Алабута икмәге ашап үскән әбием
1927 елда Мәмәшир авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән әбиемнең балачагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Күңелле уеннар уйнап, тырышып уку белән мавыгасы урында, ул апасы белән бергә үгез җигеп кырда эшли. Әтисен һәм абыйсын сугышка озатканнан соң, барлык эш әнисе һәм балалар җилкәсенә төшә. Авыл халкы белән...
1927 елда Мәмәшир авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән әбиемнең балачагы, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә.
Күңелле уеннар уйнап, тырышып уку белән мавыгасы урында, ул апасы белән бергә үгез җигеп кырда эшли. Әтисен һәм абыйсын сугышка озатканнан соң, барлык эш әнисе һәм балалар җилкәсенә төшә. Авыл халкы белән бергә аңа да өшегән бәрәңге, алабута икмәге ашап үсәргә туры килә.
Авылга сугыш булган җирләрдән берничә гаилә күченә. Үзләре ачлы-туклы яшәсәләр дә, бернәрсәсез кайткан кешеләргә бар яклап булышалар. Бер сүз дә татарча аңламаган әлеге кешеләр тиз арада авыл халкы белән уртак тел табалар, татарча сөйләшергә өйрәнәләр.
Озак вакытлар әтисеннән һәм абыйсыннан хәбәр-хәтер булмаганга, әниләре бигрәк тә борчыла. "Әни базга төшеп, безгә күрсәтмичә үксеп-үксеп елый иде",- дип искә ала әби.
Әбинең укырга омтылышы зур була. Авыл мәктәбендә белем алганнан соң, рус телен өйрәнү өчен, Мәмәшир авылыннан читтәрәк урнашкан Китәк авылына укырга йөри. Апасы белән икесенә бер булган күтәртмәле чабата, галош чиратлап киелә һәм алар бик кадерле әйберләр рәтендә йөри. Җәяүләп йөрисе ерак юл кышкы салкын әбиемә укуда каршылык була алмый. "Яхшы" билгеләренә генә укып, 7 сыйныф белем ала. Сугыш тәмамланып берникадәр вакыт үткәч, әтисе һәм абыйсы сугыштан исән-сау әйләнеп кайталар.
Сугыш бетсә дә, бәхетле балачак яңадан кабатланмый. Ә бәхетле булганмы соң ул?! Тормышның ачысын татыган әбием, гаиләсенең тормышын җиңеләйтү өчен, эшкә урнаша. Беренче хезмәт хакына алган бүләкләрне әбием бүген дә җентекләп тасвирлап бирә ала. "Без тормышның ачысын күп татыдык, сезгә ул хәсрәтләрне күрергә язмасын", - дип кабатлый әбием.
Ильс МӨХӘММӘТОВ, Кукмара беренче гимназиясенең 8 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев