генә шул төбәкнең горурлыгы - меңьяшәр имәннең язмышы өчен бик нык борчылып йөргән иде. Башта телефоннан шалтыратып әйтте, аннары, түзмичә, үзе үк...

    Фарук абый вафат... Редакциябезнең якын дусты, рус телендә яза торган актив хәбәрчесе, Ятмас Дусай авылында яшәүче Фарук абый Манасыйпов турындагы бу хәбәрне ишетү бик авыр булды. Әле көзен генә шул төбәкнең горурлыгы - меңьяшәр имәннең язмышы өчен бик нык борчылып йөргән иде. Башта телефоннан шалтыратып әйтте, аннары, түзмичә, үзе үк килеп җитте. Инсульт кичергәнлектән, йөзе бераз шешенеп киткән, кулы калтырап тора, тавышы ярсулы иде.

    -Нәфрәтемнең чиге юк: имәнне әйләндереп алган киртә җимерелгән, элмәтактасы җирдә аунап ята, тирәсендәге агачлар киселеп җыештырылмаган, үтәрлек түгел, - диде ул. Тиешле урыннарга шалтыратып, бу тәртипсезлекнең бетерелүенә ирештек.

    Көз азагында килеп, төрле газеталарда басылган язмаларын калдырды. "Юкка чыгып, әрәм булмасыннар, сезгә - ышанычлы кулларга тапшырам", - диде моңсу гына. Сизгән, күрәсең, үлемен... Озаклап, үзенең үткәннәрен искә алып утырды. Хәер, язмалары һәм 2001 елда басылып чыккан "Тайфә торнасы" китабы аша аның язмышы белән азмы-күпме таныш идек без.

    Тормыш юлы батырлыкка тиң Фарук абыйның. 1937 елда Ятмас Дусай авылында дөньяга килгән ул. Гомерен балалар укытуга багышлаган әтисе Нигъмәтулла абый сугышка киткәндә аңа нибары 3 яшь ярым булган. "Көчле бураннар, коточкыч суыклар, бүреләр, ачлык... Без бик тиз олыгайдык", - дип ачынып искә төшерә иде Фарук абый. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, укуын Кукмара беренче мәктәбендә дәвам итә. Аны тәмамлагач, 1955 елда Чиләбе өлкәсендәге Коркино шәһәренә әти-әнисе янына (алар алданрак киткән булалар) юл тота, күмер чыгару шахтасында төрле эшләрдә эшләп, механик дәрәҗәсенә күтәрелә. Армиягә алынганчы ук читтән торып Чиләбе политехника институтына укырга керә, кайтуга янә җиң сызганып белем алуга керешә. Диплом язарга җыенганда гына, 29 яшендә, юл фаҗигасенә очрый, бик каты имгәнә, сул ягы изелеп, кулы өзелеп чыгарлык хәлдә була. Сөякләрен беркеткән тимерләр белән гомер буе сыкранмыйча яши ул, бу хакта беркемгә белгертми. Дәваханәдә ярты гәүдәсе гипска катырылган хәлдә диплом язып, аны бик яхшы яклауга ирешә һәм инженер-механик белгечлеген ала. Инвалидлык бирелүе белән килешмичә, эшләвен дәвам итә, шахтаның техника куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнә.

    1971 елда Яр Чаллы шәһәренә китеп, КамАЗ төзелешендә төрле җитәкче урыннарны били. "Кама буендагы хезмәт батырлыгында үземнең дә өлешем булуы белән мин бик бәхетле", - дип яза ул соңрак. 1984-86 елларда Фарук абый Гыйрак илендә Евфрат елгасы аша электр станциясе төзүдә катнаша. "Бу бик катлаулы гидротехник корылма иде. Тигез урында елганың биеклеген 60 метрга күтәрергә кирәк булды. Саклагыч дамба уннарча чакрымнарга сузылды", - дип искә ала, еллар үткәч. Фарук абый барлык йөк күтәрүче механизмнарның төзеклеге өчен җаваплы була, дөньяның 25 иленнән килгән белгечләр белән иңгә-иң куеп эшли. Гарәп телен үзләштерә. ГЭСның беренче агрегатын сафка бастыру тантанасына килгән Гыйрак Президенты Саддам Хөсәенне күрү насыйп була аңа.

    Союзга әйләнеп кайтканнан соң, "Камгэсэнергострой"да профком рәисе урынбасары вазыйфасын башкара. 1996 елда пенсиягә чыккач, туган авылына әйләнеп кайта. Тынгысыз холыклы ветеран биредә дә ял итеп кенә ятмый: нәсел шәҗәрәсен, авыл тарихын, төбәк табигатен өйрәнә. Үзенең хәрби УАЗ машинасына утыртып, безнең иҗат төркемен изгеләр зираты, изге һәм күз чишмәләре, бакыр чыгару рудниклары булган урын, авыл зиратындагы борынгы кабер, өч йөз еллык ялгыз нарат һәм меңьяшәр имән белән таныштырды. "Авылның җиде могҗизасы" дип атады ул аларны, бу урыннарга экскурсияләр оештыру турында хыялланды. Күп вакытын читтә үткәрсә дә, соңгы көннәренә кадәр туган төбәгенең патриоты, сөекле улы булып калды Фарук абый. Газетада басылган язмаларында туып-үскән җирен никадәр яратуы, аның белән горурлануы ачык чагыла. "Күз чишмәсенең шифалы суын эчеп торам, шул яшәтә мине. Югыйсә, бу яшькә җитмәгән булыр идем", - дип әйткәне булды.

    Реклама

    Менә шундый булып сакланыр ул безнең күңелләрдә.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: